16+

Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәя)

Сәрия бүген үлем түшәгендә тилмереп ята. Моңсу күзләрен өйнең агач түшәменә төбәгән дә тынып калган. Җаны – тәне үтереп сызласа да ул ыңгырашмый, түзә. 

Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәя)

Сәрия бүген үлем түшәгендә тилмереп ята. Моңсу күзләрен өйнең агач түшәменә төбәгән дә тынып калган. Җаны – тәне үтереп сызласа да ул ыңгырашмый, түзә. 

Беренче өлеш. 

Бу дөньядагы газапларыннан котылып, үлеп кенә китәр иде дә, булмый. Вакыты җитмәгән, күрәсең. Үзенә булышып та бу фани дөньядан китеп булыр иде дә, ярамый. Үз-үзенә кул салуны Сәрия бик олы гөнаһка саный.

Хәер, гөнаһ дип... Ул болай да бик зур гөнаһ кылган кеше бит. Инде ничә еллар буе шушы гөнаһ эзләрен белгертмәскә тырышып яши. Тик уйлары шул каһәр төшкән көнгә алып кайта. Дөресрәге, бик тырышса да оныта алмас иде ул чакларны Сәрия, чөнки олы гөнаһының тамгасы булып күз каршында гел үги улы Фәрит басып тора.

Бар иде кайчандыр Сәриянең яшь чаклары! Уйнаклап торган, матур йөзле, килешле буй сынлы, сүзгә кесәгә кермәгән, ут чәчеп торучы кыз иде ул. Олыны – олы, кечене кече итә белде. Нинди генә эшкә тотынса да кулыннан килә иде. Мәктәптә яхшы укыды, исеме гел макталды. Бу кыз кемнең бәхетенә туды микән дип сөйләнде авыл халкы. Акыллы, уңган Сәриянең авылда абруе зур иде.

Ә бер көнне авылга читтән ят гаилә күченеп кайтты. Ата – ана нигезенә кабат җан өрергә теләүче гаилә башлыгы табиб, тормыш иптәше укытучы иде. Ике балалары Сәрия белем алган мәктәпкә укырга килделәр. Олы бала Фәргать Сәриянең сыйныфташы булып куйды, ә сеңлесе беренче сыйныфка аяк басты.
Бер күрүдә ошатты Сәрия Фәргатьне. Ошатты гынамы соң? Баш – аягы белән аңа гашыйк булды ул. Көннәр буе дәрестә аңа текәлеп карап утырулар дисеңме, барлы – юклы сәбәпләр табып аның белән аралашырга теләүләр дисеңме, берсе дә калмады. Дәрес биремнәрен аңламаган булып Фәргатьтән ярдәм сорарга да оялмады Сәрия. Юкса үзе бөтен нәрсәне белә, яхшы укучы да. Егет тә төшеп калганнардан түгел. Укуда үрнәк, тәртипле, күз алмаслык чибәр. Өстәвенә кызларның һушын алырлык итеп гитарада уйнап җырлый. Аңа гашыйк булган Сәриянең йөрәге шашып – шашып тибә. Егеткә тагын да якынрак булу өчен мең төрле сәбәп эзләп бер алдына, бер артына төшә. Бәйрәм җитсә, укучылар концерт куярга әзерләнә башласалар, ул Фәргать белән парлап биергә һәрвакыт әзер, өмә ясап эшкә чыксалар да егет тирәсендә бөтерчек кебек Сәрия әйләнер. Фәргатькә булган мәхәббәтеннән кыз бөтенләй онытылды. Элеккеге чаялыгы эреп юкка чыкты, укуда аксый башлады, барлык кызыксынулары арткы планга күчте. Шулай итеп уку елының төгәлләнүен дә сизми калды Сәрия. Иртәгә соңгы кыңгырау дигән көнне генә аңына килгәндәй булды. Абау, җаным, мәктәпне бетереп яңа тормыш юлына аяк басар чак җиткән икән бит! Менә сиңа мә. Ни арада үтте соң әле бу ел?

Чыгарылыш кичәсенә зурлап әзерләнде Сәрия. Үзен Фәргать янында иң чибәр кыз итеп тоясы килде аның. Бүтән кызларның да егеткә күз атып йөрүләрен сизә иде ул. Күрше кызы Фәнисәне күр бер генә! Үзе ямьсез, киенүенең дә рәте юк, ә үзе почык борынын Фәргатькә төртеп маташкан була бит әле. Күрше кызы дип тормый, Сәриянең мәхәббәтен тартып алмакчы була. Вәт син оятсызны! Менә күрсәтер әле сезнең барыгызга да Сәрия. Чыгарылыш кичәсеннән Фәргатьне култыклап кайтып китәр, калырсыз җәелгән авызларыгызны җыя алмыйча.

Кичәгә ул туйга әзерләнгән кәләштән дә ныграк ясанып килде. Бөтенесе ах иттеләр. Озын ап – ак күлмәге тәненә сыланып тора, биек үкчәле түфлиләре ялт та йолт килә, чәчләре дулкынланып иңнәренә таралган. Нәкъ мода журналыннан төшеп калган сылукай диярсең. Үзен бәйрәмнең патшабикәсе итеп тою Сәриянең үз – үзенә булган бәясен тагын да арттырды. Янында бөтерелеп йөргән бүтән сыйныфташларын ул күрмәде дә. Дөресрәге, күрергә теләмәде дә. Күзе гел Фәргатьтә иде. Уйнап, шаярып күңел ачкан егет – кызларга да кушылмады, бүтәннәр киләчәккә корган уй – теләкләре белән уртаклашканда да кысылмады. Әйтерсең дөнья аның өчен юк иде.

Менә залга талгын көй агыла башлады. Мәхәббәтеннән башы әйләнгән Сәриягә дә кинәт җан керде. Менә вакыт җитте. Хәзер Фәргате аның янына килер дә биергә чакырыр дип көтте ул. Иманы камил, егет нәкъ менә аны, Сәрияне сайлаячак. Аннан да чибәр кем бар бүген биредә? Юк, билгеле. Бары Сәрия генә.
Тик шунда көтелмәгән хәл булды. Егетләр төркеме яныннан кузгалган чибәр Фәргать кызлар янына килә башлады. Шатлыгыннан менә чыгам, менә ярылам дип типкән йөрәген кая куярга белми куанган Сәрия дә егеткә таба берничә адым ясады. Нәрсә соң әле бу? Фәргать Сәрия яныннан ваемсыз гына үтеп китте дә бер читтә ялгызы моңаеп торучы Фәнисә янына килеп кулын бирде.

Дөнья сүнде... Яшәүнең яме калмады. Йөрәктәге көчле ялкын әшәке телләре белән бөтен тәнне ялады. Битләре уттай янды Сәриянең. Моңарчы әле бер генә тапкыр да мондый кимсетүләр кичергәне булмады аның. Яшен шарыдай ул урамга атылды. Яңа гына яңгыр явып үткән иде, күлләвекләрне ера – ера кыз урам буйлап йөгерде дә йөгерде.

Дәвамы бар. 

Язмага реакция белдерегез

21

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading