16+

Йолдызнамә 3-10 ноябрь

Борчылырга һәм юк-бар өчен ачуланырга кирәкми, эшегез үз җаена барачак. Акчагыз бар, ләкин аны сарыф итәргә ашыкмагыз. Якшәмбе көнне мөһим карарлар кабул итмәгез.

Борчылырга һәм юк-бар өчен ачуланырга кирәкми, эшегез үз җаена барачак. Акчагыз бар, ләкин аны сарыф итәргә ашыкмагыз. Якшәмбе көнне мөһим карарлар кабул итмәгез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Дошманнарыгызны союзникларга әверелдерү – сезнең өчен атнаның төп бурычы шул. Сезнең белән үпкәләшкән кешеләр арасында аңлашылмаучанлык һәм үпкә калмасын, мөнәсәбәтләрне тулысынча ачыкларга тырышыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сайлау алдында калу җиңел түгел, гәрчә, сүз сөенечле хәбәр турында барса да. Шуңа күрә, карар кылганчы, яхшылап уйлагыз. Эштә сезне хөрмәт һәм аңлау көтә. Якын кешеләрегезнең кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ икәнен онытмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сезнең иҗади потенциалыгыз артачак. Эшлекле тәкъдим булачак. Бу – зур уңышка юл. Сез теләгегезгә ирешерсез. Йолдызлар  шәхси тормышыгызда да күңелле үзгәрешләр вәгъдә итә. Тиздән үзегезне бик бәхетле итеп тоярсыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атнада бик мөһим вакыйгалар һәм кызыклы тәкъдимнәр булырга мөмкин. Аларны кулдан ычкындыру ахмаклык булыр иде. Һич кенә дә ялкауланмагыз, нәкъ менә хәзер сез үзегезне яхшы яктан күрсәтә аласыз. Сезнең тәкъдимнәрегез җитәкчелек тарафыннан тиешенчә бәяләнәчәк.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Проблемаларыгызны бары тик үз көчегез белән генә ерып чыга алырсыз. Кешегә салынмагыз һәм бурычка кермәгез. Эштә иллюзияләргә бирелү һәм йолдыз авыруы йоктыру куркынычы бар. Мактаганга егылып китмәгез, йомшак җәеп, катыга утыртмасыннар.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез игътибар үзәгендә, көч һәм энергиягез ташып тора. Әмма шуңа да карамастан, эшләрегез ни өчендер бик үк яхшы бармый. Килеп туган вәзгыятьне төзәтергә тырышмагыз, ә аннан файдалы дәрес алып, үзгәрешләрне көтегез. Барысы да көтмәгәндә, сез теләгәнчә, тормышка ашачак.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Атна сәяхәтләр һәм дуслар белән очрашулар өчен уңайлы. Бернәрсә дә планлаштырмагыз, ирекле график буенча яшәгез. Пәнҗешәмбе сезнең шәхси тормышыгызны кардиналь рәвештә үзгәртәчәк вакыйга булырга мөмкин.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Зирәклек һәм тыйнаклык күрсәтсәгез, сез эшләрегезне уңышлы башкарып, зур табыш алырсыз. Сезнең матди хәлегез тотрыклы һәм бүтән сезне борчымый. Ял көннәре – табигатьтә йөрү һәм яраткан кешегез белән күрешү өчен менә дигән вакыт.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атна иҗат белән бәйле теләсә нинди шөгыль өчен дә яхшы. Иҗади талантыгызны гамәлдә куллану, мөгаен, йорт яки фатирыгызны ремонтлау белән тәмамланыр. Пәнҗешәмбе көнне эштә йөкләнешне мөмкин кадәр киметү һәм ял көннәрен планлаштыра башлау яхшырак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Киеренке атнага әзерләнегез. Сезгә иң төп мәсьәләгә игътибар итәргә һәм вак-төяк эшләрне күпмедер вакытка кичектереп торырга кирәк. Бәхәсләргә һәм коллективта яки гаиләдә лидерның кем булуын ачыклауга вакытыгызны әрәм итмәгез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Атна нигездә тыныч узачак. Хезмәттәшләрегез сезнең карьерагызда мөһим роль уйнаячак. Борчылырга һәм юк-бар өчен ачуланырга кирәкми, эшегез үз җаена барачак. Акчагыз бар, ләкин аны сарыф итәргә ашыкмагыз. Якшәмбе көнне мөһим карарлар кабул итмәгез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Борчылудан туктагыз, теләкләрегез сез уйлаганга караганда да әйбәтрәк булып тормышка ашачак. Күптәнге эшләрегезне тәмамлау өчен уңышлы булачак. Шимбә сөенечле хәбәр алырсыз. Якшәмбе дусларыгыз белән күңел ачыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading