16+

Йолдызнамә (8-15 июль)

Бары бездә генә иң шәп, төгәл йолдызнамә!

Йолдызнамә (8-15 июль)

Бары бездә генә иң шәп, төгәл йолдызнамә!

Кучкар (21 март - 20 апрель)  
Утопик идеяләрдән качыгыз. Иртәгесе көндә нәрсә буласын беркем дә алдан күреп әйтә алмый, шуңа күрә, ерак киләчәккә планнар корып куймагыз. Кеше сүзен тыңламагыз, нинди карарга киләсен сез үзегез дә бик яхшы чамалыйсыз.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Йолдызлар Үгезбозауларга дөнья мәшәкатьләрен онытып, вак-төяк нәрсәләргә игътибар итәргә, шуннан рәхәтлек алып, энергия тупларга киңәш итә. Атна ахырында Үгезбозаулар шәхси тормышларының үз җаена төшүенә, ниһаять, үзләре дә ышаначак. Сөйгән кешесе сюрприз белән сөендергәч, бу хис тагын да артачак.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Тормышыгызда нәрсәнедер үзгәртергә теләгегез ташып торса да, ашыкмавыгыз хәерле. Башта өегездәге кирәкмәгән әйберләрдән котылыгыз һәм күңелегезгә ошамаган кешеләр белән аралашуны юк дәрәҗәсенә җиткерегез. Ә яңа эшләргә тотынырга ашыкмавыгыз яхшырак булыр.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Вакыты җиткәч сиңа тиешле әйбер стена ярыкларыннан да керә, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр инде. Бу атнада игътибарлырак булыгыз: үзегез өчен бик тә кирәкле мәгълүмат ишетерсез. Атна азагында бурычка акча бирмәгез, үзегез дә алмагыз.

Арыслан (23 июль - 23 август)
Арысланнар аптырашта: уйлаган бер теләкләре тормышка ашып кына тора! Аралашу даирәсе дә киңәячәк, яңа танышлар барлыкка киләчәк. Эштә дә, шәхси тормышларында да уңышлар гына елмаячак. Бик күп эшләр башкарырга да, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәчәксез.

Кыз 24 август - 23 сентябрь
Күңелне борчып торган проблема көтмәгәндә хәл ителеп куячак. Акча яки эш мәсьәләсенә кагылган хәбәр килеп ирешергә мөмкин. Гаилә белән бергәләшеп рәхәтләнеп ят итү өчен уңайлы чор.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Йолдызлар Үлчәүләргә авызларын чамалабрак ачарга киңәш итә: үзегез дә сизмәстән дустыгызның серен икенче бер дустыгызга чишеп, аның белән дошманлашып китүегез бар. Балаларыгызның уңышларына сөенерсез. Яңа эшкә күчү ихтималы зур.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннар, ниһаять, тынычлап ял итә алачак. Шау-шу яратсалар да, үзләре генә калып китап укыйсы, табигать белән хозурланасы килү теләге бик көчле аларда. Һәм дөрес эшлиләр дә! Атна ахырында уйламаган җирдән керем көтелә. Аны да алар матур кием яки йорт кирәк-яракларына түгел, ә ... витаминнарга тотачак.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Укчылар, эчке тоемлавыгызга таяныгыз, оттырмассыз. Атна уртасында Укчылар кулларында “ут биетәчәк”, нинди эшкә тотынсалар да, нәтиҗәсеннән канәгать калачаклар. Һәр өлкәдә уңыш китерә торган “йолдызлы” көннәрдән файдаланып калырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Кәҗәмөгезләрнең энергияләре шулчаклы ташып тора ки, аларның берьюлы берничә эшне эшләп ташлыйсылары килә. Күп акча таләп итә торган эшләргә тотынырга җыенсагыз, башта мөмкинлекләрегезне барлагыз. Акча җитмичә, башлап ташланган эшкә караганда, бераз сабыр итү хәерлерәктер бәлки?

Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Бу атнада Сукоярлар үзләрен утлы табада кебек хис итәрләр. Эштә дә, тормышта да көтелмәгән хәлләр туып кына торачак. Ләкин, курыкмагыз, нәрсә генә булса да, барысы да Сукоярлар файдасына хәл ителәчәк, дип фаразлый йолдызлар. Ләкин бу кул кушырып утырырга кирәк дигән сүз түгел.

Балык (19 февраль - 20 март)
Вакытыгызны кирәкмәгән уйларга, эшләргә сарыф итмәгез. Иртәгә нәрсә булыр, дип борчылмагыз, бүгенгесе көн белән яшәгез. Атна ахырында барлык шик-шөбхәләрегез дә таралачак. Иҗади омтылыш барлыкка килсә, аны сүндермәгез. Атна ахырында Балыкларга мәхәббәт аңлатырлар.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading