16+

Гүзәл Хәбибуллина «Нурлыгөл» (хикәя)

Ял көне итеп, иртән-иртүк торды бүген Җәмилә. Әллә нәрсә шунда, күзенә йокы кермәде аның. Юкса, атнасына бер килгән якшәмбенең рәхәтен күреп, туйганчы ял итәсе дә бит...

Гүзәл Хәбибуллина «Нурлыгөл» (хикәя)

Ял көне итеп, иртән-иртүк торды бүген Җәмилә. Әллә нәрсә шунда, күзенә йокы кермәде аның. Юкса, атнасына бер килгән якшәмбенең рәхәтен күреп, туйганчы ял итәсе дә бит...

Юк шул. Төне буе моннан биш ел элек вафат булган ире Тәбрис белән саташып чыкты, бер мәл укучыларын да күреп алды бугай. Инде менә өч ел лаеклы ялда булса да, мәктәптә балалар укыта ул. 25 ел белем учагында, сабыйлар янәшәсендә кайнашу бер мизгел кебек үткән дә киткән. Шушы 50 ел гомерен яшәмәгән дә кебек Җәмилә. Баксаң, инде бер малае, бер кызы үсеп җиткән. Кызы Ясминә быел институтның икенче курсына күчте, әнисе кебек укытучы булырга исәбе. Ә малае Язнур быел 11 сыйныфта укый. 45 яшендә тол калса да, кимсенми Җәмилә. Янәшәсендә аның өчен үлеп торган балалары, сеңлесе белән абыйсы бар.
 Көзге иртәнең матурлыгына сокланып, балконга һава суларга чыкты. Ничек кенә рәхәт булмасын, шәһәр һавасы авыл һавасы түгел инде. Иртәдән бирле тыз-быз чабышкан машиналар саф һаваны пычратырга да өлгергән. Һавага сасы бензин, асфальт исе таралган.

 Тиз генә аш-су бүлмәсенә керде дә Җәмилә, “балаларымны берәр тәмле ризык белән сыйлыйм әле”, диеп, пешеренергә тотынды. Гадәттәгечә, яраткан радиосын кабызып җибәрде. “Хәерле иртә, хөрмәтле радио тыңлаучы дуслар! Сезне радио дулкыннары аша Ильяс Фәтхи саләмли. Бүгеннән башлап без сезнең хозурыгызга өр-яңа тапшыру тәкъдим итәчәкбез. Ул “Тапшырылмаган хатлар” дип атала. Озак вакытлар күңел түрләрендә саклап йөрткән, якын кешеләрегезгә моңа кадәр әйтелми калган сүзләрегез, күңел тынычлыгыгызны алып торган серләрегез булса, безнең тапшыруга рәхим итегез. Тапшыруыбызның тәүге чыгарылышын киләсе атнаның якшәмбесендә безнең радио дулкыннарыбыз аша иртәнге сәгать унда ишетә алачаксыз. Сездән хатлар, шалтыратулар көтеп калабыз”.

 Радиодан әлеге саләмләүне ишеткәч, әллә ничек, башы әйләнеп киткәндәй булды Җәмиләнең. Әйтерсең лә әлеге тапшыруны махсус аның өчен, инде унбиш елдан артык җанын кимереп торган серен чишәр өчен уйлап тапканнар.

 ...Ул көннән соң инде унбиш елдан артык вакыт үтсә дә, исенә төшкән саен, тәннәре чемердәп китә Җәмиләнең. Хәер, исенә төшкән саен дип, мондый нәрсәне үз акылында булган кеше оныта ала ди мени? Инде менә күпме еллар туганнары, балалары, хәтта бакыйлыкка күчкән ире алдында да вөҗдан газабы кичереп яши ул. Мондый зур йөк белән яшәве, ай, авыр иде Җәмиләгә. Гаиләсенең, туганнарының ышанычын югалтып, үзенә карата нәфрәт хисләре уяту тагын да авыррак, газаплырак иде.

 ...Тигез гаиләдә үсмәсә дә, тәртипле, инсафлы гаиләдә үсте Җәмилә. Әтиләре ташлап чыгып киткәч тә, сынмыйча-сыгылмыйча, гайбәтләрдән өстен кала белгән әнисе Нурлыгөлнең тырышлыклары нәтиҗәсе иде бу. Берсеннән-берсе кечкенә өч нарасыена әтиләр кебек кырыс та, әниләр кебек назлы да була белде ул.

 Беренче иреннән уңмыйча, 4 яшьлек Җәмилен ияртеп килгән Нурлыгөлгә беренче көннән үк сәер карый башлый Фәйзулла. Бар сәбәп тә шул бер гөнаһсыз сабый Җәмилдә була. Фәйзулла, хатынына “Яратам”, - диеп антлар эчсә дә, баласын кабул итәргә теләми. Киресенчә, Нурлыгөлне баласын әнисенә калдырырга үгетли. Нурлыгөлме соң йөрәк парәсен ир затына алмаштыручы хатын?! “Миңа өйләнергә телисең икән, баламны да кабул ит. Болай да әтисе була торып, ятим үсә бит ул. Әллә син аның әнисез дә калуын телисеңме?” – дигәч кенә, күнә Фәйзулла. Газиз баласыннан баш тартырга үгетләгән ир-аттан тизрәк качу ягын карарга кирәк булган да бит...Тик нишләтәсең, язмыш. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Бер елдан Җәмиләсен таба Нурлыгөл. Фәйзулла монысын да кабул итәргә теләми. “Миңа нәселемне дәвам итәргә ир бала кирәк иде. Нәрсәгә миңа әрәмтамаклар”, - диеп, гел канәгатьсезлек белдереп яши. Бала карау, кер юуу, ашарга пешереп, ишегалды тулы мал-туарларны ашату – барысы да Нурлыгөл җилкәсенә төшә. Иртән эшкә диеп чыгып киткән ир, төн җиткәндә генә кайтып ава. Кайда, кем белән булган, Фәйзулла моны аңлатып торуны кирәк тапмый. Нурлыгөлнең хәтта ирен көтеп, атналар буе керфек тә какмаган чаклары була. “Малай кирәк миңа, малай”, - дип, колак итен ашаган иренә нәсел дәвамчысы бүләк итәргә уйлап, тагын балага уза Нурлыгөл. Җәмиләсенә яшь ярым булганда, Назлыгөл туа. Икенче баласының да кыз икәнен белгән Фәйзулла, хатынының бала тудыру йортыннан чыкканын да көтүне  кирәк санамый: әйберләрен җыеп, өйдән китә дә бара.

 Өч баласын кочаклап, ялгыз кала Нурлыгөл. Ялгыз калу бер хәл, кышның нәкъ уртасында, мичкә ягарга, диеп, ярып, өеп куйган утынсыз калдыра аны Фәйзулласы. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы белән җиде юл чатында калган Нурлыгөл, үзенең туган йортына да сыймый хәтта. Бер ел элек гүр иясе булган әнисенең урынын алган үги ана бусагадан да кертми аны.
 
Дәвамы бар
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

9

1

5

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кая сон дэвамы

    Мөһим

    loading