16+

Йолдызнамә (29 сентябрь – 6 октябрь)

Йолдызлар сезгә хәерхаклы. Нинди генә эшкә алынсагыз да, уңышка ирешәчәксез.

Йолдызнамә (29 сентябрь – 6 октябрь)

Йолдызлар сезгә хәерхаклы. Нинди генә эшкә алынсагыз да, уңышка ирешәчәксез.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Мөһим карарлар атнасы. Үз проблемаларыгыз гына җитмәгән, башкаларныкы да килеп өстәләчәк. Мәсьәләләрне хәл иткәндә эш тәҗрибәгезгә һәм эчке тоемлавыгызга таяныгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Эшне иртәгегә калдырырга тырышмагыз. Ул очракта бик күп эш башкарырга да, ял итәргә дә өлгерерсез. Ләкин бу бөтенләй башыгыз белән эшкә чумып, алны-ялны белми эшләргә кирәк дигән сүз түгел.  

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Уңышлы атна көтә. Иң кыю, башкарып чыкмастай кебек тоелган уйларыгызны да тормышка ашыра алырсыз. Ялгызлар сөйгән ярын очратырга мөмкин.  Атна ахырын белемегезне арттыруга багышлагыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Атна эшлекле очрашуларга, күрешүләргә бай булыр. Хәтта ял итәргә дә вакытыгыз калмавы ихтимал. Әмма сезнең аз гына да зарланасыгыз килмәячәк, чөнки, эшегездән бик тә канәгать булырсыз.

Арыслан (23 июль-23 август)
Атна күңелле башланып китәчәк. Сезгә яңа кешеләр тартылыр һәм тормышыгызга күркәм яңалык кертер. Атна ахырында кайберәүләрнең  эштә үзен күрсәтә алмаганга бераз күңеле төшәр. Борчылмагыз, бар да әйбәт булыр.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Нәрсәгә дә булса ирешү өчен бик нык тырышырга, маңгай тирен түгәргә туры киләчәк. Үзегез турында ямьсез сүзләр, гаибәт ишетсәгез, исегез китмәсен, эт өрә, бүре йөри, диләрме әле?

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Яңа эшкә күчү мөмкинлеге булачак. Әллә ни зур проектларга тотынмый торыгыз. башта белем, тәҗрибә туплагыз. Зур максатларга ирешим дисәгез вак-вак адымнардан башлагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Тормышыгызны үзгәртү мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмагыз! Хисләрегезне читкә куеп торыгыз. Аек акыл белән эш итәргә вакыт. Гаиләгездә көтелмәгән шатлык булырга мөмкин. Серегезне кешегә сөйләмәгез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Укуда һәм эштә игътибарлы булыгыз! Сезгә кырын караган кешеләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз. Сез тәнкыйтькә сизгер кеше. Әмма үзегезгә әйтелгән төртмә сүзләрдә яшерен мәгънә эзләп маташмагыз.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләр кешеләр белән бик тиз уртак тел таба. Хәтта үзләренә ошамаган кешеләрне дә үзләренә тартып тора торган сөйкемле сөякләре бар аларның. Шуңа күрә аралашыгыз, вакытыгызны дусларыгыз белән үткәрегез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Йолдызлар сезгә хәерхаклы. Нинди генә эшкә алынсагыз да, уңышка ирешәчәксез. Күптән күңелегезне тырнап торган мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Атна ахырында якын кешеләрегез белән тынычлап  ял итегез.

Балык (19 февраль - 20 март )
Күптәннән хыялланган эшләрне башлап җибәрергә менә дигән мөмкинлек туачак. Сез җиңел сөякле кеше. Җиңел уйлыйсыз, җиңел эшлисез! Бу сыйфатыгызны кулланыгыз.

Фото: https://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading