16+

Йолдызнамә (7-14 декабрь)

Бик катлаулы, хәл итеп булмастай кебек тоелган эшләрне бик тиз һәм җиңел хәл итә алырсыз. Кирәкмәгәнгә көчегезне сарыф итмәгез, артыгын сөйләшмәгез.

Йолдызнамә (7-14 декабрь)

Бик катлаулы, хәл итеп булмастай кебек тоелган эшләрне бик тиз һәм җиңел хәл итә алырсыз. Кирәкмәгәнгә көчегезне сарыф итмәгез, артыгын сөйләшмәгез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Ялкаулыгыгызны җиңсәгез, эшләр дә бик тиз җайга салыныр, керемнәр дә артыр, шәхси тормыш та яхшырыр. Борыныгызны төшермәгез, бар да яхшы булыр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бик күп аралашырга туры киләчәк. Иске элемтәләр үзләрен искә төшерергә мөмкин. Яңа танышлыклар да күп булачак. Шәхси тормышыгызда җитди карарлар кабул итәргә ашыкмагыз. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Тормышта  үзгәрешләр вакыты якынлаша. Үзгәрешләрнең барысы да – яхшыга. Алдыгызда төрле мөмкинлекләр ачылачак. Нәрсә эшләргә икәнен үзегез дә бик яхшы беләсез, максатыгызга таба барыгыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Уку-укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр өчен уңышлы атна. Укучылар имтихан яки мөстәкыйль эшләрне уңышлы тапшырыр. Мөгалимнәр ниндидер фәнни дәрәҗәгә ирешер. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Күңелсезлекләргә артык борчылмагыз. Аларның сәбәбен үзегез дә бик яхшы чамалыйсыз. Тормышыгызда нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Бигрәк тә дөньяга карашыгызны.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Атна һәряклап уңыш вәгъдә итә, әлбәттә, әгәр дә “торай тибеп” йөрмәсәгез. Хәер, сезгә эшсез утырырга да туры килмәс, әле бер яктан, әле икенче яктан тарткаларлар. Кичектергесез эшләрне ахырына җиткерегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бөтен нәрсәне кирәгеннән артык җитди кабул итмәгез. Эшкә бераз уен итебрәк карагыз, әллә ни баш ватмаска тырышыгыз, күп кенә карарларны эш барышында кабул итегез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үпкән – беткән, җилгә очкан, ди. Хатирәләрегезне күңелегездә кабат-кабат яңартмагыз. Үзгәрешләр вакыты килеп җиткәнен үзегез дә тоясыз бит. Яңа кешеләр белән танышыгыз, үз эчегезгә бикләнмәгез. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Һәр әйткән сүзгә ут кебек кабынмагыз. Хәзер сезгә мөнәсәбәтләрне бозарга түгел, ә яраклашырга тырышырга кирәк. Бу атнадагы сәфәрләр уңышлы булачак һәм бик күп кызыклы кешеләр белән таныштырачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Гаиләдә үз фикерегезне көчләп тагарга тырышмагыз, һәркем үзенә ошаганны эшләсен. Сорамаганда киңәш тә бирмәгез. Сезгә хәзер көч, энергия тупларга кирәк. Чөнки алда зур эшләр көтә.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Үзегез белән идарә итәргә туры киләчәк, тик бу сезгә җиңел генә бирелмәячәк. Хисләрегезне йөгәндә тотарга өйәнегез. Сезгә мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Кеше белән киңәшмәгез, йөрәгегезне тыңлагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бик катлаулы, хәл итеп булмастай кебек тоелган эшләрне бик тиз һәм җиңел хәл итә алырсыз. Кирәкмәгәнгә көчегезне сарыф итмәгез, артыгын сөйләшмәгез. Эшлекле өлкәдә кызыклы тәкъдим килеп ирешер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading