16+

Йолдызнамә (30 сентябрь – 7 октябрь)

Йолдызлар ял итеп алырга, бары тик үзләре белән генә шөгыльләнергә киңәш итә. Бик нык ару, йончыгу сәламәтлегегезгә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Йолдызнамә (30 сентябрь – 7 октябрь)

Йолдызлар ял итеп алырга, бары тик үзләре белән генә шөгыльләнергә киңәш итә. Бик нык ару, йончыгу сәламәтлегегезгә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Атна уңышлы булачак. Бөтен буш вакытыгызны кызыклы эшләр биләп алачак. Үзегезне рәхәтләнеп яңа һөнәрдә сынап карый аласыз. Эш-мәшәкатләрегез бик күп булса да, гаиләгез өчен дә вакыт калдырырга тырышыгыз. Атна ахырында зур сөенеч көтә.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Бу атнада курыкмыйча берьюлы берничә эшкә тотына аласыз. Ләкин йолдызлар көчегезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә киңәш итә. Иң мөһим эшләргә генә алынсагыз яхшырак булыр. Эшлекле очрашуларда игътибар үзәгендә булырсыз. Һәр сүзегезне ышандырырлык итеп әйтү үзегезгә дә ошар, көндәшләрегезнең дә күңеленә хуш килер.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бу атнада сез күз өстендәге каш кебек – игътибар үзәгендә. Сезгә бик күп кеше тартыла. Энергиягезне кирәкмәгән кешеләргә сарыф итмәгез, аралашу даирәгезне “чистартыгыз”, ревизия ясагыз. Эмоцияләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз, югыйсә, якыннарыгыз белән ике арада тавыш чыгуы ихтимал.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Йолдызлар ашыкмаска, кабаланмаска киңәш итә. Нинди дә булса эшкә керешкәнче, башта җиде кат уйлагыз. Проблеманы хәл итәм дип, яңа проблемалар китереп чыгармагыз. Сез проблема дип уйлаган нәрсәләрнең күпчелеге уйдырма гына. Борчылмагыз, атнаның икенче яртысында сезне борчыган сорауларга ачыклык керер.

Арыслан (23 июль-23 август)
Нәрсә теләгәнне үзегез дә белмисез. Уй-теләкләре яшен тизлегендә үзгәреп кенә тора. Күңел төшенкелегенә бирелү бар нәрсәне артка сөйри. Эшләр тау кебек өелеп торса да, аларга тотынасы да килми. Апатиягә бирешмәгез, бар ихтыяр көчегезне туплап, эшләрегезне эшләгез, аннан... рәхәтләнеп ял итегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Кеше сүзе тыңламагыз. Бары тик эчке тоемлавыгызга гына таяныгыз. Дусларыгыздан, туганнарыгыздан киңәш сорыйсыгыз килсә дә, ашыкмагыз, ялгызыгыз калып, күңелегезне тыңлагыз. Чөнки сезгә үзегездән кала, бер кем дә ярдәм итә алмый. Атна ахырында зур суммада акча кирәк булуы ихтимал.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Үлчәүләр баштанаяк эшкә чумган! Әллә кайчаннан җыелып килгән эшләрне тавык чүпләп бетермәслек. Бу бераз “көйсезләнергә” дә мәҗбүр итә. Ләкин сез бирешә торганнардан түгел. Эшкә бирелеп китеп, бар эшне кырып-себереп эшләп бетерүен үзләре дә сизми калачаклар. Һәм бу яхшы да. Чөнки икенче атнага аларны күңелле сәфәр көтә.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Атна тынгысызрак булырга охшап тора. Әйтерсең лә, сезгә чисталык чире йоккан –  бөтен нәрсәне юасы, ялтыратасы килә. Кеше артыннан кире эшләп тә вакытларын бушка сарыф итәләр. Бу гаиләдә генә түгел, эш тә дә чагыла. Тыныч булыгыз, барысы да яхшы булыр. Якын дустыгыз күңелегезгә хуш килә торган өстәмә эш тәкъдим итәр.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Атнаны йоклап үткәрмәгез, файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Акча белән бәйле мәсьәләләрне бик җиңел генә, уңышлы хәл итәчәксез. Кыйммәтле әйберләр сатып алу мөмкинлеге дә бар. Ялларыгызны гаиләгезгә багышларга тырышыгыз. Якыннарыгыз да сезнең игътибарны көтә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Күп нәрсәләрнең сез дигәнчә генә бармавы ачуыгызны китерә. Ләкин артык борчылмагыз, сәламәтлегегез турында уйлагыз. Яңа белем үзләштерергә курыемагыз, кирәкми дип кул селтәмәгез. Бу бигрәк тә бөтен нәрсәне дә беләм дип уйлаганнарга кагыла. Эшләрегез киштәдә тузан җыеп ятмасын, вакытында эшләгез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Сукоярларның йолдыз атнасы! Башкалар күрмәгән мөмкинлекләрне дә күрә белүләре хәл итеп булмастай тоелган эшләрдә дә уңышка ирешү мөмкинлеге бирә. Гаиләдәгеләрнең нерв кылларында уйнамаска тырышыгыз.Беренчедән, сез аларны үзегезгә каршы куясыз, икенчедән, сезнең турында гаилә мәсьәләләренә җитди карамыйсыз, дип уйларга мөмкиннәр.

Балык (19 февраль - 20 март )
Йолдызлар ял итеп алырга, бары тик үзләре белән генә шөгыльләнергә киңәш итә. Бик нык ару, йончыгу сәламәтлегегезгә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Якын кешеләрегез белән генә аралашырга тырышыгыз, алар белән аралашу сезнең кәефегезне күтәрер.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading