16+

Йолдызнамә (4-11 март)

Бары бездә генә иң шәп, төгәл йолдызнамә!

Бары бездә генә иң шәп, төгәл йолдызнамә!

Кучкар (21 март-20 апрель)
Эш белән бәйле күп кенә сорауларга җавап табарсыз. Кайбер Кучкарлар карьерага кагылышлы мөһим карарлар кабул итәр. Ихтимал, нәкъ менә бу атнада нәрсәне үзгәртергә кирәклеген аңларсыз һәм яңа планнар төзерсез. Атнаның икенче яртысында планлаштырылмаган чыгымнар, финанс кыенлыклары булырга мөмкин. Акча белән бәйле ашыгыч карарлар кабул итмәгез.
 
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Атнаның башында эмоциональ фон киеренке булачак. Юк-бар өчен ачуланасыз, әйләнә-тирәдәгеләргә үпкәләтә торган сүзләр әйтәсез, ә соңыннан үкенәсез. Атнаның икенче яртысында тормышның күп кенә өлкәләрендә яхшы үзгәрешләр көтелә. Шатлыклы вакыйгалар да, күңелле сюрпризлар да булырга мөмкин. Башкалардан алда ниндидер мөһим мәгълүмат алачаксыз һәм аның ярдәмендә сез күптәнге көндәшләрегезне узып китәчәксез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Вакыйгаларның бик акрын “селкенүе” ачуыгызны китерә. Сез нәтиҗәләргә мөмкин кадәр тизрәк ирешергә омтыласыз, әмма тоткарлыклар чыгып кына тора. Шулай ук хаталарыгызны төзәтү дә вакытны ала. Яңа ялгышлар ясамас өчен тыныч булырга тырышыгыз, кирәкмәгәнгә чыгырыгыздан чыкмагыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә гармония хөкем сөрә. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, конфликтка китереп җиткермәс өчен барысын да эшлисез.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Бу атнада сезнең мәшәкатьләрегез гадәттәгегә караганда күбрәк булачак. Эш графигы тыгыз булу сәбәпле, кайвакыт ял итәргә дә вакыт таба алмыйсыз. Кайбер Кыслаларга берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Башта кыен булачак, ләкин аннары мондый режимга күнегерсез, үзегезне ышанычлырак һәм тынычрак хис итәрсез. Атна ахырында шатлыклы вакыйга көтелә.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Каршылыклы атна. Мөһим эшләр белән шөгыльләнү урынына, көчегезне кирәкмәгән бәхәсләргә сарыф итәсез. Җитәкче белән күңелсез башланган сөйләшү сезнең тырышлыгыгызны тану белән тәмамланачак. Шәхси мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык юк. Элек кабул иткән карарларыгызның дөреслегенә, хисләрегезгә ышанмыйсыз. Сезнең шикләрегез якын кешегезне үпкәләтергә мөмкин. Барысын да ачыклар өчен вакыт кирәк.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Уйланмаган эшләр, сүзләр үзегезнең тормышыгызны да, якыннарыгызның тормышын да сизелерлек катлауландырырга мөмкин. Финанс мәсьәләләрен хәл иткәндә ашыгырга кирәк түгел, хәтта сүз зур булмаган сумма турында барса да. Кайбер Кызлар озак хезмәттәшлеккә нокта куярга вакыт икәнен, яңа эш эзләргә кирәклеген аңлаячак. 

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь) 
Үлчәүләрне бер урында таптанып торулары ачуын китерә. Башлаган эшне вакытында тәмамлап, яңа перспективалар вәгъдә итә торган эшкә тотына алмыйлар. Аралашу да сөендерми. Элек сезне аңлаган һәм хуплаган кешеләр хәзер идеяләрегезне шик астына куялар һәм гамәлләрегезне тәнкыйтьлиләр. Авыр эшкә тотынудан курыкмагыз: сез аны бик яхшы башкарып чыгарсыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Бу атна гади булмаячак, әмма сезне күп нәрсәгә өйрәтәчәк. Шулай тиеш дип кабул итәргә күнеккән күп кенә нәрсәләргә мөнәсәбәтегез үзгәрәчәк. Һөнәри өлкәдә яңа перспективалар ачылуы ихтимал, кайбер Чаяннарны карьера үсеше көтә. Үзегездән күбрәк белгән кешеләргә сораулар бирергә оялмагыз. Сезнең өчен мөһим финанс мәсьәләләре уңышлы хәл ителәчәк. 

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь) 
Игътибарлы булыгыз. Бу атнада хаталану, дөрес булмаган карарлар кабул итү ихтималы зур. Сез артык ышанучан, сезгә аз гына скептицизм  комачауламас иде. Көтелмәгән хәлләр, сәер вакыйгалар булуы мөмкин. Алар сезне кызыклы фикерләргә этәрәчәк. Ләкин шуны истә тотыгыз, уй-фикерләрегез, идеяләрегезне бүтәннәр белән бүлешмәү яхшырак. Ярдәм сорарга оялмагыз, хәзер сезгә ул кирәк. 

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар) 
Яхшы хәбәр килеп ирешер. Хәзер сез нәкъ менә җаныгыз теләгән нәрсә белән шөгыльләнә аласыз. Кайбер Кәҗәмөгезләр күптәнге идеяләрен тормышка ашыруга бар көчен куячак. Акча һәм күчемсез милеккә кагылышлы ниндидер мөһим карарлар кабул итәргә туры килер. Элек тә сезгә күп тапкырлар киңәш биргән, булышып җибәргән кешеләргә мөрәҗәгать итегез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Эшләрегез әйбәт бара, борчылырлык урын юк. Бу атна эксперементлар уздыру, үзеңне ниндидер яңа юнәлештә сынап карау өчен яхшы. Җитәкчегезнең сезгә карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә. Сез моны үзегез дә сизәсез. Иҗади потенциалыгыз югары. Фантазиягә, гадәти әйберләргә яңача карау мөмкинлеге бирә торган эшләр килеп чыгуы сезне шатландыра. 

Балык ( 19 февраль- 20 март) 
Энергиягез ташып тора. Бу бик яхшы, чөнки атна дәвамында сезгә төрле проблемалар белән көрәшергә һәм бәхәсләрдә үз карашыгызны якларга туры киләчәк. Ыгы-зыгы сезне ялыктырмаячак, киресенчә, аннан ләззәт алырсыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Яшерен теләкләре һәм хыяллары турында әйтмәсәләр дә, якыннарыгызның хисләрен аңлыйсыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading