Шәһри Казан

Ак томаннар моңы

- Гриша абый, кая барасың. Таягына таянып, дүртенче каттан көчкә генә төшеп килүче ак сакаллы карттан сорамый гына үтеп китә алмады Светлана. - Күк йөзе тишелгән диярсең, коеп яңгыр ява, чирләп китә күрмә тагы. - Мәчеткә баруым иде, балам. Бүген җомга, мөселманнар мәчеткә күп килә торган көн. Аягым йөргәндә, аяз...

Реклама

- Гриша абый, кая барасың.
Таягына таянып, дүртенче каттан көчкә генә төшеп килүче ак сакаллы карттан сорамый гына үтеп китә алмады Светлана. - Күк йөзе тишелгән диярсең, коеп яңгыр ява, чирләп китә күрмә тагы.
- Мәчеткә баруым иде, балам. Бүген җомга, мөселманнар мәчеткә күп килә торган көн. Аягым йөргәндә, аяз көн көтеп утырмыйм әле, дидем.
- Шәһәргә кадәр барасыңмыни, бигрәк ерак бит мәчетегез.
- Ходайга тапшырып, барам әле.
- Үзем алып барып кайтыйм, Гриша абый. Машинаны подъезд төбендә генә калдырдым. Хәзер, әйберләремне генә куям да чыгам. Син эчтә генә көтеп тор, - дип, Светлана тиз генә фатирына кереп китте. Ул алып кайткан ризыкларын аш бүлмәсендә калдырды да, әтисенең бүлмәсенә кереп, аның хәлен сорашты. Аннары:
- Әти, мин берәр сәгатьтән кайтам, - дип, ишеккә таба юнәлде.
- Кая барасың, кызым, өйлә җитте, ашамадың да бит әле.
- Гриша абыйны мәчеткә алып барам, әти, кайткач ашармын. - Шулай диде дә, кыз тиз генә чыгып китте.
Борис картны яшен суктымыни, бүлмә ишегенең тоткасына ябышкан килеш телсез калды. Стенага тотынып кына көчкә-көчкә генә барып, диванына утырды. «О, Господи, прости, прости! Без гөнаһлы бәндәләреңне кичер... Ишетәсеңме, Татьяна. Кызыбыз мәчеткә китте. Гомер буе үзебезне алдап яшәдек, Ходайны алдап булмый шул... Ярый әле син боларны күрмисең, урының җәннәттә булсын. Кичер мине, Татьяна. О, Господи, ярдәмеңнән ташлама..!»
Светлана, Гриша абыйсын култыклап, машинасына кертеп утыртты. Академгородоктан Новосибирскига кадәр 20 километр чамасы. Шәһәргә кергәч тә мәчеткә кадәр хәйран гына юл үтәсе бар. Иң мөһиме - бөкеләр генә булмасын.
- Зоя апаң исән вакытта бергәләп бара идек мәчеткә. Мәрхүмә әйтеп калдырды, догаңнан калдырма, диде. Мин дә китеп барсам, кемнәр дога кылыр безгә, кызым.
- Нигә алай дисең, Гриша абый, балаларыгыз бар бит.
- Бар, кызым, ике бала бар. Әмма алар безнең диндә түгел бугай шул. Мондый четерекле темага сөйләшкәнем юк үзләре белән. Алар бит минекеләр түгел, Зәйнәп апаңның беренче иреннән туган балалар. Зур кешеләр бит, фән кешеләре. Үзләре беләләрдер инде. Зәйнәп исән чагында христиан бәйрәмнәре белән котлап гел шалтыратып, йә булмаса күчтәнәч калдырып китәләр иде. Мөселман дине бәйрәмнәрен белмиләр алар, кызым. Балаларының муеннарында тәре, чукындырганнар, күрәсең. Син мине гафу ит инде, кызым, күңелеңә авыр булып тоелмасын бу сүзләр. Ходай бер ул. Барыбызга да бер. Сезнең - үзегезнең иман, безнең - үзебезнеке.
- Мин синең белән бик тә килешәм, Гриша абый. Һич кенә дә үпкәләмим.
- Минем үз исемем Гариф бит, кызым. Гомер буе туган җирдән читтә яшәп, ике исем тагып йөрдем. Исемем икәү булгангадыр инде, бәхетем дә булмады. Ходай бәхетне кайсы исемемә бирергә дә белмәгәндер. Үземнең беренче хатыным Сания белән Белово шәһәрендә танышып тормыш корып җибәргән идек. Соня апаң мари якларыннан, Бәрәңге дигән авылдан иде. Ә мин - Казан арты егете. Яратышып өйләнештек. Гомерем буе шахтада эшләдем. Сания апаң ашханәдә пешекче иде. Беловода татарлар бистәсендә яшәдек. Үзем шунда бер дигән йорт җиткердем. И, күңелле итеп яши идек. Милли ашлар пешереп, гаиләләр белән кунакларга йөрештек. Үсеп буйга җиткән егет-кызларны бер-берсенә ярәшә идек. Иман сакларга тырыштык, үз телебездә сөйләштек. Әмма әллә кайда гына таркалдык. Чылбырның кайда өзелгәнен дә белми калдык шул. Ике ул үстергән идек. Чибәрләр, акыллылар иде. Олы улымның үле гәүдәсен дә күрә алмадык, әфган сугышында янды. Кечесен шахта басты. Өйләнми дә калдылар бит. Сания апаң көне-төне елады: «Балаларыма тәүфыйк теләдем - тәүфыйк бирде, тазалык-саулык теләдем - баһадир кебек булдылар, бәгырьләремә озын гомер теләмәгәнмен икән бит», - дип, үзен-үзе ашады. Бу кайгыларга түзә алмыйча, хатыным гүр иясе булды. Гомерең бетмәгәч яшисең икән, кызым. Зәйнәп апаңның ире Иван үлгәч, бергәләп яшәргә ниятләдек. Аның кызы белән малае бар иде. Алар Новосибирск университетында укыдылар. Шуннан инде зур кеше дә булып киттеләр. Әтиләре урыс кешесе булгач, Зәйнәп мәрхүмәкәем каршы килмәде. Кызы урыска чыкты, малае урыс кызын алды. Рәхмәт инде, картайган көнебездә үзләренең элеккеге фатирларына дәшеп китерделәр. Академгородок минем үземә бик тә ошый, кызым. Шахта шәһәре түгел инде, чиста, матур. Әмма, кызым, картлыкны туган җирдә каршыларга кирәк икән аны, туган җирдә.
- Гариф абый, без синең белән якташлар булабыз икән бит әле. Минем әти белән әни мин туар алдыннан гына Ленинградтан Казанга дусларына кунакка килгән булганнар. Шунда вакытыннан алда мин туганмын. Миңа 3 яшь булганда, алар Себергә Академгородок төзергә килгәннәр.
- И-и-и, кызым, каян килгән сиңа моның кадәр сөйкемлелек дисәм, үзебезнең яктан икәнсең бит. Безнең якның рухы керми калмагандыр үзеңә. Бигрәкләр игелекле кеше бит сез, әтиегез Борис Григорьевич та сабыр холыклы, ярдәмчел кеше. И-и, рәхмәт яугыры, сөйләшә торгач, килеп җиткәнне дә сизмәгәнмен икән бит, кызым. Син мине көтеп торма инде, балам, монда килгән-килгән бер сәгатьләп булырмын дигән идем. Бераз мөселманнар белән дә аралашып аласы килгән иде. Күңел тарта бит.
- Борчылма, Гариф абый, мин көтәрмен, күңелең булганчы гыйбадәт кыл, аралаш. Гариф абый, мин дә яулык алган идем. Новосибирскида торып, аның собор мәчетен күргәнем юк, миңа да кереп карап чыгарга ярармы икән?
- Нишләп ярамасын, кызым, син бит яхшы ният белән йөрисең.
Светлана, машинасын бикләде дә, мәчеткә таба юнәлде. Бу кызыл кирпечле мәһабәт бина төзелә башлаганнан бирле Светлананы әллә нинди сизелмәс-күренмәс җепләр белән үзенә тартып тора иде. Чиркәүгә кергәндә чукынып керергә күнеккән Светлана, мәчет ишеге төбенә җиткәч, бермәлгә югалып калды. Үзе дә сизмәстән, күкрәгендәге тәресен кулы белән каплады, югыйсә тәре калын кофта эченнән күренми дә иде. Яныннан олы гына бер ир: «Әгузе билләһи минәшшәйтанир-раҗим...», - дип мәчеткә кереп китте. Светлана кофта эчендәге тәресен йодрыгы белән кысты. «Әгузе билләһи». Бу ике сүзне әйтерсең ул туганнан бирле белә иде. Бу сүзләрне аңа кемдер гомере буе колагына пышылдады диярсең. Академгородокта үсеп, Новосибирскидан ары беркая да чыгып йөрмәгән 55 яшьлек Светлана өчен бу беркем дә аңлата алмаслык бер хикмәт иде.
Светлана мәчеткә керде. Аны ниндидер җанга рәхәт тынычлык биләп алды. Аяк атлаулары шулкадәр җиңел иде аңа, әйтерсең кемнәрдер ап-ак канатлар куйдылар да ул фәрештә кебек әкрен генә мәчет эчендә гизә иде. Гомере буе чиркәүгә йөреп тә мондый җан дәвасын кичергәне булмады аның. Светлана хәер әрҗәсенә акча салды, әрҗә янында утырган карт Светланага дога кылып битен сыпырды: «Аллаааһу әкбәр». Ак томаннар эченнән тагын сихри сүзләр ишетелде: «Аллаааһу әкбәр». Светлана ямь-яшел хәтфә төсле чирәм өстендә утыра. Алда ап-ак томан. Каяндыр яулыгын озын итеп бәйләгән карчык килеп чыга. «Урындыкка мендәр куегыз, балалар, мендәр куегыз». Карчык мендәргә утырып китап укый башлый: «Әгузе билләһи»..... «Аллаааһу әкбәр». Бу сихри күренеш Светлананың күз алдыннан гомер буе китмәде. Иң авыр вакытларында ул ак томаннар эченнән нидер эзләде, күренешнең дәвамын табарга теләде, әмма күпме генә тырышса да, артыгын күз алдына китерә алмады. Әйе, тагын бер күренеш бар иде. Агач кашык. Светлана бик ач, имеш. Кулында агач кашык. Светлана шул кашыкны киртеп-киртеп ашый. Тагын ямь-яшел хәтфә чирәм, ап-ак томан.
Светлана өйгә кайтканда әтисе урында ята иде.
- Ни булды, әти, йөзләрең агарган, авырып китмәгәнсеңдер бит? Әйдә, үләннәр салып чәй эчеп алыйк әле. Мин дә тынычланырмын бәлки.
- Син дә борчылдыңмы әллә, кызым?
- Юк, әти. Никтер, күңел генә урынында түгел. Бүген беренче көн эшкә бармадым бит. Пенсиямне исәпләгәннәр. Беренче пенсияне почтага барып алырга куштылар. Аннары инде синеке кебек карточкага киләчәк.
- Күп булмаса да пенсия акчасы, бәрәкәте булсын, кызым. Ярый әле, кияү тырыш, инде балаларыгыз да урнашты, үз көннәрен үзләре күрәләр. Гомерең буе алны-ялны белми эшләдең, кызым. Әниең генә күрә алмады мондый шатлыклы минутларыңны.
- Рәхмәт, әти, үстердегез, укыттыгыз, кеше иттегез. Бар булганым белән сезгә бурычлы бит мин. Коля әйтте, пенсия акчаңны җыеп бар, үзем эшләп торганда, ел саен ял итәргә йөрербез, диде, чит ил пенсионерлары кебек илдән илгә туристлык кылып йөрергә исәбе. Ә минем бер хыялым бар, әти. Минем Казанга барасым килә. Үзем туган шәһәргә. Искиткеч матур диләр ул шәһәрне.
Борис карт яңадан телсез калды, утырган җиреннән әкрен генә диванына ятты. Йөрәк кыса, алдан-арттан кыса, аны тимер борау белән бораулыйлармыни! Кызы мәчеткә киткәннән бирле шундый хәл. Авыртуын кызына әйтми булмас, ахрысы. Светлана әтисенең манма тиргә батып ятканын күргәч, тиз генә нитроглицерин каптырды.
- Әти, борчылма, сиңа бу хәлдә борчылырга ярамый. Мин ашыгыч ярдәм машинасын чакырам. Ә син тыныч кына ятып тор, - дип, тиз генә телефон бүлмәсенә чыгып китте. Сизә Борис карт, бусы инде икенчесе - соңгысы булырга тиеш. «О, Господи, кодрәт бир миңа бердәнберемә, газиземә бөтен дөресен сөйләп калдырырга, вакыт бир миңа. Татьяна, миңа нинди авыр йөк калдырганыңны үзең дә белми киттең, ахрысы. Ничекләр түзәр бу бала, гафу итәрме безне, Татьяна?!»
Светлана атыла-бәрелә әтисе янына килде.
- Хәзер килеп җитәләр. Ә син борчылма. Без бит әле яши генә башладык. Мин көн саен синең янда булачакмын, эшкә барасы юк бит хәзер. Яшибез әле, әти, Алла боерса, яшибез.
- Кызым, докторлар килгәнче, сиңа әйтәсе сүзләрем бар иде. Ярты юлда тукталып калсам, гомерем өзелсә, кичерә күр безне, балам, әниең белән мине кичерә күр. Теге дөньяда тынычланып ятсыннар, дисәң, кичерерсең, кызым. Син мәрхәмәтле бала. Мәрхәмәтле, игелекле әти-әни баласы булгансыңдыр син, балам.
- Ни сөйлисең син, әти. Авыруың саташтыра, ахрысы, сине.
- Юк, кызым, чын дөресен сөйлим.
Шулчак ишектә кыңгырау шалтырады.
- Килделәр, - дип, Светлана ишеккә атылды.
Олы гына табибә, керә-керешкә үк тыңлый торган аппаратын көйләп, тиз генә авыру янына узды. Артык сүз сөйләмичә генә Борисның күкрәген тыңларга кереште.
- Носилка, - диде ул ярдәмчесенә, - реанимация аппаратларын да әзерләгез. Үзе тиз генә шприцка ниндидер дару алып, Борис картның венасына җибәрде.
Борисны носилкага салып машинага алып чыгып киттеләр. «Мин дә барам», - дип, Светлана носилка артыннан чапты. Борис картны Академгородокның бер клиникасына яткырдылар. Светлананы реанимация бүлмәсенә кертмәделәр. Ул тиз генә ире Николайга шалтыратты. Ире Академгородок хакимиятендә эшли. Түрә булмаса да, сүзе үтә. Бәлки Светлананы әтисе янына кертерләр. Тиздән Николай килеп җитте. Ул турыдын-туры клиниканың баш табибы бүлмәсенә үк кереп китте. Аннан алар өчәүләп реанимация бүлмәсенә таба атладылар. Баш табиб, дәвалаучы табибны табып, Борис Григорьевичның хәле турында сорашты.
- Хәле өметләндерерлек түгел, ни әйтсәң дә, икенче инфаркт, бусы беренчесеннән дә көчлерәк булган. Бабай олы яшьтә, күтәрә алмаска мөмкин. Нык булыгыз, - диде дәвалаучы табиб, Николай белән Светланага мөрәҗәгать итеп.
Светлананың күзләренә яшь тулды.
- Зинһар өчен, кертегез мине әтием янына. Ул мине көтә, - диде ул, сулкылдап. Баш табиб рөхсәт бирде.
Светлана кергәндә Борис карт кан тамырына дару агыза торган система астында ята иде. Күзе түшәмгә төбәлгән. Кызын күргәч, сабыйлар шатлыгы белән киң итеп елмаеп куйды.
- Утыр, кызым, яныма, - диде ул, чак кына чыккан тавыш белән. - Өйдә башлаган сүземне тыңлап бетер.
- Юк, әти. Сиңа борчылырга ярамый, тыныч кына ят!
- Сөйләсәм, тынычланам, кызым. Миңа бушанырга кирәк. Без әниең белән Ленинградның төзелеш институтын бетергәч тә өйләнештек. Йортыбыз тулы балалар булыр дип хыялландык. Әмма Ленинград блокадасы әниеңнең сәламәтлеген тәмам суырып бетергән иде. Күпме генә дәвалансак та, балабыз булмады. 1957 елда безне Новосибирскига Академгородок төзергә эшкә чакырдылар. Әниең белән уйлаштык та балалар йортыннан бер сабыйны үзебезгә уллыкка алырга ният кылдык. Академгородокка тулы бер бәхетле гаилә булып барасыбыз килде. Әниеңнең иптәш кызы блокада вакытында Казанга күчкән булган. Шул Анна Ивановна безне тиз генә үзенә чакырды. Аның ире балалар йорты директоры булып эшли иде. Иң матур, иң акыллы баланы үзегез сайлап алырсыз, диделәр. Әниең белән балалар йортына киттек. Исәбебез малай алу иде. Уйный торган бүлмәләренә килеп керсәк, иң беренче булып минем Татьянаның муенына зәп-зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, ап-ак йөзле бер кызчык килеп асылынды һәм, «әни», дип, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып та җибәрде. Ул - син идең, балам.
- Юу-у-ук, юу-ук, юу-к, - дип, әтисенең караватына сыгылып төште Светлана.
Борисның ике күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. - Син әниеңә охшаган идең. Сине беркем, беркайчан да татар кызына охшаган дип әйтмәде.
Ахыры бар

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: