16+

Йолдызнамә (4 - 11 май)

Йолдызлар сезгә бу көннәрдә “Алма пеш, авызыма төш” дип, тыныч кына, артыгын кабаланмый гына яшәргә киңәш итә. Һич уйламаган җирдән акча керүе ихтимал, дип тә сөендерә әле йолдызлар.

Йолдызлар сезгә бу көннәрдә “Алма пеш, авызыма төш” дип, тыныч кына, артыгын кабаланмый гына яшәргә киңәш итә. Һич уйламаган җирдән акча керүе ихтимал, дип тә сөендерә әле йолдызлар.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Кучкарларның эшен тавык чүпләп бетермәслек: шуңа күрә, атна ыгы-зыгылы, мәшәкатьле булырга охшап тора. Кучкарларга мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Бер нәрсәдән дә курыкмагыз: сезгә эчке тоемлавыгыз ярдәмгә килер. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Йолдызлар Үгезбозауларга бу көннәрдә “Алма пеш, авызыма төш” дип, тыныч кына, артыгын кабаланмый гына яшәргә киңәш итә. Һич уйламаган җирдән акча керүе ихтимал, дип тә сөендерә әле йолдызлар. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз: май кояшы алдаучан, салкын тидерү, хроник авырулар баш калкыту куркынычы зур. Хисләрегезне контрольдә тотыгыз. Бәхәсләшмәгез. Күпне күрмәгез, кирәкмәгәнне ишетмәгез һәм артыгын сөйләшмәгез... 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларның тормышында күңелле үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Бу атнада күп сорауларыгызга ачыклык керер. Карьерада үсәргә хыялланучы Кыслалар уңышка ирешер. Кыскасы, күңелле атна булачак.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Арысланнарга ялкаулыкны куарга, күбрәк селкенергә, әрсезрәк булырга кирәк. Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру өчен бик уңайлы атна. Шуңа күрә, форсатны кулдан ычкындырмагыз. Якыннарыгыз сездән игътибар көтә. 

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Үзегез турында имеш-мимешләр, гайбәт ишетүегез ихтимал. Шәхси тормышыгызда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы бар. Сөйгәнегез белән бергә күбрәк булырга тырышыгыз, бу сезгә бер-берегезне яхшырак аңларга ярдәм итәр. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Көчегез җитмәстәй эшләргә алынмаска тырышыгыз. Бераз көч, белем туплагыз. Әлегә бу вакыт аралыгын мәгълүмат җыю, анализ ясау вакыты дип кабыл итегез. Зур максатларга ирешәм дисәгез, эшегезне ашыкмыйча, җиренә җиткереп эшләгез.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннарның тормышында хәлиткеч борылышлар көтелә. Сезгә хис-кичерешләргә бирелергә ярамый. Аек акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Ялгызлыктан качарга, дусларыгыз белән күбрәк аралашырга тырышыгыз. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның шәхси тормышында күңелле, сөенечле вакыйгалар көтелә. Ялгыз Укчылар икенче яртысын табарга мөмкин. Ә гаиләле Укчыларның исә яраткан кешеләренә карата хисләре тагын да артыр. Гомумән, маҗараларга бай атна. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Кирәкмәгән нәрсәләр уйлап йөреп, энергиягезне бушка сарыф итмәгез. Сез юк-бар нәрсәне дә артык күпертәсез. Булдыра алмыйм, дип курыкмагыз, сезгә тәвәккәлләргә генә кирәк. Бүген эшлисе эшегезне иртәгегә калдырмагыз.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларга үзләрен тулы көчкә күрсәтергә бераз кыюлык дигән сыйфат җитеп бетми. Ә бит сез башкалар булдыра алмагынны да булдыра, югары нәтиҗәгә ирешә беләсез. Йолдызлар сезгә хәерхаклы: уңышларга таба атлагыз.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Үзегез турында күп сөйләмәгез. Үтәп булмастай булып тоелса да, башлаган эшегезне ярты юлда ташлап калдырмагыз. Яңа эш тәкъдим итсәләр, “юк” димәгез. Күңелле яңалык ишетерсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading