16+

"Акча керер...": йолдызнамә (7-14 июнь)

Яшерен хыялыгызны тормышка ашырырга вакыт җитте. Авызыгызны ачып йөрмәгез. Мәсьәләне мөгезеннән алып хәл итегез. Тәвәккәл таш яра, дигән гыйбарә нәкъ менә Сезгә атап әйтелгән диярсең.

"Акча керер...": йолдызнамә (7-14 июнь)

Яшерен хыялыгызны тормышка ашырырга вакыт җитте. Авызыгызны ачып йөрмәгез. Мәсьәләне мөгезеннән алып хәл итегез. Тәвәккәл таш яра, дигән гыйбарә нәкъ менә Сезгә атап әйтелгән диярсең.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Кучкарларның бу атнада йолдыз сәгате сугар. Бөтен теләкләре тылсымлы рәвештә тормышка ашар, максатларына җиңел ирешерләр. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзегезчә эшләгез. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Яшерен хыялыгызны тормышка ашырырга вакыт җитте. Авызыгызны ачып йөрмәгез. Мәсьәләне мөгезеннән алып хәл итегез. Тәвәккәл таш яра, дигән гыйбарә нәкъ менә Үгезбозауларга атап әйтелгән диярсең. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Тормышыгызны үзгәртү теләгегез көчле булса да, ашыкмый торуыгыз хәерлерәк. Үзгәртүләрне өйдәге кирәкмәгән артык-пыртык әйберләрдән арынудан, күңелегезгә ятмаган кешеләр белән аралашуны юк дәрәҗәсенә җиткерүдән башлагыз. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Сиңа тиешле әйбер тешне сындырып керә, ди татар халык мәкале. Үзегез өчен бик мөһим мәгълүмат ишетерсез. Күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге туар. Акча алып торган кешеләр бурычларын кайтарыр. 

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Арысланнарның аралашу даирәсе киңәер, яңа танышлар барлыкка килер. Кыска гына вакыт эчендә бик күп эш эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерерсез. Ерак юлга җыенучыларның сәфәрләре уңышлы һәм җиңел булыр.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Күптән күңелегезне борчып торган проблема көтмәгәндә хәл ителеп куячак. Акча мәсьәләсенә кагылышлы яхшы хәбәр килеп ирешергә мөмкин. Гаилә белән сәяхәткә чыгу өчен уңайлы чор.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Салпы ягыгызга салам кыстыручылар янында авызыгызны чамалабрак ачыгыз. Сезне мактаган булып эч серегезне алмасыннар. Ялгыш бүтән кешенең серен чишеп, аның белән дошманлашып китүегез дә бар. Зирәгрәк булыгыз.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннар да, ниһаять, тынычлап ял итә алырлар. Бу атнада уйламаган җирдән керем көтелә. Эш урынында да, гаиләдә дә барысы да ал да гөл. Гел елмаеп йөрегез, бәхет кошыгызны кулыгыздан очкындармагыз.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Эчке тоемлавыгызны тыңласагыз, оттырмассыз. Һәр өлкәдә уңыш китерә торган “йолдызлы” көннәрдән файдаланып калырга тырышыгыз. Төзелеш өлкәсендә эшләүче Укчыларны яңа юнәлеш буенча үсеш көтә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Зур акчалар сорый торган эшләргә тотынырга җыенсагыз, башта мөмкинлекләрегезне чамалагыз. Акча җитмәү сәбәпле, эшне ярты юлда калдырганга караганда, бераз сабыр итү хәерлерәктер бәлки? 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларның тормышында көтелмәгән күңелле вакыйгалар булуы ихтимал. Һәр мәсьәлә Сукоярлар файдасына хәл ителәчәк, дип ышандыра йолдызлар. Үзләре дә кул кушырып утырырга яратмаган Сукоярлар өчен бу иш өстенә куш булачак.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Балыклар каршында яңа мөмкинлекләр ачылачак, керемнәре үсә башлаячак. Балыклар, ниһаять, кара полосаны атлап чыгып, ак полосага аяк басачак. Аларны ерак сәфәрдә яңа танышулар, күңелле вакыйгалар көтә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading