Тормышыгызны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге бирә торган кыю гамәлләр өчен искиткеч атна. Күп кенә мәсьәләләр тыныч һәм бик җайлы хәл ителәчәк.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кеше фикерен ишеткәч үк, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Карьерада үсешкә ирешү өчен сөйкемлелегезне эшкә җигегез.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бертөрлелектән туйгансыз, ахрысы, ниндидер авантюрага барасыгыз килә. Ярый, тәвәккәлләгез! Ләкин килеп ирешкән мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәк.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тормышыгызны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге бирә торган кыю гамәлләр өчен искиткеч атна. Күп кенә мәсьәләләр тыныч һәм бик җайлы хәл ителәчәк.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эшлекле партнерлар белән мөнәсәбәтләрдә сизелерлек үзгәрешләр булачак, сезне карьерада үсеш көтә. Сездән хезмәттәшлеккә сәләт һәм юридик грамоталылык таләп ителә.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Эш урынын алыштыру, яңа җитәкчелек һәм хезмәттәшләр белән танышу өчен уңайлы вакыт. Җомга көнне ерак сәфәр көтелә һәм ул бик уңышлы булырга охшаган.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Күмәк эшләү, дуслар белән очрашулар, уртак проектлар өчен яхшы вакыт. Иске танышлыкларны һәм эшлекле багланышларны яңарту күп файда китерергә мөмкин.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Энергиягез артканны тоярсыз. Бу сезне шәхси өлкәдә тәвәккәл адымнар ясарга мәҗбүр итәчәк. Бу атнада сезнең күп кенә проблемаларыгыз үзеннән-үзе хәл ителәчәк.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сезгә игътибарыгызны төп мәсьәләгә юнәлдерергә кирәк. Кирәкмәгәнгә исегез китмәсен. Тормышыгызны тамырдан үзгәртү, гаилә кору, сәяхәткә чыгып китү өчен шәп вакыт.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атнада яңа планнар, перспективалар, идеяләр барлыкка киләчәк, кәефләрегез дә яхшырачак. Шәхси тормышыгызда сезне күңелле вакыйгалар көтә.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Никадәр күбрәк эшләсәгез, табышы да шулкадәр күбрәк булачак. Ялкаулыкка бирелмәгез. Ялларда кунакка барудын баш тартмагыз. Балаларыгызгага күбрәк вакыт бирергә тырышыгыз.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Якын көннәрдә сезнең аралашу даирәгезнең үзгәрүе ихтимал. Беренче планда элемтәләр урнаштыру, сөйләшүләр булачак. Чәршәмбе үзегезнең ашыгуыгыз аркасында килеп чыккан конфликтлы хәлләрдән зыян күрүегез ихтимал.
Балык (19 февраль – 20 март)
Үзегезгә ышаныгыз, көчегез һәм белемегез сез уйлаганга караганда күбрәк. Пәнҗешәмбе игътибар үзәгендә акча мәсьәләсе булырга мөмкин. Ләкин җомга көнне барысы да хәл ителер. Һәм сез ялга китә аласыз.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар