Шәһри Казан

ФӘРЕШТӘ

Агыйделнең аръягында Атлар килә адымлап. Кайгым керле күлмәк булса, Юар идем сабынлап. (Халык җыры) Беренче күрше Ак болытларны һәркем яратадыр... Гәүһәр бәхәсләшми... Ләкин Гәүһәргә үзенең ак болытларга булган мәхәббәте үзгә тоела. Ни өчен икәнен Гәүһәр үзе дә аңлата алмас иде. Ак болытларның аклыклары артына Гәүһәр генә күрә белгән илаһилыклары яшеренгән...

Агыйделнең аръягында
Атлар килә адымлап.
Кайгым керле күлмәк булса,
Юар идем сабынлап.
(Халык җыры)

Беренче күрше
Ак болытларны һәркем яратадыр... Гәүһәр бәхәсләшми... Ләкин Гәүһәргә үзенең ак болытларга булган мәхәббәте үзгә тоела. Ни өчен икәнен Гәүһәр үзе дә аңлата алмас иде. Ак болытларның аклыклары артына Гәүһәр генә күрә белгән илаһилыклары яшеренгән икән бит. Илаһи аклыкка ак фәрештәләр генә канат очлары белән орына алса да, Гәүһәр аларда үзенең кыл кадәрле хакы бар дип саный...
Гәүһәр соңгы авыруны озатканда, кояш баеп маташа иде. Кояшның саубуллашу сәламен ертып, ыңгырашкан тавыш ишетелде:
- Гәүһәр брач, ярдәм ит, баш чатный, үтермә-ә-ә-ә, кү-ү-ү-үрше, үл-л-ләм.
- Саша, ничә әйттем ташла эчүеңне дип!
- Син бра-а-ач, мине өйрәтеп ятма, дәвала, спирт фәләнең бардыр бит, бер чеметем генә сал әле, укшыта...
- Укшытса, бик әйбәт, косып җибәр, эчең чистарыр. Күбрәк йокларга тырыш, ванна кер.
- Талканың коры, усал син, брач, минем кебек айный белмәгәннәрне кылычтан үткәрәсең. Ә ирең Рәис - фәрештә! Менә мин айдан бирле дуңгыз кебек эч-ч-ч-чәм, ә ул минем аждаһа белән печән чаба.
- Күршеләргә булышырга кирәк бит, күрше хакы - Тәңре хакы дигәннәр, Саша.
- Шәп булыша ул. Рә-ә-ә-әхмәт аңа. Печәнне үзе чаба, үзе киптерә, үзе җыя, үзе төйи. Әле тагын нидер эшли-и-и-и минем хатын белән, нәкъ универсальный комбайн инде менә, ха-ха-ха...
Гәүһәр инвалид арбасында утырган улы Гарифбәкне алып, туры кырга китте. Исәбе: печән аланына тамга салу. Саша әйтмешли, Рәис үзенә бер карыш та печән чапмаган бит әле.
- Рәис, алҗыдым мин, ял итик, утыр яннарыма. Якынрак утыр... Авыз чылатып алыйк...
Барды... Күрде... Башын кырын салып йокыга талган Гарифбәк күрмәде...
Саша хатыны Гөлсем белән Рәиснең кыланмышыннан кояш өч атлыйсын бер атлап, кара эшләпәсен бастырып киеп китеп барды. Гәүһәр Күктән ак болытлар эзләде. Яраббым, шушы мизгелдә бер кыйпылчык ак болыт аның күзенә пәрдә булып ябылсын иде. Гәүһәр шуны гына теләде, һәм шулай булды да... Ләкин йөрәкнең бер өлешен болытларга бирү бәрабәренә...
Иртән Гөлсем, берни булмагандай, медпункт ишеген какты:
- Күршекәем Гәүһәр, ирең алтын, ирдән уңдың син, малай, ул булышмаса, кәҗә асрарлык та печән җыя алмый идем мин!
- Рәхәтен күрегез инде...
Гөлсем шундый табигый кылана, әйтерсең әле ул берничә сәгать элек кенә Гәүһәрнең бәхетен умырып капмаган... Югары сәнгать мәктәбен тәмамлаган актриса...
- Гәүһәр күрше, печән чаба-чаба, ике кулга да шырлап мозоль тулды, берәр дару-фәләнең юкмы?
- Прополистан кечкенә генә җәймә ясап, өч тәүлеккә бәйләп куй.
Әй Гөлсем, сәнәк тә чалгы тотып, синең кулларың гына уелган, ә минем йөрәгем сезнең хыянәттән уелган. Ул йөрәкне ничек дәваларга? Медицина никадәр алга китсә дә, хыянәтне дәвалый торган дару уйлап табылмаган. Бу шакшы дөньядан ак болытларга качып китсәң генә шул...
Гәүһәр авыз ачып бер сүз әйтмәде, Гөлсемнең битләрен дә тырнамады, чәченә дә ябышмады, өстенә дә төкермәде... Булдыра алмады... Мондый гамәлләр кылырга... Ак болытлардан оят... Ак болытлар йөзенә ничек багарсың? Рәиснең күңел тәрәзәсенә багып карады инде ул, анда бөтен кешегә урын җитәрлек икән бит, һәркемнең кулында уенчык булырга әзер... Уртак хисе булса гына кеше аңлашуга ирешә. Кешеләрнең тән ярасын гына түгел, җан ярасын да дәваларга ант биргән кеше үзе көчле булырга тиеш. Әйе, көч вә сабырлык бик кирәк әле аңа, канат җилпер өчен бик кирәк. Ике тамчы су кебек Рәисеңә охшаган Айсылу белән Таңсылуның да кендек әбисе син булачаксың әле. Саша үлгәч, Гөлсем кызларыннан синең Рәисеңә әти диеп әйттерәчәк...

Реклама

Икенче күрше
- Гәүһәр апа, Харис әти чәчләреңне йолкыйм ди, карый белмисең, ди. Апа, чәчемне карыйм мин, күрәм, менә бит алар, табибә апа!
Юләр исеме күтәргән кыз бала Әсма тыны бетеп йөгереп кергәндә, Гәүһәр яңа туган сабыйларны үлчәп тора иде.
- Чү, Әсма акыллым, балаларны да, Гарифбәкне дә куркытасың, хәзер аларны озатам да синең белән сөйләшермен.
- Табибә апа, ә ни өчен кечкенә бәбиләрнең чәчләре озын булмый? Апа, чәчләремне кис әле, әнә бу бәбинең чәче юк бит, минеке дә булмасын...
Бишектән үк бәхетсезлек юлдаш булган Алла колына озын чәчне карау тулы бер фән икәнлеген ничек аңлатасың?
- Әсма акыллым, кызларның матурлыгы озын чәчләрендә дип борынгыдан әйткәннәр. Бик озын чәчле кыз сихерче дип тә аталган.
Шул көннән Әсма Гәүһәрләрдән чыкмас булды. Бер сүәм калмый тагылып йөргән кызга Рәис игътибар итмәде. Йөрсен, керсен, үги атасы бик рәнҗетә диләр. Булыр, булыр, хатынын да бик тиз гүргә кертте. Рәис - Харисның капма-каршысы - үзе белән горурланып та куйды: хатынына бармак белән дә чирткәне юк, тавыш та күтәрми, көнләшеп җанын талкымый, уңган, ярдәмчел,чын фәрештә инде менә...
- Рәис абый, болынга мине дә алып барыгыз әле бүген, җиләк җыярмын.
- Тишек кәрҗинеңне калдыр, Әсма, тырма ал, печән җыярсың.
- Рәхмәт, Рәис абый, чикерткәләр җыярга шырпы тартмасы, елан башына сугарга таяк алыйммы?
Рәис белән Гөлсем өчен печән җыю бер сылтау икәнлекне юләр тамгасы сугылган Әсма да белә булып чыкты:
- Рәис абый, мине дә кочакла әле, Харис әти мине бер дә яратмый.
- Кил, - диде Рәис, Гөлсем аша сузылып, Әсманы аталарча кочаклагандай итте.
- Юк, болай гына түгел, Гөлсем апаны кочаклаган кебек кочакла, күкрәкләремне дә тот! Мин генә түгел, сезнең кочаклашканны кичә Саша абый да күрде, аннары елады. Мин аңа кулъяулык бирдем, елама дидем. Бик теләсәң, мине кочакла дидем. Ул тагын да катырак еларга тотынды... Рәис абый, әллә син дә елыйсың инде, мә кулъяулык. Хәзер гел мине генә кочакларсың...
Рәис тәмам исерде, җиргә ятып аунарга тотынды. Әсма сытылган җиләкләрне алып каба барды...
Гәүһәр урак тотып болынга килде. Исәбе - урак белән булса да печән уру. Берочтан күңелем тынычланыр дип уйлады. Чыннан да, чәчәк катыш яшь печән исе, күбәләкләр вальсы, ак болытлар яктылыгы, болын бизәкләре хатынны берникадәр тынычландырган кебек итте. Гарифбәккә хәрефләре зур итеп язылган китап тоттырды да урак урырга тотынды. Кып-кызыл җир күргәч, куркып китте, кан диеп уйлады, сытылган җиләкләрне күргәч кенә җиңел сулап куйды. Шул тиклем күп җиләк! Гәүһәрнең шәүләсе ун адым эчкәрәк керде, Әсманың гыйффәт пәрдәсе каны...
Яңа ел иртәсе.Чатнама суык.
- Гәүһәр апа, минем яулык бәйлисем килә.
- Әйдә, бергәләп яулык сайлыйбыз, Әсма акыллым.
- Яулыклар чормадагы сандыкта.
- Әйдә, чормага менәбез. Нинди бай сандык бу! Борынгы челтәрләр, кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар, сугылган паласлар, бала итәкле озын күлмәкләр... Нинди серләр саклый бу сандык! Элегрәк безнең әбиләр башларына өрпәк белән тастар бәйләп йөргәннәр. Өрпәк - өчпочмаклы яулык, тастар - ак киндердән киселгән озынча яулык. Син дә кияүгә чыккач, матур ак яулыклар бәйләрсең.
- Мин кияүгә чыкмыйм. Ак яулык бәйләмим!
- Нишләп, матурым?
- Харис әти әйтә, ике юләрне берьюлы кем кияүгә алсын ди! Харис әти, синең эчеңдә бала бар, диде!
«Харап иткән адәм актыгы Харис кыз баланы, кулын уйнаткан икән! Кем җүләргә тия инде, бу бала ничек бала тапсын да бала баксын инде, йә!»
Гәүһәр мәңге айнымас Харисны әрли-әрли, әллә дулкынланудан, әллә суыктан калтыраган куллары белән чормадагы сандыкны бутады:
- Менә монысы «күкрәкчә» дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, хатын-кыз күкрәген ят күзләрдән саклаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Минем Мәмдүдә әби дә бирнәгә дип әзерләгән дә, кияүнең туганнарына бүләк иткән.
- Апа, мин киеп карыйм әле. Аны ничек кияләр?
Әсма күкрәкчә киеп азапланган арада табиб күзләре чама белән биш айлык көмәнне күрде.
- Табибә апа, күкрәкчәне киим әле, бала имезгәндә киярмен. Ә күкрәкчәне баланың әтисе Рәис абый күрсә ярыймы? Менә бу күкрәкчәне сиңа бүләк итәм. Табибә апа, син кияү Рәис абыйның туганы бит, табибә апа, алай кырын карама...
- А-а-а-а...
- Апа, ни булды, үлмә, апа, син бит табибә!!!
- Ак яулык бәйлә. Әсма акыллым, хәзер үк-к-к...
Әйе, чормадан күз күреме җитмәс ераклыктагы ак болытлар якынрак икән - Гәүһәр йөрәге суынырга өлгергәнче барып җитте, ак болытлар белән сөйләште. Бер селтәнүдә бәхетен сызып аткан иргә бер кәлимә сүз әйтмәскә әмер бирде болыт халкы. Ак булып калырга куштылар! Ак болытларга мохтаҗ Гәүһәр кырыкка төрләнәсе итмәде - иңрәгән йөрәкнең икенче өлеше дә анда калды... Ни кызганыч... Инде хәреф таный башлаган Гарифбәк елмаеп кулларын сузды, әҗәл авызыннан тартып алды. Гәүһәр бөтен йөрәген ак болытларда калдырасы иде...

Өченче күрше
Йә, Гәүһәр, кемнең ишегенә кагасың, кемгә күз яшеңне түгәсең? Сөйли башласаң, хикәяң хикмәтле кыйсса булыр... Уң як күршең турында да, сул як күршең турында да кабат-кабат кайтып уйларлык түгел. Шуннан соң да яшәү асылын эзләп кара, бар... Үз илендә пәйгамбәрнең кадере юк. Чүлмәк ясаган итеп үз тормышыңны сырлый алмыйсың икән лә! Күәс төбен кагып карады хатын, сыңар бөртек ышаныч төшмәде!
Күзеңә карарга кыймаган Рәисең авызын йомды. Ул аяк астыңа келәм булып җәелгән - яшерен генә үзенең гөнаһларын юа. Әллә гел келәм булдымы ул? Һәркем аяк астында да... Һәркемне сыйлый торган гамьсез табынчы булдымы? Менә шулай, тыңлаучан песи булып йөрсәң, тиз кичерү алып була дип уйлый. Уналты яшьлек сырхау Гарифбәкне көне буе аркасына асып йөри, иң тәмле ризыклардан авыз иттерә, ашый белмәгәннәрен чәйнәп каптыра. Уку һәм уен әсбаплары, музыка уен коралы да бүләк иткәч, сабыйның йөзенә нур иңде. Тәненә ит кунган, буыннарына көч иңгәндәй булды. Әти карасын әле үзеңне! Әти бит ул! Әти белән дөнья бер җайга әйләнеп тора...
Уңганлыгы белән танылган өченче күрше Мәүлидә апа агачтан сандугач кына ясамый. Әллә аңардан үрнәк алып, аның шәкерте булып эш дөньясында онытылсын микән Гәүһәр? Мәүлидә апа белән аралашкан саен аның белән фикердәшләр булуы да ачыкланды.
- Хәлләреңне ишеттем, кызым, бердәнбер киңәшем - сабыр бул. Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер, ди. Сагышланыр сәбәбең бар. Хатын-кызның бәхете кыл өстендәдер. Үзем дә бәхетсез булдым... Эчем ялкын, тышым салкын булды. Юктан юаныч табып яшәдем. Минем өметләрем ничә тапкыр күмерләнделәр. Ир назы күрмәдем. Бер генә тапкыр булса да керләнгән ир күлмәге юасы иде, бер генә тапкыр авыл урамыннан ир белән җитәкләшеп үтәсе иде, дим. Хатын-кыз табигатедер, кем турындадыр кайгыртасы килә. Иртән дә шул шыксыз өй, кичен дә шул шыксыз өй. Көлтә бәйләгәндә дә ялгызлык баса бит, күршекәем... Ир хәтле ирне уңга-сулга чәчә калсаң, кире җыеп ала алмассың димен инде... Үзеңнең яныңда бит, тырыш, тыйнак, күзеңә генә карап ләббәйкә диеп тора, Гарифбәгеңне караша. Балаларым бар диеп, Гөлсем янына да, Әсма янына да күчеп китмәде.
Ихлас сүзләр... Ни дисен Гәүһәр... Кырык яшьтән сүлпәнләнеп, әлсерәп төшсенме, киләчәгенә кара тамга суксынмы, тере килеш кабергә керсенме... Яшәү кануннарын үз бизмәне белән үлчәгән иргә каргыш каргасынмы? Гарифбәген кем карар?
...Яңа юл башланды. Юлларны томан күмгән... Юлчылар таныш, ләкин чит... (Дәвамы газетабызның алдагы пәнҗешәмбе санында)

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: