16+

Йолдызнамә (31 март-7 апрель)

Сез үзегезнең кемнеңдер бәхете булуыгызны белерсез. Һич уйламаган кешенең мәхәббәт аңлатуы сезне аптырашта калдырачак.

Йолдызнамә (31 март-7 апрель)

Сез үзегезнең кемнеңдер бәхете булуыгызны белерсез. Һич уйламаган кешенең мәхәббәт аңлатуы сезне аптырашта калдырачак.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Карьера һәм җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр өчен хәлиткеч атна. Үзегезнең һөнәри мөмкинлекләрегезне бөтен яклап күрсәтергә читенсенмәгез. Бу атнада яулаган җиңүләр сезгә дан-шөһрәт китерәчәк. Шимбә-ял пассив ялга өстенлек бирегез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Шәп әңгәмәдәшче булу өчен күп сөйләргә кирәкми, тыңлый белү күпкә мөһимрәк. Хәзер яңа идеяләрне гамәлгә ашыру өчен кулай вакыт түгел, адым саен каршылыклар туып кына торачак. Игътибарлырак булыгыз, җитәкчелекнең боерыкларын төгәл һәм вакытында үтәгез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Сезне эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар көтә. Табыш китерә торган проектлардан баш тартмагыз. Вакытыгызны дөрес итеп бүләргә өйрәнегез. Сәфәр һәм сәяхәтләр бик күңелле узачак, өстәвенә кабул итүче як хисабына.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Хәзер амбицияләрегезне күрсәтү өчен кулай вакыт түгел. Артык үз-үзеңә ышану да тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тирә-юньдәгеләргә артык таләпчән булмагыз. Эш бүре түгел, урманга качмас, организмыгызга ял кирәклеген дә онытмагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Атна сездән җаваплылык, игътибар һәм дисциплина таләп итә. Алдыгызга реалистик бурычлар куярга кирәк, барысын да берьюлы эшләргә тырышмагыз. Барлык проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә тырышмагыз, якын кешеләрегез белән киңәшегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Вакытында дәшми кала белергә кирәк. Югыйсә, үзегез дә сизмичә, дошманнарыгызның санын арттыруыгыз ихтимал. Җомга көнне вак-төяк аңлашылмаучанлыклар кичектергесез хәл итүне таләп итәчәк. Ашыгып, төзәтеп булмый торган хата ясамагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Иҗади потенциалыгызны ачу һәм хыялларыгызны тормышка ашырыр вакыт җитте. Иске проблемаларга яңача якын килегез, яңа эш эзләгез. Бөтен искергән һәм кирәксез нәрсәләр белән хушлашыгыз. Пәнҗешәмбе көнне сезне отышлы эшлекле хезмәттәшлек көтә. Банк мәсьәләләре яхшы хәл ителә.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Атна уртасында теләсә нинди интеллектуаль эшчәнлек уңышлы булачак. Хәзер якын киләчәккә планнар төзү яхшы, алар барысы да тормышка ашачак. Сезне гаилә тормышында җитди үзгәрешләр көтә. Романтик күрешүләргә әзер булыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезне бик нык рәнҗетсәләр дә, кемгәдер явызлык теләүдән сакланыгыз, теләгегез бик тиз тормышка ашарга мөмкин. Ял көннәрен гаиләгә багышлагыз. Якшәмбе көнне кунакка барыгыз һәм алдан әзерләп куйган бүләгегез турында онытмагыз, ул сезнең дусларыгызга ошаячак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Үзгәрешләр вакыты җитә, эш буенча күп кенә кызыклы тәкъдимнәр булачак, тик карарлар кабул итүгә ашыкмаска гына кирәк. Эшлекле партнерлар белән аралашканда, тәнкыйть ишеткәч, үпкәләргә ашыкмагыз, ә дөрес нәтиҗәләр ясагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Атна башы сүлпән узачак. Ә пәнҗешәмбедән энергиягез, көчегез артуын сизәрсез. Эшләрегез шактый уңышлы булырга вәгъдә итә, бигрәк тә карьера өлкәсендә. Иске дусларыгызны исегезгә төшерегез, дустанә мөнәсәбәтләрне яңарту сезнең өчен бик файдалы булырга мөмкин, аларны кунакка чакырырга онытмагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Сез үзегезнең кемнеңдер бәхете булуыгызны белерсез. Һич уйламаган кешенең мәхәббәт аңлатуы сезне аптырашта калдырачак. Тик, юк, дип әйтергә ашыкмагыз әле. Эш ыгы-зыгысына карамастан, үзегезгә бераз ял бирегез. Барысына да өлгерергә тырышып йөгерергә кирәкми, югыйсә, өзлегүегез бар.

Фото: http://pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading