16+

Йолдызнамә (30 март – 6 апрель)

Тормышыгызның гүзәл чорына керәсез - тиздән эш һәм ял арасында баланс барлыкка киләчәк. Уңыш өчен сезгә максат кую һәм беренче адым ясау да җитә. Алга таба Галәм үзе сезне бүләкләү ысулын табачак. 

Йолдызнамә (30 март – 6 апрель)

Тормышыгызның гүзәл чорына керәсез - тиздән эш һәм ял арасында баланс барлыкка киләчәк. Уңыш өчен сезгә максат кую һәм беренче адым ясау да җитә. Алга таба Галәм үзе сезне бүләкләү ысулын табачак. 

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Әйләнә-тирәдәгеләрне гашыйк итәргә оялмагыз. Әгәр үзегезгә пар тапкан булсагыз, бу мөнәсәбәтләрдә яхшырак булыгыз. Сезгә йолдызлар хәерхаклы, шуңа күрә авыр сөйләшүләрдән качмагыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Оптимизм - ул аз кешегә бирелгән бүләк, бу нисбәттә Үгезбозаулар, сез - бәхетле. Кемгәдер икенче мөмкинлек бирүдән курыкмагыз. Йолдызлар, бу юлы барысы да яхшы булачак, ди. Тимерне кайнар чакта сугыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
О-о-о! Сез гауганың иң үзәгендә кайныйсыз. Акча һәм милек турында сөйләшүләр алып бару җиңел түгел - бигрәк тә якын кешеләрең белән. Ләкин сез үз мәнфәгатьләрегезне якларга һәм үзегезнекен таләп итәргә тиешсез. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сез бәлки ялгыз булуыгызга күнгәнсездер дә, әмма йолдызлар башка фикердә. Нәкъ менә шушы көннәрдә сез икенче яртыгызны  очратасыз. Сезгә оялмаска, аралашырга, кеше арасында булырга киңәш ителә. Беренче адымны үзегез ясасагыз да, бер гаебе дә юк.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Арысланнар, сез ниһаять, тәвәккәлләргә телисез. Сез моңа кадәр кыюлыгыгыз җитмәгән эшне эшләргә әзер. Әмма бер проблема бар: безне нәкъ менә комфорт зонасыннан чыгу куркыта. Курыкмагыз! Бар да сез теләгәнчә булачак!

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Агымдагы мөнәсәбәтләр өчен борчыласызмы? Үткәннәргә кайтыгыз да, карагыз - сез мондый хатаны элегрәк тә эшләмәдегезме икән? Барысын да җентекләп уйлагыз, анализлагыз, чагыштырыгыз. Әгәр сездә шик булмаса, сез дөрес юлдан барасыз. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Тормышыгызның гүзәл чорына керәсез - тиздән эш һәм ял арасында баланс барлыкка киләчәк. Уңыш өчен сезгә максат кую һәм беренче адым ясау да җитә. Алга таба Галәм үзе сезне бүләкләү ысулын табачак. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Кешеләр төрле рольләр уйнарга мәҗбүр. Без үзебезне әти-әни, хезмәттәшләр, дуслар, сөйгән ярлар һәм башкалар белән төрлечә тотабыз. Ләкин санап үтелгән рольләрнең кайсысында сез үзегезне чын итеп хис итәсез?  Йолдызлар сезгә үзегез өчен яшәргә куша. 

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Гадәттә, уңышка ирешкәнче, күп кенә уңышсызлыклар була. Сез дә кагыйдәләрдән чыгарма түгел. Исегездә тотыгыз: бүгенге тырышлыгыгыз - иртәгә искиткеч нәтиҗәләргә китерәчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) 
Сез үз хис-кичерешләрегез белән ничек идарә итәсез? Йөрәк кушканча эшлисезме, әллә болганчык суга чумасызмы? Үз-үзегезне ашаудан туктасагыз, проблемаларыгызны җиңеп чыгарсыз. Күңел җәрәхәтен көчкә әверелдерү – сезнең коралыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Кими баручы Ай фасылы сезгә  хис-кичерешләрегез өстендә эшләргә мөмкинлек бирә. Чын максаттан читкә этәрүче авыр уйлардан арыныгыз. Үзегезгә “яңа тормыш төзү өчен миңа нәрсәне җибәрергә кирәк?” дигән сорау биреп карагыз. 

Балык (19 февраль – 20 март)
“Минем тормышым шулай барырга тиеш” дигән катгый фикерләрегездән кире кайтып, проблемаларыгызны җибәрергә тырышыгыз. Галәм сезнең өчен нәрсә яхшырак икәнен белә һәм тормышыгызны сезгә уңайлы итеп корырга тели.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading