16+

Беренче гаиләсе дә, балалары да аны кабул итәргә теләми

Бу сүзләрне бик күп тапкырлар ишеткәне бар иде Илгизнең. Хәтта бер тапкыр бу хакта бик озак уйланып та утырган иде.

Беренче гаиләсе дә, балалары да аны кабул итәргә теләми

Бу сүзләрне бик күп тапкырлар ишеткәне бар иде Илгизнең. Хәтта бер тапкыр бу хакта бик озак уйланып та утырган иде.

Чөнки, дусты Камил белән бер үк көнне, бер үк бәягә, бер үк төрле машина барып алдылар. Үзләренең беренче хезмәт елларында! Үзләре эшләп алган акчага! Чиксез шатлык, канатлар куя торган вакыйга иде ул. Саклап кына тоткач, кадерләп кенә йөргәч, Илгизнең машинасы өр-яңа торды. Үзенең пөхтәлеге дә, эш машинасы булу да ярдәм иткәндер, күрәсең. Ә Камил исә аны бер-ике ел эчендә танымаслык хәлгә китерде.

Бәрелде, сугылды, яңадан ясатты, алмаштырмаган җире калмады. Ул вакытта әллә яшьлеге, әллә тормышының уңай һәм кулай булуы белән артык тирәнгә кереп, нәтиҗәләр ясый белмәгән иде. Бары тик тимер булса да, кызганганын хәтерли. Хәзер менә ярык тагарак алдында басып калгач, бик яхшы аңлай ул: кеше язмышы да шундый ук икән. Кем кулына эләгәсең инде... Аны кызгана да, кешегә саный да белмәделәр... Кемнедер гаепләргә дә, үкенергә, уфтанырга да соң инде.

Илгиз - артык кешелекле, ышанучан, олы йөрәкле ул. Озак еллар хокук саклау тармагында эшләде. Бик күп аянычлы язмышлар белән очрашты. Күз алдында таркалган, йә булмаса аерылышырга килеп тә, шунда ук дуслашып кайтып киткән гаиләләр, чарасызлыктан башын игән кешеләр, хөкем карары чыкканда да, үкенә белмәүче танышлар да очрады. Күпме генә кырыслык таләп итүче вакыйгалар алдында калса да, күңеле тупасланмады, янәшәдәгеләргә ышанычы бетмәде, сүрелмәде аның. Тик үзең әйбәт идең дип аркасыннан сыйпаучы да, булышырга теләүче дә юк бүген.

Кая китеп югалган соң аның игелекне онытмаска сүз биргән дуслары, танышлары? Ә бәлки, этнең койрыгын кем киссә, шул яхшы дигән әйтем дөрестер дә. Бәлки салкын канлы булып яшәргә дә, ахырдан беркемнән дә, берни дә өмет итмәскә кирәк булгандыр. Бәлкиләр, эх дигән сүзләр, бигрәк тә еш яңгырый соңгы араларда. Шул ук вакытта мәхәббәткә дә мәдхия җырлыйсы килми. Ни икәнен татыды, юлдан язуын аңлады, аягында басып калырга көч таба аласына гына ышанулары авыр. 

Илгиз - гади бер авыл малае. Гаиләдә яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамлаучы бердәнбер бала. Абый-апалары уртача гына укып, барысы да язмышларын авыл белән бәйләгән. Гади генә көн күреп, үз тормышлары һәм язмышларыннан канәгать булып, күңел тынычлыгы белән яшәп яталар алар. Нигез җылысы да сакланган. Уртанчы абыйлары әти-әни төсен саклап төп йортта яши. 

Илгиз исә мәктәпне тәмамлап, хыялларны тормышка ашыру нияте белән Казанга китте. Үз көче, үз тырышлыгы, үз белеме белән юридик институтка керде. Аның белән генә чикләнеп калмыйча, хокук белеме буенча укыды. Эш урынын түбәннән башлады. Егетнең булдыклылыгын күреп аңа күтәрелергә ярдәм итүчеләр дә табылды. Берничә ел сәркатип булып эшләде. Аннан хезмәт баскычлары буйлап атлап, хөкемдар ярдәмчесе дәрәҗәсенә менде. Киләчәгенең өметле булачагын күзаллаган егет, тормыш коруны түгел, ә хезмәттәге уңышларын беренче урынга куйды. Хатынлы булырга кайчан да соң түгел дип уйлады. 
Кызлар белән очрашмады, аралашмады түгел, тик ул аларны артык якын җибәрмичә, акыллы гына котыла килде. 

-Гаиләле булу артык мәшәкать. Хатының, балаларың булу зур җаваплылык өсти. Төннәр буе эштә утыруны, эштән арып кайтып, ялгызың калырга теләүләрне алар аңламас, - дип, үз-үзен ышандырды да, парлы булу хыялын зур йозакка бикләп куйды. 

Әти-әнисенең: “Без исән чакта өйлән. Сине гаиләле килеш күреп, туйларыңда утырып каласыбыз килә”, - дигән сүзләре дә уеннан кире кайтара алмады. 
Дөрес, төпчек бала буларак, ул әти-әнисен барыннан да артык яратты. Өйләрен дә ясатты, акчасын да өзмәде. Авырган вакытларында нинди генә табиб тапмады, даруын да исәпләп тормады. Тик саулык акчага сатылмый икән шул ул. Чирләреннән тернәкләнә алмыйча, улларының нинди хатын белән язмышын бәйләвен дә белмичә, әти-әнисе бер-бер артлы гүр иясе булдылар. Илгиз бу югалтуны бик авыр кичерде. Тынычлана алмый озак изаланды. Һәрчак ашкынып кайткан туган йортының да әти-әнисеннән башка буш һәм нурсыз булуын аңлады.

Газизләре өзелеп көтеп тормагач, инде еш кайтып йөрүдән мәгънә юклыгы да кәефен төшерде. Абыйсының үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Тәнеңдә бер кан акса да, син инде үз йортыңа кайтмыйсың кебек. Бу вакытта күңелдәге бушлыкны эш кенә тутыра алмавын, гаилә җылысына, хасияткә сусавын да төшенде ул. Тик инде яшенең 40ка җитеп баруы гына үзен сиздерә иде. Аның яшендәгеләр ул-кызларына туй ясаганда, аңа өйләнү турында уйлау да оят булып тоелды, хәтта. Икенче яктан уйласаң, әти-әнисенең әйткән сүзләре дә бар.

- Картлыгыңда ялгызың бик кыен булачак. Ялгыз калырга тырышма, улым, - дигән сүзләр якыннары арадан киткәч, еш хәтерендә яңарды аның. Ләкин өзелеп гашыйк булганы да юк икәнен исенә алып, кабат кулларын селтәде. 

Үткәннәрне искә алып, киләчәгенең нинди буласын да уйларга куркып уздырган көннәрдә, эшендә яңа хәбәр җиткерделәр. Ул Күрше Яшел Үзән шәһәренә җәмәгать хөкемдары булып билгеләнә. Зур җаваплылык икәнлеген аңласа да, каршы килмәде. “Яңа җирдә, яңа сулыш белән яшәрмен, еллар дәвамында җыелган авыр йөк артта калсын”, - дип уйлады, һәм эчтән генә үз-үзенә уңышлар теләде.

Чыннан да, яңа җирлеккә ияләшү, эшне башлап китү аның тормышын азмы-күпме тулыландырды. Тик шәһәр үзәгеннән бирелгән зур йортка урнашып, анда ялгыз гына яшәп китү тагын үзен сиздерде. Шул чагында ул өйләнергә карар кылды. “Мәхәббәт килгәнне көтеп ятып булмас”, - дип уйлады. Яңа тынышлар аша социаль яклау идарәсендә эшләүче тәртипле генә, оялчан гына кыз белән танышты. Яшь булса да, кыз да хөкемдар кадәр хөкемдар дуслыгын белдергәч, кире кага алмады. “Ярату тора-бара, уртак максатлар белән яшәгәндә килер. Бездән дә бәхетле кеше булмас әле”, - дигән уйлар белән яңа гаилә төзелде. 
Район җирендә шулай бит. Күренекле җирдә эшләгән кешеләрнең гаиләләре бар яктан да үрнәк булырга тиеш. Тормыш иптәше Алсу да бу хакта аңлап яшәде. Иренең кәефе юк чакта дәшмәде. Эштән соң кайтулар, хәтта кайтмый калулар гадәти күренеш итеп кабул ителә иде. Җитеш тормыш һәм өйдәге тынычлык хакына хатын барысына да күз йомды. 

Илгизнең дус-ишләре күп булды. Аңа һәркем хөрмәт белән карады. Олы йөрәкле, кешенең хәленә керә белүче, хәтта гаебе булган, хата кылган кешегә дә шәхес итеп карап, яшәү көче, өмет бирүче хөкемдарны кала халкының әлегә кадәр күргәне юк иде. 

Тормыш ярына да ул чикләүләр куймады, көнләшү чире арага кермәде. Хәтта алдарак гаилә корып, гаилә җылысы тоеп яшәмәве өчен дә үкенгән вакытлары булды. Бар да әйбәт, бар да ул көткәннән дә яхшырак иде.

Иде... Тәүге тапкыр баш югалтып гашыйк булганчыга кадәр. Мәхәббәт яшькә дә, нинди өлкәдә эшләвеңә дә, хәтта гаиләң, балаларың барга да карамый икән ул. Мәхәббәт сорап килми.

Илгизнең: “Ярату юк ул. Мәхәббәт килгәнне көтеп ятып булмас”, - дигән сүзләре башыннан кабат-кабат узды. Үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гаиләгә шаһит булып килгән кызның күз карашы аны бер күрүдә өшетте, туңдырды, эсселе-суыклы итте, инде ир уртасына җитеп килүче Илгиз әйтер сүзләрен онытты. Зәп-зәңгәр күзле, кара чәчле, бу кыз кем булыр икән дип уйлады. Ул кызның гаҗәпләнүдән түм-түгәрәк булып ачылган күзләре бер дә күз алдыннан китмәде. 
Илгиз гаиләсе барын да, эштәге дан-дәрәҗәсен дә онытып, әлеге кыз белән сөйләшүгә җай эзләргә кереште. Башта юк-бар сораулар биреп телефонына шалтыратты. Аннан кәгазьләргә кул куярга кирәклекне сәбәп итеп эшенә чакырды. Диләрә исә килми булдыра алмады, чөнки суд белән шаяруның азагы начар бетәсен чамалый иде. 

Кыз килде. Ниндидер, үзе дә белмәгән кәгазьләргә кул куйды. Әлеге кәгазьләр “әзерләнгән” вакытта чәй өстәле артында җанлы әңгәмә корылды. 
Илгиз кызның Арча районында яшәвен, ялгызы гына бер кыз үстерүен, иренең берничә ел элек фаҗигале төстә вафат булуын белде. Диләрә район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә эшли икән. 

Саубуллашканда, ул кыю гына: “Безнең якларга килсәгез, кунакка керегез. Сезнең белән аралашу бик күңелле булды. Минем ике бүлмәле фатирым бар”, - дип куйды. 

Әлбәттә, бу сүзләрне күптән көткән Илгиз очрашу мизгелен озакка сузмады. Кичтән семинарга киләсен шылтыратып әйтте дә, хатын янына кунакка китте. Бу вакытта аны берни дә - гаиләсе белү дә, балалар барлыгы да, кеше сөйләү дә куркытмады. Ул үз-үзен тыеп кала, мәхәббәтенә каршы килә алмады. 
Дөрес, очраша башлаган елларда ир акыллы гына йөрде. Өйдәге тынычлыкны сакларга тырышты. Тик ярату артканнан арта барып, ирне тәмам акылдан яздырды. Ул хөкемдарлыкка билгеләгән икенче вакыты тулганны гына көтте дә, Биектауда адвокатлар конторасы оештыру, үз эшен башлап җибәрү уе белән, соңыннан гаиләсен дә шунда алып китәсенә вәгъдәләр биреп Яшел Үзәннән китеп тә барды. 

Аның үз эшен булдырасы килүен гаиләсе күптән белә иде. Шуңа күрә дә, артык сораулар биреп, каршы килеп тормадылар. Барысы да алар өчен, балаларының барлы тормышта яшәве өчен дип уйладылар да, акрын гына, сабыр гына күченеп китәр көннәрне көттеләр.

Илгиз, чыннан да, үз эшен оештырды. Янына яшь белгечләр җыйды. Аларга еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсен, белемен өләште. Тик артык гадилеге, кешелеклелеге, ышанучанлыгы, шуларга өстәп артык яратуы аркасында бар булганын да югалтып, тормыш арбасыннан егылып диярлек төшеп калды. 
Диләрә беренче эш итеп Илгизнең үз янына күчеп яши башлавын хатынына җиткерде. Чөнки ирне алдагы хатыны белән бүлешәсе килмәде. Аныкы икән, табышы да аңа кайтсын, үзе дә бердәнбере булсын дип уйлады. 

Соңрак икесенә бер машина җитүен аңлатып, ирнең машинасын саттыра. Акчасын исә кредитларын каплауга тота. Казаннан уртак фатир алып, шунда яши башларга хыялы булган ир каладагы бер бүлмәле фатирын сатып та керемне уртак исәп-хисап счетына сала. Санаулы еллар эчендә Диләрә ирнең бар әйберен үзенеке кебек хис итеп, бай хатыны кебек киенә, кыйммәтле чәчтарашларда йөри, сезон саен чит ил хакында хыяллана башлый. Илгиз эшне сизеп алып, күзләре ачылганда инде соң була. Аның һәр сүзе, кисәтүе, каршы килүе хатынның ачуын чыгара, тавыш чыга, гаугага китә. Ир эшенең түбән тәгәрәвен сизсә дә, Диләрәнең куып чыгаруыннан куркып, күп вакыт дәшми кала. Гаиләдәге тынычлык, эшендәге уңышлар аны ничә еллар озата барган иде. Ул бүген дә шуны тели. Мәхәббәтеннән хөрмәт өмет итә. Соңлап булса да, аның ике яклы сөю татыйсы килә. 

Инде эш узган: фатир, машина сатылган, гаилә таркалган, эше бер урында таптана, чөнки хезмәткәрләргә түләргә акча җитми, үзе генә бар эшкә дә өлгерә алмый. Аның пенсия акчасына һәм кергән табышына гына тормышны яңадан башларлык түгел. 

Менә шулай төпле белемле, үзе тормышта күп хәлләрне, вакыйгаларны башыннан, күңеленнән үткәргән кешеләр дә ялгыша икән. Әллә мәхәббәт, әллә азгынлык, әллә рәхәткә чыдый алмау бу.

Шунысына гына гаҗәпләнә Илгиз: янында күпме дуслар, туганнар бар иде. Хәзер аларның берсе дә хәлең ничек дип шылтыратмый, кунакка дәшми. Аңа кадәр дә ялгышасың дип киңәш бирүче булмаган. 

Беренче гаиләсе дә, балалары да Илгизне кабул итәргә теләми. Туган авылында төп йортта яшәүче абыйсы гаиләсе дә йөзләрен ачмыйча гына каршы алды. Аңа вакытлыча яшәр өчен алган фатирында яшәүдән башка чара калмады. 

Хәзер Илгизнең нәтиҗә ясарга, югалткан хәзинәсен санарга буш вакыты бик күп. Үзенең кем кулына эләгеп, нинди хәлгә калуын да, үзен санлап яшәүче беренче хытынына яратам дип әйтергә соңаруын да ул инде аңлады. Тик соңга калып. 
Шушы үкенүләр аша ул аякка басар, тормышта югалып кала, юкка чыга торган ир түгел. Ләкин тирән җәрәхәтле мәхәббәт эзе, ялгышлар гомер буе озата барачак инде. 

Ирнең бәхете хатыннан, хатынныкы - ирдән диләр. Кулга килеп кунган бәхет кошын ычкындырмый яшәү генә икесенә дә бәйле. Читтән кояш җылысы өмет итеп, тулы бәхетен бәяләмәүче бер Илгиз генә түгелдер. Абынганда, егылмаска көч табучылар гына аз шул.

Ләйлә Шиһабиева. 
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading