16+

Йолдызнамә 7-14 апрель

Бу атнада сезгә күптән түгел генә танышкан яңа дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк булачак.

Йолдызнамә  7-14 апрель

Бу атнада сезгә күптән түгел генә танышкан яңа дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк булачак.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Бу атнада сез вакыйгаларның үзәгендә булачаксыз. Артык күп ыгы-зыгы һәм эмоциональ киеренкелек ачуыгызны чыгарса да, күрсәтмәскә тырышыгыз. Эштә һәм өйдә тәнкыйть кисәтүләре ясарга хәзер киңәш ителми.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Үзегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышаныгыз. Шәхси мөнәсәбәтләр өлкәсендәге тискәре тәҗрибәгез ышаган кешегезгә хисләрегезне аңлатуга киртә булып тора. Сез яхшыга лаек, түбән хезмәт хакына эшләргә риза булмагыз һәм сезне бәяләмәгән кешеләр белән якынаймагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Яхшыга ышаныгыз. Вакыйгалар агымы сезнең файдага. Язмыш сезгә көтелмәгән һәм күңелле бүләкләр әзерли. Яраткан кешегез дә сезнең өчен бөтен нәрсәгә әзер. Ял көннәре - дуслар белән очрашу, күрешү, табигатьтә йөрү өчен уңайлы вакыт.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Эшлекле очрашулар файдалы танышуларга сәбәпче булачак. Эш турындагы фикерләрегезне әйтергә оялмагыз. Сезнең идеяләрегез җитәкчелеккә ошаячак. Акыллырак булыгыз, югыйсә, тагын таныш тырмага басуыгыз ихтимал. Шәхси тормышта уңай чор башлана.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Элек бик аз белгән кеше белән дуслашып китәчәксез, һәм бу үзара файдалы мөнәсәбәтләр булачак. Конфликтлы ситуацияләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз. Сезнең һәр әйткән сүзегез, хаклы булсагыз да, бөтенесенең дә ачуын китерер.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр ачыкламагыз, хезмәттәшләрегез белән конфликтка кермәгез, компромисс эзләгез, командада эшләгез. Иҗатка күбрәк вакыт бирегез. Биегез, рәсем ясагыз, кинога барыгыз һәм китап укыгыз. Бу сезгә авыр күңел халәтеннән чыгарга ярдәм итәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Биргән вәгъдәләрегезне үтәргә тырышыгыз, югыйсә, сезгә ышанудан туктарлар. Пәнҗешәмбе көнне дәшмәвегез яхшырак, низагның сезгә бөтенләй кирәге юк. Бәхәсле мәсьәләләрне дипломатик юл белән хәл итәргә үзегездә көч табыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Барысы да сезнең кулда. Теләсәгез, теләсә нинди проблеманы җиңел хәл итәрсез, катлаулы хәлдән чыгу юлын табарсыз һәм күп акча эшли алырсыз. Тик үзегезгә ышаныгыз, хисләрегезне яшермәгез һәм теләкләрегезне тормышка ашырыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Ниһаять, бәхет кошы сезнең кулга үзе очып килеп керәчәк. Намуслы хезмәтегезнең җимешләрен җыяр, бүләк алыр вакыт җитте. Сезнең абруегыз да, карьерагыз да өскә таба үрмәли. Үз көчеңне нәтиҗәле файдалану һәм эшкә йөкләнешне дөрес бүлү мөһим икәнне онытмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Пунктуаль булырга тырышыгыз, эшкә һәм мөһим очрашуларга соңга калмагыз. Ачык булыгыз, бөтен кеше белән үзегезне ихлас тотарга тырышыгыз. Пәнҗешәмбе көнне сез күптән хыялланган тәкъдим килеп ирешәчәк. Якшәмбе яңа кызыклы очрашулар вәгъдә итә.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Проблемаларны көч һәм эмоциональ басым ярдәмендә хәл итәргә тырышмагыз. Тыныч кына, уйлап һәм ашыкмыйча эшләгез. Берәүгә дә тәгәрмәчкә таяк тыгарга рөхсәт итмәгез. Ялларда табигатькә чыгыгыз, дусларыгыз белән вакыт үткәрегез һәм проблемалар турында уйламагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Бу атнада сезгә күптән түгел генә танышкан яңа дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк булачак. Ачык булыгыз, ләкин шәхси чикләрегезне “бозарга” рөхсәт бирмәгез. Атна ахырында романтик мөнәсәбәтләргә әзер булыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading