16+

Йолдызнамә (3-10 июнь)

Бары бездә генә иң шәп, төгәл йолдызнамә!

Йолдызнамә (3-10 июнь)

Бары бездә генә иң шәп, төгәл йолдызнамә!

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кредит мәсьәләләрен хәл итү, бурычлардан котылу өчен уңай чор. Сез керемнәрне арттыруның яңа ысулын табасыз. Һөнәри яктан караганда да атна начар булмаячак. Ләкин, хезмәттәшләрегездән үзегезне өстенрәк кую гадәтен ташлагыз – көлкегә калуыгыз бар.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Яңа эшкә тотынырга ашыкмагыз. Профессиональ өлкәдә элемтәләрне ныгытырга мөмкин. Элек бары тик эшлекле характерга ия булган мөнәсәбәтләр шома гына дуслык мөнәсәбәтенә күчәчәк. Хезмәттәшләр һәм җитәкчелек белән аралашу бик күп уңай хис-кичерешләр бирәчәк. Сезнең күтәренке кәефегез йогышлы – ул бүтәннәргә дә күчәчәк.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Атна дәвамында күзне “кыздыра” торган тәкъдимнәр бик күп булачак.  Башта җиде кат уйлагыз – бушлай сыр капкында гына икәнен хәзер сабыйлар да белә. Ниндидер гайбәт аркасында дусларыгыз белән аралашуда кытыршылыклар туарга мөмкин.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Рәхәт атна. Ул  эштә дә, шәхси тормышыгызда да уңышлар алып киләчәк. Йолдызлардан сезгә киңәш шул: уңышлардан башыгыз әйләнеп, буш вәгъдәләр биреп атмагыз һәм акчагызны кирәкмәгән нәрсәләргә туздырмагыз. Күптән очрашмаган танышыгызны очратырсыз.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Бу атнада сездән кыюлык, тәвәккәллек сорала. Уйламаганда килеп чыккан проблемаларны шул рәвешле генә хәл итә алырсыз. Өй мәшәкатьләре, гаиләдәгеләр белән мөнәсәбәтләр аңлашу да бик күп вакытыгызны һәм энергиягезне ала. Тыныч булыгыз, хисләргә бирелү өчен түгел бу атна.

Кыз  24 август - 23 сентябрь
Теләгегезне тормышка ашыруга комачаулый торган бер яңалык ишетүегез ихтимал. Ләкин сезнең аңа исегез дә китмәячәк, чөнки ул сезнең өчен киртә түгел. Сөйгәнегез белән ачуланышуга сәбәпче кеше һәм сезнең арадагы дуслыкка нокта куярсыз.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Күңелегезнең әсәр-бисәр килгән мәле. Үзегезне аңлый алмый газапланасыз. Күңeлне җылытмый башлаган хисләрдән вакытында арынырга кирәк. Гаиләле Үлчәүләргә хәләле белән мөнәсәбәтләрне яхшырту турында уйлау комачауламас иде. Табигатькә чыгыгыз – күңелегезгә тынычлык иңгәнне сизми дә калырсыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Яңалыклар белән шыплап тулган атна. Эшегезне алыштытырга туры килмәгәе: яңа вазифа тәкъдим итүләре ихтимал. Ике дә уйламыйча, ризалашыгыз, бу яңалык сезнең тормышыгызда бик күркәм үзгәрешләргә китерәчәк.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Башка берәү искитмәле зур итеп кабул иткән проблеманы да сез үзегезнең файдага борып җибәрә алачаксыз. Үткенлегегез, зирәк акылыгыз һәм эчке сизгерлегегез максатыгызга ирешергә нык ярдәм итәчәк. Атна ахырында сюрприз көтә.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Ахыры нәрсә белән тәмамланасын белмисез икән, андый эшләргә тотынмагыз! Очраклы танышларның сүзенә ышанмагыз! Көтелмәгән хәбәр аркасында атналык планнарыгызның үзгәртмәгез! Кәҗәмөгезләр өчен менә шундый өндәүләрдән генә  торган атна!

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Һөнәри осталыкны арттыру яки башкабер яңа һөнәр үзләштерү өчен уңай атна. Күп төрле тәкъдимнәр булыр, күңелегезне тыңлагыз. Дусларыгызга кирәгеннән артыгын ачылып китмәгез. Гаепсезгә кешене рәнҗетмәгез, авыр сүз әйтмәгез, әйткән сүзегезне ахырдан җыеп ала алмассыз.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Уңыш атнасы, кызыклы һәм нәтиҗәле. Иске хаталарны төзәтергә, алар кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау мөмкинлеге туачак. Шатлык өчен сәбәпләр җитәрлек булачак. Элеккеге элемтәләрне торгызырга, бик  озак вакытлар күрешмәгән кешеләр белән аралашырга туры киләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading