Сәкинә, иллегә җиткәч, чирли башлады. Моңа кадәр, авылның танылган алкашы Җәмил әйтмешли, кешнәп йөргән хатынга көтмәгәндә-уйламаганда әллә нәрсә булды. Кинәт кенә башы авырта башлый, кул-аяклары хәлсезләнә. Шунысы сәер, бу яман чир хатынга гел яз, җәй көннәрендә һөҗүм итә.
Аптырады Гафият. Бер яктан, гомер иткән, «пачти яраткан» хатынын жәлләсә, икенче яктан, бөтен язгы-җәйге эш авырлыгы хәзер аның җилкәсенә төшә. Үлеп китсә нишләрсең? Ялгыз да торып булмый бит. Өйләнүен дә өйләнерсең, әмма нинди аждаһа эләгә бит әле.
Бәрәңге арасын кәтмәнләп маташканда, Гафият әнә шуларны уйлады.
- Әссәламегаләйкүм, күрше!
Гафият сискәнеп китте. Бакча уртасындагы сукмак буйлап аңа таба әлеге дә баягы Җәмил килә иде.
- Нәрсә, Сәкинә апа тагын бүлнистәме әллә?
- Шунда шул, - диде Гафият, авыр сулап. - Тагын теге өянәге кузгалды. Әле бер-ике атнасыз чыгармаслар.
- Менә шуңа кердем дә, күрше. Районга китеп барыш. Әллә, минәйтәм, янына кереп чыгыйммы. Күрше хакы - тәңре хакы бит. Әле менә хатын өчпочмак та пешергән иде.
Гафият тиз генә өйгә кереп, әзрәк күчтәнәч әзерләде дә Җәмилгә тоттырды. «Кайткач кереп чыгармын», - диде Җәмил, үзен көтеп торган колхоз машинасына утырганда.
Эссе җәй көне булуга карамастан, биленә шәл ураган, йөзе-кашы нәкъ авыруларныкыча җыерылган Сәкинә сөйрәлеп кенә очрашу бүлмәсенә чыккач, Җәмилне күреп, аптырабрак калды, ыңгырашып кына урындыкка килеп утырды.
- Бәрәч, күрше, - диде ул, мескен генә тавыш белән. - Син килдеңмени? Минәйтәм, теге мүкләк килгән, күрәсең... Бер ир дәшә, диделәр.
- Мин килдем шул әле, күрше. Менә, күчтәнәчләрне алып куй әле.
- Теге нишләп килми соң? Күренәме үзе? Бәрәңгене эшләдеме икән?
Җәмил бер тын дәшми торды.
- Үзеңнең хәлләрең ничек соң, Сәкинә апа? Тереләсеңме? - диде ул бераздан, авыр сулап.
- Әй Аллам... Бер хәл юк. Врачлар да пышын-пышын сөйләшәләр. Белмим дә инде...
Җәмил Сәкинәнең тулы гәүдәсенә, алсуланып торган йөзенә күз салды да тагын бер тапкыр авыр сулап куйды.
- Бетеренгәнсең шул, күрше. Бер авырсаң... Ә болай авылда ул-бу юк үзе. Әкрен генә яшәп ятабыз.
Сәкинәгә Җәмилнең тавышында ниндидер сәерлек ишетелде. Ул «ялт» итеп аңа карап алды.
- Кара әле, Җәмил. Гафияткә берәр нәрсә булмагандыр бит? Эчеп ятамы әллә?
Җәмил башын аска иде.
- Юк та.. - дип мыгырданды ул. - Бәрәңгедә эшли бугай.
Җәмилнең сүзләре Сәкинәне тагын да ныграк шомландырды.
- Нәрсә ык-мык килеп утырасың? Нәрсә анда Гафият, нишләп килми?
Җәмил торып басты:
- Гафият абый исән-сау... бугай. Авылда төрле сүзләр йөри - ышанма берсенә дә. Дөрес, кичләрен өегездә ут булмый - соң, ул бу кызуда бакчада алмагач төбендә йоклыйдыр инде.
Җәмил шуларны әйтте дә ишеккә таба юнәлде. Ишек төбенә җиткәч, тагын Сәкинәгә таба борылды:
- Ярар, күрше, терелә күр инде син, - диде ул, идәнгә карап. - Главные үзеңне сакла...
Берничә минуттан, өстендәге больница киемнәрен дә алыштырмаган Сәкинә, төенчеген култык астына кыстырып, җил-җил атлап, авыллары ягына таба атлый иде.
Аның теге чире шул хәлдән соң бүтән кабатланмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар