16+

Йолдызнамә (5-12 август)

Проблемаларны хәл итүдә коры логикага караганда, эчке сизгерлек күбрәк файда китерәчәк. Әмма бу атна дәвамында җаваплы, язмышта хәлиткеч адымнар ясарга киңәш ителми. Кайбер кешеләр үткәндәге күңелсез вакыйгаларны искә төшерергә мәҗбүр итәр.

Йолдызнамә (5-12 август)

Проблемаларны хәл итүдә коры логикага караганда, эчке сизгерлек күбрәк файда китерәчәк. Әмма бу атна дәвамында җаваплы, язмышта хәлиткеч адымнар ясарга киңәш ителми. Кайбер кешеләр үткәндәге күңелсез вакыйгаларны искә төшерергә мәҗбүр итәр.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Идеяләрне тормышка ашыру өчен уңай чор. Аралашу, киңәшләшү яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. Атнаның икенче яртысы эш сәфәре, ял сәяхәте өчен кулай. Ялкаулыкны куып таратыгыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Туганнар, күршеләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Документлар белән бәйле эшлекле сәфәргә чыгарга туры киләчәк. Теләк булмаса да, алынырга кирәкле эшләр күп булачак. Юк кына нәрсәгә дә ачуыгыз килеп йөрер – табигатьтә ял итеп, онытылырга тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь). Мәшәкатьле атна. Компьютер артында эшләүгә күп вакыт һәм көч китәчәк. Электр җиһазлары белән бәйле мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры киләчәк. Атна иҗат белән шөгыльләнү, элемтәләр урнаштыру өчен кулай.

Кысла (22 июнь – 22 июль). Бу атнада документ эшләре, очрашулар һәм бәхәсләрнең барысы да акча белән бәйле булыр төсле. Акча мәсьәләсенә кагылышлы документларда ниндидер хата киткәнлеге ачыкланачак. Аны төзәтү сезнең файдага булачак. Сездә финанс эшләренә кагылышлы яңа идеяләр һәм планнар барлыкка килә.

Арыслан (23 июль – 23 август) Үз-үзегезне тотышыгыз, сөйләшү манерагыз әйләнә-тирәдәгеләрнең сезнең турыдагы фикерләрен үзгәртүгә зур йогынты ясаячак. Имеш-мимешләрдән, гайбәтләрдән өстен булыгыз. Туры бәреп бирелгән әрсез сораулардан качыгыз, ләкин ярсуыгызны кешегә күрсәтмәгез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Эшегездә уңышка ирешү аңа ни рәвешле индивидуаль якын килүегездән тора. Күптән аралашмаган кешедән хәбәр килеп ирешергә мөмкин. Әлеге хәбәрдә сезгә генә мәгълүм яшерен мәгънә салынган булыр. Кеше сүзен тыңламагыз, интуициягезгә колак салыгыз, ул сезне алдамас. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Беркемгә дә үзегез белән манипуляцияләргә рөхсәт итмәгез. Үзара мөнәсәбәтләрдә һәр адымыгызны уйлап эшләгез һәм нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Перспектив тоелган яңа танышулар алай ук перспективалы булмас кебек. Бераз вакыт үтү белән, алсу күзлекне салырга туры киләчәк. 
 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Энергиягез ташып тора. Җитәкчелек сез генә булдыра аласыз, дип уйлап, сезгә бик мөһим эш тапшырачак. Хәзер сез үзегез өчен файдалы булган күп нәрсәгә ирешә аласыз. Лидер булырга, оештыру сәләтегезне күрсәтергә телисез икән, бу атна моның өчен менә дигән.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә интуиция, аңлы эшчәнлек ярдәм итәчәк. Әгәр дә сез партнерыгыз белән берәр мөһим нәрсә турында сөйләшергә җыенган булсагыз - атна моның өчен туры килә. Алимент, мирас, акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Күчемсез милек буенча килешүләр төзү өчен дә яхшы атна. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар). Авантюралы проектларга, үтә күренмәле булмаган финанс килешүләренә алынмагыз. Кайбер эшлекле мөнәсәбәтләрнең романтик юнәлешкә кереп китүе ихтимал. Интеллектуаль эшләр белән шөгыльләнү өчен кулай атна. Шулай ук эшләрдә тәртип урнаштыру, ата-аналар, өлкән яшьтәге туганнар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен яхшы атна.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Проблемаларны хәл итүдә коры логикага караганда, эчке сизгерлек күбрәк файда китерәчәк. Әмма бу атна дәвамында җаваплы, язмышта хәлиткеч адымнар ясарга киңәш ителми. Кайбер кешеләр үткәндәге күңелсез вакыйгаларны искә төшерергә мәҗбүр итәр. Әгәр сезгә ярдәм кирәк булса, ул көтелмәгән яктан киләчәк. Инструментлар, очлы предметлар белән эшләгәндә сак булыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март) Атна дәвамында нәрсәне дә булса үзгәртүгә караганда, вазгыятькә яраклашу күпкә җиңелрәк булачак. Бу тормышның барлык өлкәләрендә дә, акча мәсьәләсендә дә чагылыш таба: активлык кими, мөһим мәсьәләләрне хәл итүне башка берәүгә йөклисе килү теләге туа. Ял итегез, сәфәргә чыгыгыз, җаныгызны да, тәнегезне дә ял иттереп, энергия туплагыз. 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading