16+

Гафу үтенү аларга чит гадәт

Балачагында кем генә сатучы булып уйнап карамаган. Галия дә гел шулай, дуслары белән очрашуга, бакчаның бер почмагында кибет киштәсе ясап, ниләр генә сатмый иде...

Гафу үтенү аларга чит гадәт

Балачагында кем генә сатучы булып уйнап карамаган. Галия дә гел шулай, дуслары белән очрашуга, бакчаның бер почмагында кибет киштәсе ясап, ниләр генә сатмый иде...

Ул вак-төяк акчаны санау бигрәк тә кызык булган инде. Бер буталасың, икенче дөрес килеп чыга. Аннан тагын утырып саныйсың. Зуррак акчаны ак кәгазь битеннән ясыйсың да, дусларыңа үзең өләшәсең. 

Кичкә кадәр чыр-чу килеп уйнап яткан вакытлар әле генә кебек. Ә тормыш уеннан гына тормый икән шул. Кырыслык, гаделсезлек очраклары белән очрашкач, бер кайгысыз, мәшәкатьсез балачак сукмагына кире әйләнеп кайтасы килгән мизгелләр дә бик еш була. Тик... гомер узган... яшь чактагы татлы мавыгулар бер истәлек булып калган.

Галиянең кечкенә чакта кибетче булырга теләү хисе күңел түрендә бөреләнеп озак ятмады. Ул югары уку йортларында уку турында да хыялланмады. Мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алу белән сатучылар әзерли торган курсларны барларга кереште. Аннан үзләре яши торган авылга иң якын урнашкан һөнәр училищесына барып язылды. Ун айдан диплом алып чыгып, тизрәк эшкә урнашу теләге белән янды. Әнисе җилкәсендә күпме ятып була инде. Үзеннән соң да эреле-ваклы энекәшләре бар бит әле. Әти-әниләренең аларны үстереп кеше итәселәре бар. Дүрт бала тәрбияләргә күп көч, тырышлык, бихисап чыгымнар кирәк. Гомерләре буе колхозда бил бөккән, тир түккән, таң йокыларын бүлеп, тормыш, балалар дип чапкан әти-әнисен бик кызгана иде Галия.

Тора-бара балачак хыялы чыннан да тормышка ашты. Сәүдәгәрләр калкып чыгып, шәхси кибетләр күпләп ачыла башлаган чор иде бу. Галия дә кибет ишегенә кибетчеләрне эшкә чакыру хакында язып эленгән игълан буенча берсенең ишеген какты. Эш тәҗрибәсе булмаса да, кешеләрне тартып торырлык ягымлылыгы, яшьлеге, товарны алмас җиреңнән алдырта торган чаялыгы булган кызны бер күрүдә үк ошатып эшкә алдылар. Күкнең җиденче катында иде Галия. Ул бу көннән үз көнен үзе күрә башлаячак. Димәк, матур итеп киенергә дә, әти-әнисенә булышырга да җай чыгачак. Әнә шундый матур уйлар белән башлады ул хезмәт юлын. 

Азык-төлек кибетендә ике яшь сатучы бер-берсен алмаштырып җайлы гына эшләп китәләр. Юл уңаенда гына торган кибетне сатып алучылар да үз итә иде. Тора-бара шунда ук көнкүреш товарлары бүлеге дә ачыла. Көне буе аяк өстендә кеше җаена торулар ардырса да, хезмәтне яратып башкаргач, ошаткач, әллә ни игътибар бирелми. Ни дисәң дә, кечкенәдән күңелендә йөрткән һөнәре бит. Тик, дусларың белән уйнаудан бик нык аерыла шул эше. Сатып алучылар арасында да төрлесе очрый. Граммына кадәр тикшереп алучылар да, кабы азрак бөрешеп киткән әйберләрне кире китереп алмаштыручылар да, акчаны кабат-кабат санап, дөреслегенә шикләнүчеләр дә, үлчәүдән күзен алмый сатучының гаделлеген тикшерүчеләр дә... Эшең шул булгач, сабыр гына үткәреп җибәрергә, җайларга-майларга, дәшәсе килгәндә дә дәшмәскә туры килә аңа.

Хуҗа да эшләреннән канәгать, кызларны мактап кына тора. Шулай тыныч кына, аңлашып эшләп торганда кибеткә чибәр генә бер егет килеп керә. Артыгын сөйләшеп тормыйча, машинасыннан товарны бушата да, кулын куйдырып китеп тә бара ул. Үзе китә, гүя кибеттә сыны кала. Шул минуттан кызның тынычлыгы югала. Эштә гаме калмый. Ишек ачылган саен теге егетнең кабат килеп керүен көтә. Бер күрүдә гашыйк булуның ни икәнен кыз шунда аңлый. 
Галиянең күңелен әсир иткән егет кибет хуҗасының улы булып чыга. Марс яңа гына армия сафларыннан кайткан икән. Һөнәре буенча эшкә урнашканчы ул әтисенә булышып торырга уйлаган. Үзе армия сафларына киткәнче юрист белгечлеген үзләштергән. 

Марс әтисенең уң кулына әверелә. Улына ышанган хуҗа кеше кибеткә юлны сирәгәйтә, күп эшне Марс башкара. Шул арада кыз белән егетнең күңелләрендә мәхәббәт җепләре сузыла. Галия башын югалтып гашыйк була, егет тә битараф түгел. Көндезен эшлекле очрашулар булса, кичләрен дә бергә уздырырга гадәтләнә алар. Күпме генә бергә булсалар да, сөйләшеп сүзләре бетми. Эш буенча да яңа планнар корыла. Инде ничә ел бер үк җирдә эшләп, сатып алучылар ихтыяҗларын өйрәнгән кыз егеткә зур ярдәм итә.

Сәүдәдә дә, мәхәбәттә дә уңышлы чор башлана. Егет янәшәсендә кыз яклау тоя, юклыкны белми. Бәхеттән канатланып йөргәндә, аларның дуслыгын егетнең әти-әниләре белеп ала. Әлбәттә инде, бик үк байлык белән көн күрмәгән, гап-гади бер гаиләдә үскән, үзләрендә хезмәт итүче кыз белән бәйләнүен алар ошатып бетерми. Кызны эштән куу, улларын калага урнаштыру турында сүз чыга. Укыган, дипломлы егет район җирендә тир түгәргә тиеш түгел, аның урыны офиста дип фикер йөртәләр. Гауга-ызгышлар зурая гына бара. Кызга да эштә көн бетә, һаман гаеп эзләргә керешәләр, әти белән ул аралашмаска, сөйләшмәскә әверелә. 
Качып булса да очрашулар дәвам итә. Кыз башка эш эзләргә керешә. Егет исә калага китеп эшкә урнашу, аннан кызны да үз янына чакырып, укырга кертү турында хыяллана.

Һәр әти-әни баласына бәхет, якты киләчәк тели. Марсны – бердәнбер улларын да бик бәхетле итеп күрәселәре, үзенә тиң пар белән кавыштырасылары килә. Ярату булыр да, узар, онытылыр, ә кесәңдә үзең теләгәнчә яшәргә җитәрлек акчаң да булмаса, мәхәббәт күзгә күренерме соң, дип фикер йөртә өлкәннәр. Эшкуарлыклары чәчәк аткан чорда алар өчен төп тормыш кыйммәте – акча. Икенче урында – үзләре кебек үк барлы тормышта яшәүче кодагыйлар белән кушылу. Кеше алдында барысын да әйбәт итеп күрсәтү дә зур хыяллары. Безнең килен укымаган, ә кодагый фермада эшли дип ничек әйтерләр соң? Бай дус-ишләр моны ничек кабул итәр? Алар үзләренчә уйлый. Хәләл көчләре белән тормышны сөйрәүче, эшчән, уңган-булган балалар үстерүче гаиләнең асыл кыйммәтләрен аңламый. Кыз гаиләсендәге туганлык, татулык, бер-береңә ярдәм итәргә ашкынып тору сыйфатлары да аларга ят. 

Озак кына тарткалашалар, кызны эштән китәрлек итәләр. Ләкин Марс белән Галиянең араларын гына боза алмый алар. Уртак мәшәкатьләр, икесенә генә кагылган йөрәк янулары кыз белән егетне якынайта гына. Сынаулар алдында алар көчле булуларын исбатлыйлар. Ахыр чиктә Марсның әти-әнисе гаилә корулары белән килешәләр. Галияне үз йортларына килен булып кабул итәргә ризалык бирәләр. Чөнки көннән-көн кыз ягына ава барган улларын югалтырга теләмиләр.

Мәхәббәтләрен якларга, бергә булуларын хакына теләсә нинди киртәләрне җимерергә әзер булсалар да, яшьләрдә әти-әни хакы дигән төшенчәләр дә сакланып калган әле. Туйга әзерләнеп йөргән көннәрдә үк, кыз да элеккеге хезмәт урынына кайта, егет тә кибет эшләрен кабат үз кулына ала. 

Егетнең кеше алдында сер бирергә яратмаган акчалы әти-әнисе туйларны шаулатып-гөрләтеп уздырып җибәрә. Кода-кодагый да өйләрендә әллә ничә көн рәттән кунак була. Киленнең мәктәп тәмамлаган энекәшләренә дә кибет тирәсендә эш табыла. Тиздән алар кибет янәшәсенә машина юу һәм төзәтү урыны ясап куярга ниятләре барын да җиткерәләр. Димәк, ару-талу белми колхозда эшләүче кодага да эш табылачак. 

Галия өчен яңача тормыш башлана. Яхшыга кем ияләшми. Зәвык белән эшләнгән, бай, мул йорттагы чит гадәтләр күзгә ташланса да, үзенең чит җирдә яшәвен тоеп йөрсә дә, ул – канәгать. Ул сөйгәне белән бергә, ул һәрчак яклау табачак. 

Галиянең бала көтүен белү белән, Марс кибеттә эшләтергә теләми. Сатучы эше бит ул конфет үлчәп бирү генә түгел, анда күтәрәсе, төшерәсе, бушатасы, тутырасы да бар. Ничек инде Марсның ярткан хатыны җәйләрен кызу, тынчу кибет эчендә басып торырга тиеш?! Хәтта Галия эшен бик яратып башкарса да, иренә каршы килә алмый. Хасиятләгәндә кадерләнеп калырга кирәк.

Киленнең әнисен исә бозау караучы хезмәтеннән аерып, Галия урынына эшкә алалар. Шундый барлы кодалары булганда, ул таң белән бергә торып эшкә йөрергә тиеш түгел бит инде.

Гөлшатның чаялыгы да, тырышлыгы да бар. Уку мөмкинлеге булмаганга күрә генә тормышын авыл белән бәйләве дә билгеле. Шуңа күрә ул үзе дә карышып тормый. Чиста эштә, кеше кебек иртәнге сигездә эшкә барып, кич вакытында кайтып хезмәт итеп карарга уйлый. Акчасы да вакытында килә, азык-төлеге дә кул астында. Ничә ел эшләп, кызының зарланганы да, акчага тилмергәне дә булмады бит. 

Яшьләрнең кызлары туа. Ике як та беренче оныкларын яратып кына үстерергә тырыша. Бар да җайланды кебек. Килен дә әти-әни дип тора, кода-кодагыйлар да җайсыз кешеләр түгел.

Бәхет бар кешегә дә язмаган шул. Җайлы тормыш та һәр кешегә килешми. Дөнья түгәрәкләнде дип йөргән көннәрдә кибеттә исәп-хисап эшләре үткәреп, кодагыйны өч елга бер булса да, җәйге отпускага чыгарырга уйлыйлар. Шул вакытта оныкны аңарда калдырып, берәр җирдә ял да итеп кайтып булыр иде дигән өметләре дә юк түгел. Ләкин нәтиҗә алар көткәнчә барып чыкмый шул. Кибеттә бик күп товар чагышмый, акча да зур суммада кодагый өстенә чыга. Бәлки дөрес санамыйбыздыр дип икеләнүләр башларына да сыймый. Үзләреннән файдалануда, байлыкларын үзләштерүдә гаепләп, кодагыйны эштән җибәрәләр, бурычны түләүне таләп итәләр. Киленне исә өйдән куалар. Уллары яклап караса да, эш барып чыкмый. Бу вакытта әле киленнең кабат авырлы булуын Марстан башка беркем дә белми. 

Гаилә район үзәгендә вакытлыча фатирга урнаша. Каенана-каената йортына Галиягә юл ябыла. Уллары аралашып, кибет эшләрен алып барса да, кыз ягыннан шәхси эшләрендә берсе дә калмый. Озакламый Галия белән Марсның игезәк кызлары туа. Кабат әти-әни булу шатлыгын да кыз ягы гына килеп уртаклаша. Карак кодагыйның кызы һәм оныклары байларга кирәкми. 

Кечкенә генә куышларын булдырып гаилә тормышны дәвам итә. Үз йортларын салу эшенә дә керешәләр. Ләкин икесенең көче, тырышлыгы белән генә. Егет ягы күпме генә барлы яшәсә дә, булышырга алынмый.

Тормыш агымсу кебек, бер дә туктап тормый. Әле генә туган балалар да күзгә күренеп үсә. Өлкәннәр дә һаман елларны ваклап, җәйләрне узып, моңсу көзләргә кереп бара. Менә шул чакта аларның күңелен дөнья малы гына җылытмый башлый. Аларның оныклар сөясе, хөрмәт, игътибар тоясы килә башлый. Юкка рәнҗетелеп, күпме бурыч түләп яшәгән кода-кодагый да искә төшә.

Исәп-хисап ясаганда ялгышлык китеп, тиешле кәгазьләрне соңыннан гына табуларын, ләкин сер бирәсе килмичә, үз сүзләрен аста калдырасы килмичә кодагыйны бурычлы итеп тануларын озак еллар икесе генә белә бит алар. Гафу үтенү аларга чит гадәт. Шуңа күрә бу хакта авыз ачып башка сүз әйтмиләр. Тыныч кына җиңел килгән бурыч акчасын җыеп, кесәләрен калынайта баралар. Яшьләре олыгаеп, инде дин юлына баскач, барлык эшләре дә үкендерә шул. Оныкларны да бер түбә астына җыярга, бар булганны алар белән бүлешергә тели алар. Хәтта алларына утыртып сөяргә, җитәкләп йөрергә соңга калсалар да. Олыгайган көннәрендә булса да яннарында булсыннар иде. Тик оныклар күңеленә дә әмер биреп булмый. Әлегә кадәр барлыкларын да белмәгән дәү әни-дәү әти аларга чит инде. 

Картлык көннең нинди буласын һәркем үзе билгели. Ихтирам, хөрмәт, ярату акчага сатылмый. Бигрәк тә кемнеңдер күз яше аша җыелган акчаның бәрәкәте дә, рәхәте дә күренми. Хәләл пенсияңә, оныкларың, балаларың янәшәсендә, аларның кадерлесе булып яшәүгә ни җитә. Ә тормышка чыкканда, чит оя белән кушылганда үз тиңең булу мең артык. 

Ләйлә Тимерханова.
 

Язмага реакция белдерегез

12

1

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ялгышлардан,таталалардан үзең сакла Раббым.Болар үзләренә күпме гөнаһ алганнар,ә тәүбәгә килмәгәннәр.

    Мөһим

    loading