16+

Йолдызнамә (3-10 март)

Уйланылмаган сүзләр һәм карарлардан саклану хәерлерәк. Хис-кичерешләргә бирелмәгез.

Йолдызнамә (3-10 март)

Уйланылмаган сүзләр һәм карарлардан саклану хәерлерәк. Хис-кичерешләргә бирелмәгез.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Булган вакыйгаларны тормыш тәҗрибәгезгә һәм логикага таянып җентекләп анализлагыз. Кеше сүзенә карамагыз. Дусларыгызны һәм хезмәттәшләрегезне ачыктан-ачык тәнкыйтьләүдән тыелыгыз. Башкаларда булган кимчелекләр сездә дә бар.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Атна зур уңышлар вәгъдә итә. Әмма планнарыгызны тормышка ашырганчы, сер итеп саклау яхшырак булыр. Атна очрашулар, сөйләшүләр һәм бетмәс-төкәнмәс эшләргә бай. Шимбә көнне берәр җиргә кунакка барыгыз яки берәрсен үзегезгә чакырыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бу атнада сезне күңелле вакыйгалар, гыйшык маҗаралары һәм күрешүләр көтә. Сезгә агымга каршы йөзмәскә, ә уңыш дулкынын тотарга кирәк. Менә шул вакытта курыкмыйча Наполеон планнарын төзи аласыз.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Уйланылмаган сүзләр һәм карарлардан саклану хәерлерәк. Хис-кичерешләргә бирелмәгез. Якын кешеләрегезнең уңышларына сөенегез, мактау сүзләрен кызганмагыз. Җомга көнне вак-төяк эшләрне читкә куеп, мөһимрәк проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнегез.

Арыслан (23 июль-23 август)
Карьера һәм мөһим эшләрне хәл итү өчен уңай атна. Эшлекле өлкәдә кыенлыклар туарга мөмкин, ләкин чигенергә ярамый, барысы да сез теләгәнчә булачак. Шимбә көнне туганнарыгыз белән җитди сөйләшү булуы мөмкин, әдәплелек күрсәтегез, кызмагыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Гаилә проблемаларын хәл итү өчен уңайлы атна. Пәнҗешәмбе көнне сезгә бик нык ачуланышкан якын дусларыгызны татулаштырырга туры килер ахрысы. Атна ахырында яңа, кызыклы кешеләр белән очрашу көтелә.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Көтелмәгән тәкъдимнәр булырга мөмкин, ләкин “әйе” дип әйтергә ашыкмагыз. Шәхси тормышта инициатива һәм активлык күрсәтегез. Сез чит кешеләрнең проблемаларын хәл итеп, арырга мөмкинсез. Көчегезне үзегезнекеләргә саклагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Уңышлы һәм табышлы атна! Нәрсә белән генә шөгыльләнсәгез дә, яраткан кешегез турында онытмагыз, аны рухландырырыгыз һәм шатландырырыгыз. Эшлисе килмәгән эшкә тотынмагыз - барыбер барып чыкмаячак.

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь)
Сезгә тиз арада карар кабул итәргә туры киләчәк. Җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрегез яхшырачак, сезгә катлаулы проектны ышанып тапшырырга мөмкиннәр. Җомга көнгә билгеләнгән эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәле булырга охшаган.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Эшлекле партнерлар белән аралашу һәм уртак эшләр вакытыгызның күп өлешен алачак. Өстегезгә артык йөк өймәгез. Сезгә күбрәк ял итәргә тырышырга кирәк. Якшәмбе сөенечле хәбәр килеп ирешәчәк.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Энәләрегезне тырпайтмагыз, хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышыгыз. Шимбә кызыклы тәкъдимнәр вәгъдә итә. Якшәмбе көнне озак вакытлар югалып торган танышыгыз пәйда булыр.

Балык (19 февраль- 20 март)
Сезгә үсеш перспективаларыгыз турында уйларга һәм, тыныч кына хәрәкәт итә башларга кирәк. Курыкмагыз! Нинди эшкә алынсагыз да, “бишле”гә башкарып чыгачаксыз. Эшегезнең җимешләрен күрү, сезне яңа үрләргә илһамландырачак.
Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading