16+

Йолдызнамә (9-16 декабрь)

Үзегезне юлдан яздырырга юл куймагыз. Интригалар корбаны булу ихтималы зур.

Йолдызнамә  (9-16 декабрь)

Үзегезне юлдан яздырырга юл куймагыз. Интригалар корбаны булу ихтималы зур.

Кучкар (21 март-20 апрель)

 

Сезгә тормышка ашмаслык хыялларны читкә куеп торып, якын киләчәккә планнар кору турында уйларга кирәк. Атна уртасында сез беркайчан булмаганча активлык күрсәтерсез. Ләкин күңелсезлекләргә әзер булыгыз: яңа танышыгыз сезне уңайсыз хәлгә куярга мөмкин. Шимбә - атнаның иң уңышлы көннәренең берсе, сез күптән төгәлләргә тиешле эшләрегезне төгәлли аласыз.  

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бу атнада сезне бик күп ашыгыч эшләр көтә. Чәршәмбе көнне эштәге катлаулы һәм четерекле ситуацияне хәл итү юлын табарсыз. Пәнҗешәмбе көнне җитди эшләргә алынмагыз, ә менә җомга көнне җиң сызганып мөһим проектларга керешә аласыз. Сер итеп сакларга кирәк булган нәрсәләр калкып чыгарга мөмкин, сак булыгыз. Ял көннәрендә төп бурыч - фатирдагы һәм башыгыздагы чүп-чардан арыну.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Уңай нәтиҗәгә өметегез сүнде дигәндә генә, теләкләрегез тормышка ашар. Әһәмиятсез вак-төяк проблемаларны бер якка ташлап, иң мөһим нәрсәләргә генә игътибар итегез һәм сез бәхет өчен бөтен нәрсәгез дә барлыгын аңларсыз. Ялларны күңел ачуларга багышлагыз. Яраткан кешегез сезнең өчен сюрприз әзерли бугай.  

Кысла ( 22 июнь-22 июль)

Карьерада һәм укуда сезне зур уңыш көтә. Чәршәмбе, бәлки, киеренке һәм ыгы-зыгылы көн булыр, аның каравы сезне эш нәтиҗәләре шатландырачак. Бу атнада гаиләдәгеләр белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз. Шимбә көнне һич курыкмыйча кыю карарлар кабул итә аласыз. Сезне зур сөенеч көтә.

Арыслан ( 23 июль-23 август)  

Уңышка ирешәм дисәгез, эшегездә һәм көнкүрештә тәртип урнаштырыгыз. Сез шул рәвешле күптән башыгызны авырттырып торган проблемалардан җиңел генә котыла алырсыз. Шәхси тормышыгызда да тәртип урнаштыру комачау итмәс иде, ял көннәрен шуңа багышлагыз.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)  

Сезне туры юлдан тайпылдыра торган эшләрдән сак булыгыз. Пәнҗешәмбе көнне һөнәри өлкәгә кагылышлы берьюлы берничә кичектергесез проблеманы хәл итәргә туры киләчәк. Шимбә көнне гаиләгездә үз карашларыгызны дәлилләп, үзегезне якларга туры киләчәк.  

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)  

Сезнең иҗади планнарыгыз тирә-юньдәгеләр тарафыннан хуплау табачак. Пәнҗешәмбе көнне сезне якын кешегез сөендерер: аннан бик матур тәкъдим көтегез, аның инициативасын хуплагыз. Җомга көнне эштә кайбер тоткарлыклар һәм хезмәттәшләрегез белән аралашуда кыенлыклар булырга мөмкин, әмма бу тиз үтәчәк. 

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)  

Башыгызда да, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә тәртип урнаштыру начар булмас иде. Сезнең карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге булачак. Ләкин сез беренче урынга шәхси мөнәсәбәтләрне куярсыз кебек. Чөнки сезгә мәхәббәт тә кирәк, ул сезне илһамландыра. Шимбәне сөйгәнегез белән икегез генә табигатькә чыгуга багышлагыз.

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)  

Атнаның беренче яртысы шундый тыныч узар, хәтта күңелсез булуы да ихтимал. Бу атнада булачак очрашулар бик әһәмиятле һәм мөһим булырга вәгъдә итә. Атнаның икенче өлешен финанс мәсьәләләрен, ул  кредит белән дә бәйле булырга да мөмкин, хәл итү алып торачак.  

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)  

Үзегезне юлдан яздырырга юл куймагыз. Интригалар корбаны булу ихтималы зур. Тапталган, өйрәнелгән сукмактан йөрергә уңайлырак булганга гына, иске хаталарны яңадан кабатларга кирәкми. Сөйгәнегездән көнләшмәгез, аңа ышаныгыз. Атнаның икенче яртысында иҗатта үзегезне күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Балаларыгызга сезнең ярдәм кирәк.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)  

Эш сездән артык киеренкелек һәм артык көч таләп итмәячәк, димәк, өйдә ешрак булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Пәнҗешәмбе  планнарыгыз сезгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында үзгәрергә мөмкин, ләкин барысы да яхшы булачак. Якшәмбе көнне кәефегез тирә-юньдәгеләрнең кәефенә бәйле булачак.

Балык ( 19 февраль- 20 март)  

Бу атнада сезнең өчен карьера да, социаль статус да, туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр дә бертөрле әһәмиятле. Яңа файдалы танышлар барлыкка килер, әмма иске дусларыгыз турында да онытмагыз. Пәнҗешәмбе көнне көтелмәгән бер хәл булырга мөмкин, башта ул сезне куркытыр, ә аннары күптән өлгергән үзгәрешләргә рухландырыр. Шимбә көнне матди якка уңай йогынты ясый торган мөһим карар кабул итәрсез.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading