16+

Йолдызнамә  (4-11 ноябрь)

Игътибарлырак булыгыз. Башыгызны юк-бар чүп-чар белән тутырмагыз. Үзегезгә генә хас булган мантыйк һәм аек акыл сезне җиңел акыллы гамәлләрдән саклап калачак. Көчегездән килгәннән артыгын тырышмагыз. Үз өстегезгә артык йөкләмәләр алмагыз, чөнки нервларыгыз киеренке, физик яктан да йончыгансыз, сезгә ял кирәк. 

Игътибарлырак булыгыз. Башыгызны юк-бар чүп-чар белән тутырмагыз. Үзегезгә генә хас булган мантыйк һәм аек акыл сезне җиңел акыллы гамәлләрдән саклап калачак. Көчегездән килгәннән артыгын тырышмагыз. Үз өстегезгә артык йөкләмәләр алмагыз, чөнки нервларыгыз киеренке, физик яктан да йончыгансыз, сезгә ял кирәк. 

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Кучкарларга әйләнә-тирәдәгеләр белән дипломатик мөнәсәбәттә булырга кирәк, аларның эчке дөньясында «казынмагыз», кирәкмәгән сораулар бирмәгез. Чәршәмбе көнне теләкләрегезнең бик тиз үтәлүе сезне сагайтырга тиеш, чөнки, бушлай сырның тәбедә генә булуын онытмагыз. Атна яңа танышулар һәм яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен уңай. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Атна буе эштә барлыкка килгән проблемаларны җайга салырга туры килер ахрысы. Тәвәккәл адымнар ясаганчы, барысын да җентекләп уйларга кирәк, эмоцияләрегезгә бирешмәгез. Әйләнә-тирәдәгеләргә аңлатырга теләгән фикерегезне әллә ничә тапкыр кабатларга туры киләчәк. Борчылмагыз, детальләргә игътибар итүегез теләгәнегезгә ирешергә ярдәм итәр. Җомга көнне сезне борчыган проблема үз-үзеннән хәл ителергә мөмкин. Ялларда мөһим карарларны кабул итмәгез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Катгый планнар төзергә һәм аларны “һичшиксез үтәргә” ашыкмагыз. Тыныч кына агым уңаена йөзсәгез, яхшырак булыр - теләгән максатыгызга ничек ирешүегезне үзегез дә сизмәссез. Җомга көнне сезгә, бәлки, үз идеяләрегезне якларга, аларның чынга ашмаслык хыял гына булмавын исбатларга туры килер. Ял көннәрен гаиләгә яки үзегезгә яраткан кешегезгә багышлагыз. 

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Көтелмәгән җаваплы чаралар булырга мөмкин, өстәвенә, сезгә үзегез өчен генә түгел, башкаларның эше өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Аның каравы, сез моны менә дигән итеп башкарып чыгарсыз һәм өстәмә табыш алырсыз. Атнаның икенче яртысында мөһим эшлекле тәкъдимнәр булырга мөмкин. 

Арыслан (23 июль-23 август) 
Озакка сузылган киеренке эш, ниһаять, җимешләрен бирә башлаячак. Сезгә, үзегезне кирәксез очрашулардан һәм аралашулардан азат итеп, эш вакытын ничек яхшырак файдаланырга кирәклеге турында уйларга кирәк. Гаиләдә низаг чыгу ихтималы зур, “һава торышы” сезнең үз-үзегезне ни дәрәҗәдә тыныч тотуыгызга бәйле. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Бу атнада сезгә эш һәм җаваплылык өстәләчәк. Курыкмагыз, моны үзегезне күрсәтү мөмкинлеге дип кабул итегез. Беркем белән дә бәхәскә кермәгез, командада эшләргә тырышыгыз. Күңелегезне тырнап торган ялгызлык, беркемгә кирәкмәү хисеннән котылыйм, дисәгез, ялгызыгыз гына калып, күңелегезне тыңлагыз: җавап озак көттермәс.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Беркемне дә тәнкыйтьләмәгез һәм мөнәсәбәтләрне ачыкламагыз. Планнарыгызны һәм ниятләрегезне яңадан карау һәм аларны реаль вәзгыятькә туры китерү мөһим. Карьера баскычыннан күтәрелү профессиональ үсешкә омтылган очракта гына мөмкин. Ялларда гаилә игътибар таләп итәчәк.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Атна үткәннәр белән саубуллашу һәм тормышның яңа сәхифәсен ачып җибәрү өчен кулай. Сезне язмыш бүләге һәм гомүмән, якын кешеләрегездән дә бүләкләр, күңелле мизгелләр көтә. Үзегезнең кемгәдер кирәкле икәнегезне аңларсыз. Ешрак елмаегыз, көлегез, моның өчен сәбәпләрегез дә күп булачак. Сезне мәхәббәт илһамландырыр, аннан качарга кирәкми.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Атна башында кабул иткән карарыгыз күп кенә вакыйгаларга читләтеп тә, турыдан-туры да йогынты ясаячак. Шуңа күрә, карарларны хисләргә бирелеп түгел, ә салкын акыл белән кабул итегез. Чәршәмбе көнне артыгын сөйләшмәсәгез, вак-төяккә игътибар итмәсәгез, теләгегезгә ирешерсез. Җомга - бик җаваплы көн булырга мөмкин, ялкауланмагыз һәм беркемне дә тәнкыйтьләмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Игътибарлырак булыгыз. Башыгызны юк-бар чүп-чар белән тутырмагыз. Үзегезгә генә хас булган мантыйк һәм аек акыл сезне җиңел акыллы гамәлләрдән саклап калачак. Көчегездән килгәннән артыгын тырышмагыз. Үз өстегезгә артык йөкләмәләр алмагыз, чөнки нервларыгыз киеренке, физик яктан да йончыгансыз, сезгә ял кирәк. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Атна планнар төзү өчен генә түгел, аларны акрынлап тормышка ашыра башлау өчен дә яхшы. Чәршәмбе көнне кемгә булса да ярарга тырышып, булышырга омтылмагыз, моның белән сез авторитетыгызны гына төшерсез. Башыгызда күптән йөрткән идеяләрегезне гаилә әгъзаләре белән бүлешер, бергәләп алдагы көнгә планнар корыр вакыт җиткәндер, шәт. 

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Йолдызлар сезгә бик күп эш һәм багланышлар вәгъдә итә, бу сезне үзенең интенсивлыгы һәм киеренкелеге белән нык ялыктырыр. Сезгә үз көчегезгә генә исәп тотарга туры киләчәк. Аның каравы, булачак үзгәрешләр тормышыгызга бик уңай йогынты ясар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дэ туры килэ??

    Мөһим

    loading