16+

Йолдызнамә (9-16 июнь)

Бу атнадагы мөһим мәсьәләләрнең берсе – җитәкчелек белән эш күләмен һәм отпусклар графигын килештерү булачак. Атна вак-төяк эшләр белән сизелмичә дә үтеп китәчәк. Чөнки сез - бәхетле, ә бәхетлеләр вакытның үткәнен сизми бит.

Йолдызнамә (9-16 июнь)

Бу атнадагы мөһим мәсьәләләрнең берсе – җитәкчелек белән эш күләмен һәм отпусклар графигын килештерү булачак. Атна вак-төяк эшләр белән сизелмичә дә үтеп китәчәк. Чөнки сез - бәхетле, ә бәхетлеләр вакытның үткәнен сизми бит.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Уңышсызлыкларыгызның сәбәбе артык ышанучанлыгыгыз булырга мөмкин. Мәгълүматны башта тикшерергә кирәк. Кешеләргә ярарга тырышуыгыздан туктагыз, сезгә эчке киеренкелектән чыгарга вакыт.  

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) 
Бу атнадагы мөһим мәсьәләләрнең берсе – җитәкчелек белән эш күләмен һәм отпусклар графигын килештерү булачак. Атна вак-төяк эшләр белән сизелмичә дә үтеп китәчәк. Чөнки сез - бәхетле, ә бәхетлеләр вакытның үткәнен сизми бит.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Тормышыгыздагы мөһим һәм әһәмиятле нәрсәне үзгәртергә вакыт җитте. Интуициягезне тыңлагыз: тормышыгызда алга таба кайсы юнәлештә һәм кем белән барырга теләвегезне тулысынча хәл итәрсез. Теләкләрегез үтәлә һәм киләчәккә нигез салына.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үзегездә яңа сәләтләр табарсыз, бу сезгә яңа юнәлештә үсү мөмкинлеге бирәчәк. Сабыр булыгыз: хәтта сезнең белән конфликтка керергә тырышсалар да, игътибар итмәгәнгә салышыгыз. Җомга көнне теләгәнегезгә ирешерсез.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Атна шактый мәшәкатьле булырга вәгъдә итә, ләкин ял көннәрендә ыгы-зыгы тыначак, һәм сез яхшы компаниядә рәхәтләнеп ял итәчәксез. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең сүзләрегезгә үпкәләргә мөмкин, гәрчә сез кемнедер рәнҗетергә теләмәсәгез дә, шуңа күрә игътибарлырак булыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез хәзер игътибар үзәгендә: эшкә дөрес якын килү һәм үз көчегезгә ышаныч сезгә уңыш бүләк итәчәк. Исегездә тотыгыз: алга таба хәрәкәт итмәгән кеше артка тәгәри. Интуициягезгә колак салыгыз, ул шәхси тормышыгызда дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәр.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сезгә максатыгызга ирешү өчен бик аз көч куясы калды, һәм ул көтелгән җимешләрен китерәчәк. Пәнҗешәмбе - атнаның иң уңышлы көннәренең берсе. Иң кыю уйларыгызны тормышка ашырырга вакыт. Иң мөһиме – курыкмагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Әкренләп сезнең һөнәри өлкәдә абруегыз арта, даими керем чыганагы барлыкка киләчәк. Бик якын итә торган кешеләрегез булмаса, башкаларның проблемаларын үз җилкәгезгә салырга тырышмагыз. Ә менә яраткан кешегезгә ярдәм итәргә кирәк. Бу - сезнең уртак бәхетегезгә ачкыч булачак.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Тәвәккәл гамәлләр вакыты җитте. Уңышлы атна. Сезнең барысы да диярлек килеп чыгачак. Сез яхшы акча эшли алачаксыз. Шимбә көнне яңа эшләрне башламау яхшырак. Якшәмбе көнне табигатьтә ял итәргә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бу атнаны, мөгаен, тулысы белән эшкә багышларга туры килер. Сезгә ял турында уйлаганчы, башта бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Пәнҗешәмбе көнне көчегезне юк-бар сөйләшүгә сарыф итәргә кирәкми, ыгы-зыгыдан һәм лыгырдаудан тыелыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнада уйланылмаган гамәлләр һич тә ярамый. Хәтта гадәти эшләрне башкарганда да. Хисләр агымына бирелмәгез. Әгәр акылыгыз мөнәсәбәтләрне туктатырга куша икән, аны тыңлагыз. Хәзерге вакытта тормышка ашмаган идеяләрегез якын киләчәктә табыш китерәчәк.

Балык (19 февраль – 20 март)
Берьюлы барысына да ярарга тырышуыгыз үз мәнфәгатьләрегезне корбан итүгә корылган булмасын иде. Ялларда, якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрне катлауландырмас өчен, үзегезнең кайбер принципларыгызны яңадан карарга туры киләчәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading