16+

«Әрсез дә бит әле үзең, бигрәк әрсез...»

Зәйнәп кыштырдап торган “берлеген” кульяулыкка төреп биштәренең төбенә үк куйды.

«Әрсез дә бит әле үзең, бигрәк әрсез...»

Зәйнәп кыштырдап торган “берлеген” кульяулыкка төреп биштәренең төбенә үк куйды.

70 тиен вагын кофтасы кесәсенә салды: барып җиткәч, ипи аласы булыр.

Ә кояш кыздырыпмы кыздыра. Кыз өчпочмаклы яулыгының бер чите белән тирләгән маңгаен сөртте. Еракта юлда зур машина шәйләнә. Утыртса гына ярар иде, бәлки юллык акча да сорамас. Кызның күңелендә өмет чаткысы кабынды.

Зәйнәп машинага ерактан ук кулларын болгарга кереште. Дәү “КамАЗ” сызгырган тавыш чыгарып килеп тә туктады. Машина йөртүче кабина ишеген ачты.

– Абый, Сергиевскига кадәр генә утыртып барыгызчы. Тик түләргә акчам юк...

– Утыр.

Кыз җылы сүз ишетүгә дәү машина көпчәкләренә асылынып, кабинага үрмәләде. Машина кузгалып китте.

– Акчам юк дисең инде алайса...

Олпат гәүдәле, чал чәчле урта яшьләрдәге ир-ат аңа сынаулы карашын төбәде. Зәйнәп куркуыннан дерт итеп китте.

– Юк шул. Әни 3 сум акча биргән иде дә, иртәгә беренче класска барачак энемнең аяк киеме булмагач, кибеткә алып барып 1 сум утыз тиенгә сандал алдым.

– Калганы?

– Анысын яшереп куйдым. Шул акчага бер ай яшисе бар бит әле...

– Хәйләкәр дә икәнсең бит әле үзең.

Ир-ат ирен чите белән генә елмаеп куйды.

– Әти-әниең бармы соң?

– Әти быел үлеп китте. Үзем генә өйдә идем. Һырылдаган тавышка борылып карасам, көндез ял итәргә дип яткан әти зәңгәрләнеп киткән. Кочакладым, үптем, аннан җилкәсеннән тотып селкедем, тәки уянмады. Аннары күршеләргә чаптым. Мин кире кайтканда әтине кыйблага каратып тактага салганнар иде инде.

– Әниең бармы соң?

– Бар. Калхузда “палкага” эшлим, ди. Акча бирмиләр.

– Ничек яшисез?

– Ничек дип инде... Сыерыбыз бар, аны үзем савам. Сарыкларыбыз берничә. Тик, әти булмагач, печән дә хәзерли алмабыз инде.

Зәйнәп русчаны вата-җимерә кечкенә энесе белән уфалла тартып печәнгә йөрүләрен, аны ничек итеп җилләтеп киптерүләрен сөйләргә кереште.

– Син үзең кая юл тотасың ?

– Тугызны бетереп, медицина училищесына укырга кердем. Укырмын да, берәр җиргә эшкә дә керермен. Бәлки идән юарга. Әни идәнне яхшы юасың дип һәрчак мактап тора.

Кыз, ир-атның игътибарлап тыңлавын тоеп, батыраеп китте.

– Бер эштән дә курыкмыйм мин. Тракторда грузчик булып та йөри алам, кирәксә көтү көтәргә дә чыгам. Ат та тышаулый беләм әле... Ә сез кая барасыз, абый, исемегез ничек?

– Виктор булам мин. Ерак рейсларга йөрим. Минем дә синең яшьтәге кызым бар.

Алда торак пункты күренде. Зәйнәп биштәрен кулына алды.

– Виктор абый, ачуланмагыз инде, минем сезгә түләргә акчам юк.

“КамАЗ” юл читенә китеп туктады. Зәйнәп машина ишегенә ябышты.

– Кызым, тукта әле...

Виктор кабина артына үрелде һәм азык-төлек тулы сумкасын кызга тоттырды. Кыз гаҗәпләнеп машина йөртүчегә карады.

– Ал. Менә бусы да сиңа, – дип, күкрәк кесәсеннән “өчлек” чыгарды.

...Кыз, авылда күнегелгәнчә, йокыдан иртә торды. Пружиналы тимер карават өстенә җәеп йоклаган яулыгын, баш очына куйган йон жилетын төреп сумкасына салды. Сигез караватның барысы да әлегә буш. Һәрберсе янында берәр урындык һәм тумбочка. Күбесенең ишекләре каерылып беткән. Тимерчыбыкка беркетелгән тәрәзә кашагалары да шактый “сидерәгән”. Ашказаны суырып куйды. Шунда гына Зәйнәпнең кичәге иртәдән авызына ризык алмаганлыгы исенә төште. Берәр ашханә табып, капкалап аласы иде. Сумка төбендәге “берлек”, үзеннән үзе яшереп куйган 70 тиене, шофер абыйсы биргән “өчлек “ күңелен кытыклап алды.

– Әй, кыз, кичә мин сине кызганып кундырдым, бүген торырга урын эзлә!..

Тулай торак коменданты сүзләре Зәйнәпнең бөтен кәефен кырды.

– Рәхмәт, апа, эзләрмен. Тик минем бик ашыйсым килә.

– Әнә, ерак түгел ашханә бар. Бәяләре дә кыйммәт түгел.

Зәйнәп ризык тезелгән киштәләр янына килде. Тамагы шул кадәр ачкан иде ки, бермәлгә ризык исеннән хәле китеп алды. Йомшарган аякларын сөйрәп кырыйда торган тимер савытка үрелде. Чөгендер ашы икән. Янәшәдә саерак савыттагысы кәтлит булып чыкты. Кыз тәрәзә кырыендагы өстәл артына утырды. Ашыга-кабалана ашарга тотынды. Әнисе пешергән тозлы ит шулпасы түгел шул инде. Авылда кәтлит тә сирәк эләгә.

– Апа, директорны кайдан табып була икән?

Ишек төбендә чиләк-чүпрәк тотып идән юарга әзерләнүче олы яшьтәге хатын аны “Директор” дип язган ишеккә кадәр үк озатып куйды. Зәйнәп, биштәрен ишек кырыендагы урындыкка куйды да, зур өстәл артында утырган олы яшьтәге ир-ат каршына ук барып басты.

– Абый, мин фельдшерлыкка укырга кердем. Авылдан килдем. Әти үлде, әни калхузда эшли. Акча бирмиләр. Энем дә бар. Кайсыбер көннәрдә бөтенләй ашарларына булмый. Миңа эшкә урнашырга ярдәм итсәгез, аларга булышыр идем. Идән дә юа алам. Савыт юучы булып та эшли алам. Ни кушсалар, шуны эшләячәкмен.

Олы яшьәге ир-ат сүз дәшмичә кызны тыңлады. Аннан телефон трубкасын күтәрде.

– Безгә укырга кергән студент кызга эш кирәк. Берәр нәрсә тәкъдим итә алмассызмы? Булдырыр кебек. Бик әрсез күренә.

Аннан трубкасын куйды да, кызга дәште:

– Икенче хастаханәгә санитарка итеп алалар сине, булдырырсың бит?

– Аның ние бар инде? Идәннәрне бер дигән итеп юармын, авыруларны карармын, медсестраларга чәй дә куеп торырмын әле.

Директор канәгать елмаеп куйды.

– Абый минем торырга урыным да юк бит әле... Кичә иске тулай торакта тимер караватта кунып чыктым. Бүген кунар урыным юк. Яңа тулай торак төзелә икән анда, дип сөйләгән иде әни. Кызым, укырга керсәң кайнар сулы, йомшак караватлы бүлмәдә яшәрсең бәлки дип хыялланган иде.

– Хм. Әрсез дә бит әле үзең, бигрәк әрсез.

Директор трубкасына үрелде. Тәрәзәгә карап кем беләндер әле русча, әле татарчага күчеп сөйләште. Аннан кисәк кенә кызга борылды:

– Комендант белән сөйләштем, сиңа икенче каттан ике кешелек бүлмә бирерләр. Менә бит бер көн эчендә эшле дә, тораклы да булдың. Тик кара аны, тәртип сакла. Әниеңә, энеңә булыш!

Булышмыймы соң инде! Кыз кош тоткандай тулай торакка ашыкты. Тәрәзәләре кояш чыгышына караган җыйнак бүлмә аңа җәннәт почмагы булып тоелды. Бер кешелек ике агач карават, кечкенә булса да өстәл, чиста урын-җир. Ризык пешерер өчен аерым бүлмә. Унитаз куелган душ бүлмәсе...

Училищедагы беренче көнне үткәрә алмый азапланды кыз. Эшкә баруын күз алдына китерде. Янәсе, ап-ак диварлы хастаханә бүлмәсенә килеп керә. Анда аны ак халатлы, мөлаем йөзле шәфкать туташлары, табиблар каршы ала. Бер ай эшәләгәч уч тутырып акча ала да, әнисенә кайтарып тоттыра...

– Чиләк-чүпрәгеңне тот та сыпырт бәдрәфкә, 10 минуттан юынгычлар, унитазлар ялт иткән булсын!

Таза бәдәнле төксе йөзле урта яшьләрдәге хатын беренче минутларда ук Зәйнәпне үз итмәде. Ни эшләсә дә гаеп тапты, юкка да каныкты.

– Агач кул, карават асларын аска кереп үк ю, тумбочкаларның эчен яхшы итеп сөрт!

Зәйнәп олы апасына ярарга тырышып ниләр генә эшләмәде. Палаталарда аның кулы тимәгән бер генә җир дә калмады. Караватларның тимер аякларына кадәр ялтырап китте.

– Апагынам, ярыймы ?

Кызның ничек тә булса җылы сүз ишетәсе килү теләге зур иде.

– Каныкма әле, ачуымны китереп... Болай да башым авырта.

– Әйдәгез җилкә-аркаларыгызга массаж ясыйм. Карап торырсыз, авыртуыгыз юып алгандай юкка чыгачак.

Клава түтәе массажны бик ошатты. Кызның көрәк кадәр зур көчле куллары башына тиюгә оеп китте. Берничә минуттан сабый баладай мышкылдап утырган җирендә йокыга талды.

 Икенче көнне Зәйнәпнең шифалы куллары турында ярты бүлекчә белә иде инде. Бераздан ул тулы бер бүлекнең үз яраткан кызына әверелде. Аны санитаркалар гына түгел, шәфкать туташлары да чәй эчәргә дәште. Авырулар, яратып, “Әрсез Зәйнәп” дип эндәшә башладылар. Русчалатып Зоя, Зина дип дәшүчеләргә ачуланды. “Мин – татар кызы. Мулла кушкан исемем Зәйнәп, и бетте китте!”

Зәйнәпнең беренче хезмәт хакы алган көнен тулы бер бәйрәмгә әйләндерделәр. Олы апалары аңа бүләкләр әзерләгән булып чыкты. Үзләре үк җыйган өстәл артында чәй эчкәндә кызны мактап туймадылар. Бүлек җитәкчесе авылга әнисе янына кайту өчен Зәйнәпкә бер көнлек ял да бирде.

– Кызым, син яхшы юлда йөрисеңме соң? Укуыңны ташламадыңмы?

Әнисе өч тәңкә акча белән авылдан чыгып киткән кызының ике зур сумка күчтәнәч төяп кайтуына бик гаҗәпләнде.

– Әни, борчылма. Син хыялланганча җылы сулы душлы бүлмәдә яшим. Көндез укыйм. Төннәрен хастаханәдә эшлим.

 Кыз ашыга-ашыга кесәсендәге акча янчыгын чыгара башлады.

– Менә 60 сум. Сиңа җылы камзул, энемә матур мәктәп формасы алырбыз.

Өйдәгеләрнең шатлыклары эчләренә сыймады. Бер тиен акчага тилмереп яшәүче әнисе кош тоткандай булды.

– Директор абый, керергә мөмкинме?

Өстәл артындагы ир-ат ишек шакылдауга башын күтәрде, маңгайга меңгергән күзлеген борын өстенә “атландырды”. Йөзенә елмаю чыкты:

– Ә, син теге әрсез кыз бит?

– Әйе, абый, Зәйнәп мин. Сынатма дигән идегез бит. Сезгә рәхмәт әйтергә дип килдем. Укыйм да, эшлим дә мин. Инде беренче тапкыр акча алып, әни янына да кайтып килдем.

– Вәт, молодец, рәхмәтле дә була беләсең икән әле.

 Җылы сүз ишеткән Зәйнәп тагын да батыраеп китте:

– Ай саен стипендия алыр өчен тырышып укыйм да бит әле мин.

...Зәйнәп ханым тәрәзә янында балачак хатирәләренә бирелеп озак басып торды. Әйе, тырышып укыды, стипендясен дә алды, үз көче белән медицина институтын да тәмамлады. Әрсез кушаматы күптән онытылды. Бүген ул – шифалы куллары белән күпме кешегә дәва өләшүче хөрмәтле табибә Зәйнәп Габбасовна. Әйе, үҗәт, тырыш булды, шул ук вакытта юлында аның омтылышын күреп ярдәм кулы сузган күпме игелекле кешеләр дә очрады. Рәхмәтле ул үзенең язмышына. Гаиләсе, балалары янәшәсенә, газиз әнисе бәхетле картлык кичерә. Еш кына эштән кайтуга, әнисен кочып алып, табибә ханым: “Әни, хәлең ничек? Әрсез Зәйнәбең кайтты”, – дип шаяртып ала. Күңелендә уелып калган бу сүзнең тормышта үз юлын табарга булышкан сыйфат икәнлегенә күптән төшенгәнлектән, үртәлеп түгел, аерым бер җылылык белән яратып кабатлый бу сүзне.

 Резеда Гиняева.

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading