16+

Кайнаналарыгызга «әни» сүзен бер әйтәсе урынга ике әйтегез, телегез өзелеп төшмәс!

Әй, килендәшләрем әйбәт минем, дуслар. Аллаһ ничек шулай биргән, белмим, күп сорауларга әле дә җавап таба алмыйм, әйбәтләр инде менә.

Кайнаналарыгызга «әни» сүзен бер әйтәсе урынга ике әйтегез, телегез өзелеп төшмәс!

Әй, килендәшләрем әйбәт минем, дуслар. Аллаһ ничек шулай биргән, белмим, күп сорауларга әле дә җавап таба алмыйм, әйбәтләр инде менә.

Әллә үзем әйбәткә, әллә әни (кайнана) мәктәбе яхшы булган, әллә бертуган ирләрнең дәресләре үтемле бирелгән, әллә үзләре шундый, әйбәтләр, малай! Һич арттыру юк. Хәзергесе заманда - туган туган белән йөрешмәгән-сөйләшмәгән, бертуганнар нәрсәдер бүлешкән чорда, әйткәнемчә, 30 елга бер тапкыр бәхәскә кереп, ызгыш-талаш китереп чыгарганыбыз булмады. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк.

Уйлап-уйлап утырам да, әни үлгәнгә дә 24 ел. Ул үлгәннән соң да, төп йортта яшәгәнгәме, үзләрен үзем шулай якын иткәнгәме, миңа алар ничектер бик ихтирамлы, хөрмәтле булдылар, әни-кайнанага караган кебек карадылар. Хәзер уйлыйм да, әллә иң яше булсам да, иң усалы минме икән? Әллә минем холыкны да чамаладылармы икән? Менә карагыз әле: Гөлфинә, Дания, Зөлфия, Әминә һәм шалт шунда Айзирәк. Җырлап торган "ә", "я" хәрефләре янына, әз генә дә рифмага килмичә кырт кискән "к" хәрефе. Уйландыра бераз!

Нинди эшкә тотынсак та, иң кечесе - тәҗрибәсезе булсам да, киңәшәләр, сорыйлар, уртаклашалар, минем фикерне тыңлыйлар. Сүзне башлап, миңа әйтәләр. Әллә укытучы кеше уйламыйча әйтмәс, ялганлый белмәс, гадел, дөрес дип саныйлармы?! Белмим, нәрсәдер бар, минем белән санлашалар, үз сеңелләре кебек күрәләр. Шуңа күрә үзем дә яратам, хөрмәт итәм үзләрен. Абыйлар булганда ничек иде, хәзер дә шулай. Мисаловлар - каптырмалар династиясенә кагылышлы эшне бергә уйлыйбыз, бергә эшлибез.

Абыйлар вакытында да төп йорт ишеге һәркемгә ачык иде. Килгән кешегә караңгы чырай булмады дип, өзеп әйтә алам бүген. Үзебезгә калмаса калмады, булган ризык табынга куелды, иң мөһиме ачык чырай булды. Бу уңайдан бер кечкенә генә хәл истә калган.

 Элегрәк җәй көннәрендә ит теләсәң күпме булмый иде. Кышка суелган итләр бетеп, җәй айлары кош-корт ите, вак-төяк беләнрәк үтә иде.

Җәй уртасы. Ашарга пешерергә теләп, суыткычның өске өлешендәге туңдыргычны актарам. Туң май, каз мае, артык калган камыр кисәкләре арасыннан бер кечкенә генә чыгарткан ит - фарш килеп чыкты. Әй, өзелеп китеп пилмән (ул вакытларда җәй көне, әйткәнемчә, бик сирәк күренеш) ашыйсы килеп, керештем эшкә. Итне җебетергә пакеты белән кайнар суга тыктым (ул вакытта микроволновкалар юк), камыр ясап җәйдем, суын куеп җибәрдем, шулпасы тәмле булсын өчен, суга тавыкның туңдырылган эчке маен салдым (хәзер дә тиз генә кирәк булганда, дип шулай калдырам, туңдырам), пилмән ашауны күз алдына китереп җырлый-җырлый пилмән ясадым. Пилмәннәрне кайнап торган шулпага салам, үзем саныйм: 41 пилмән. Әни кайда, белмим, ул өйдә юк. Иремә 20, үземә 12-13, малайга 8-9 пилмәнне санап салдым. Салып кайнап чыгарга өлгермәде, ишектән Алма абый - Фоат килеп керде. Аны күрүгә, тиз генә пилмәннәрне уйда гына бүтәнчә бүлергә өлгердем дигәндә, Алма абый артында тагын аңардан да озынрак ике ир-ат пәйда булды. Өчесе дә милиция киеменнән, Хузангайдан эш белән кайтып килешләре. Пилмәннең күпме булуы хәтердә - 41, тик ничек бүләргә? Ничеккә урын калмады. 4 тәлинкәгә 10 арны салдым да, кәстрүлдә калган артык 1 не иремә салдым, үземнеке бит, тагын нәрсә бар, нәрсә куеп була, шуларны өстәлгә тезеп, шулпага әзерләп куйган яшел суган, укропны да салып, матурайтып, тәмләтеп, 4 ир-атны ашаттым. Ахырдан гына, артык берне үзем кабасы булган икән дип уйладым уйлавын. "Ярар, авырлы түгел бит, бүтән вакытта ашарсың инде", дип юаттым үземне. Иң мөһиме, Алма абый канәгать булып, иптәшләре алдында дәрәҗәсе артып китте бит. Мин дә шуңа канәгать.

Беренче машинабыз копейка иде безнең.
1996 елда алдык без аны. Алдык дип мактануым бик дөреслеккә килеп бетми, алып бирделәр, алырга булыштылар дисәм, дөресрәк булыр. Әлеге дә баягы бик туган җанлы Кечкенә абый - Рәшит машиналы итте безне. Үзебездә акча юк, беребез әле укып та бетермәгән, икенчебез Урта Әлки мәктәбенә эшкә йөри. Кечкенә абый безгә килгәч (көненә ике килә иде. Берсе иртә белән эшкә барышлый кереп чыга, әнинең хәлен белә, кич кайтканда тагын кагыла, әнине күреп китә. Әни авырып ятмый, юк, үзе шундый, әни җанлы. Түбән Әлкидә яшәп, эш урыны Түбән Әлкидә булса да, аның өйдән эшкә, эштән өйгә юлы 3 км. ераклыкта булган безнең Югары Әлки аша салынган иде. Һәр килгәнендә кермәскә дә мөмкин, ишекне ачып: "Әни, нихәл, берәр әйбер кирәкмиме, исән-саумы?" - дип әнине күреп китсә, шул җитә иде аңа. Без кайтканчы ялгыз яшәгәндә өйрәнгән шушы гадәтен ул үлгәнче үзгәртмәде, искиткеч олы җанлы иде):

- Сиңа берәр машина карарга кирәк инде, - дигән.
- Машиналык акча юк бит әле, - дигән Фәнискә:
- Бездә өлгергән ике үгез бар, иртәгә суеп урнаштырабыз да, алып кайтасың! - дип, ике уйларга урын калдырмаган. Әйе, сүзен дә ике тапкыр сөйләми торган иде.

- Кечкенә апа нәрсә дияр икән? - дигән Фәнис, уңайсызланып.

- Мин нәрсә әйтсәм, шуны әйтер, әкрен генә түләрсез, бетте-китте вәссәлам.

Икенче көнне 2 үгез 8 мең акчага әйләнеп, акчалар Фәнис кулында иде инде.

Өйдә нинди сөйләшү булгандыр, анысы безгә билгесез. Ә менә мин шул бурычны түләп бетергәнче, кыек-мыек сүз ишетмәсәм дә, килендәшем Кечкенә ападан шүрләдем дә, уңайсызландым да.

Хәтеремдә, әле бурыч бетмәгән, хезмәт хакы алган саен, әз-әзләп түлибез. Менә берзаман формовка бүрекләре чыкты. Кеше кигәндә киясе дә килә бит әле. Өйдә өчәү (әни, Фәнис, мин) үзара сөйләштек тә алдык мин кызыккан формовканы. Әмма Кечкенә абыйларга барсак та, яисә кайдадыр Кечкенә апа белән очрашу мөмкинлеге булган башка җиргә барсак та, мин бүрекне кимим, шәл бәйлим. Шуның кадәр бурычың түләнмәгән көенә башыңа бүрек тә алып кигәнне килендәшемә ничек белдерим инде, яхшы түгел бит.

Белсә дә сүз әйтмәгән булыр иде инде, мөгаен. Әйтәм бит, әйбәт минем килендәшләр.
2008 елда өченче балабыз - кызыбызны таптым. Декабрь ае. Ярып алдылар, кайткач та тиз генә нәрсәдер эшләрлек рәт юк. Кайтыр вакыт якынлашканда, хәл белергә килгән иремә:
- Килендәшләрем белән сөйләш әле, кайткан көнне әзрәк өстәл әзерләп, укучы мулланы чакырып, исем куштырып алып булмасмы икән? - дим.

11 декабрь. Малайларны ияртеп ирем килде, чыктык хастаханәдән, кайтабыз.
- Өйдә нәрсә инде? - дим.
- Син әйткәнчә инде! - генә диде дә артык сүз куертып тормадык.

Менә өйгә керәбез. Ишек төбеннән үк бөтен дөнья ялт иткән, тәмле исләр аңкый, залга зур итеп өстәл әзерләнгән, табын тулы сый-хөрмәт. Ишектән шатланып-шатланып, килендәшләр (алар янында Гөлнәфис апа да бар) каршы ала. Эх, белсәгез икән, үз өеңә көтеп алынган кунак кебек кайтып керүнең нинди рәхәт икәнен!

Озак та үтмәде, чакырылган күрше-күлән апалар, укучы мулла да килеп, исем кушу мәҗлесе мин көткәннән дә күпкә яхшырак булды.
Шундый бәхетле мизгелләр бүләк иткән килендәшләреңә рәхмәт дими ни дисең?!

Яшь киленнәр колагына!

"Әни!"
Өч хәрефтән торган иң тылсымлы сүзләрнең берсе. Шул өч хәрефкә күпме мәгънә салынган да, күпме көч яшерелгән. Бала белән әнине генә түгел, кайнана белән киленне дә күренмәс җепләр белән бәйли ала торган могҗизалы өч хәреф!

Күптән түгел генә бер танышларыма кунакка бардык. Табын артында утырабыз. Өйдә кечкенә бала белән килен дә бар. Бала көйсезләнә, килен табын артына утыра алмый. Кайнана уңайсызлана, киленне кеше янына утыртасы килә. Җырчы Салават абый әйтмешли: "Без бит әниләрне хөрмәт итеп, әниләрдән куркып яшәгән соңгы буын, балаларның көен көйләп, балалардан куркып яшәүче беренче буын".
- Кызым, бир баланы, үзем алып торыйм, син утыр, ашап ал.

Мине кыска гына вакытлы бер халәт биләп алды. Эчтән әкрен генә бизгәк тоткан кебек дерелдим. Киленнең җавабын көтәм: нәрсә дияр?
- Борчылма, әни, аша иркенләп, хәзер Марат (исем үзгәртелде) белән алышынабыз без (ир өстәл артында ашый). Бизгәк тоту бетте, торып, киленне кочаклап аласыма кадәр килеп, җанга тулган җылылыктан, рәхәтлектән эчемнән генә: "Рәхмәт, балакаем, бәхетле бул!" - дигән теләгемне әйтә-әйтә, ашавымны дәвам иттем.

Менә бераздан өстәлгә икенче ризык чыкты. Килен баланы йоклатып табын артына килеп утырды. Тагын ашыйбыз. Баласы йокыдан торганчы диптер, килен тиз генә ашап алды да, өстәл артыннан тора:
- Рәхмәт, әни, бигрәк тәмле булган.
- Ну акыллым, ике "5"ле сиңа бүген! - дим, тагын эчемнән генә.

Бәлки, яшь балалы бу килен кунаклар киләсе табынны әзерләүдә, өй җыештыруда берничек тә булыша, ярдәм дә итә алмагандыр, белмим. Ләкин менә шул 2 җөмләдәге, 2 тапкыр кабатланган "әни" сүзе аның барлык "гаебен" суга агызды, минемчә.

Шушы кечкенә генә бер очрак, тагын бер кат бик акыллы әниемнең, бик акыллы сүзләрен исемә төшерде:

- Кайнаналарыгызга "әни" сүзен бер әйтәсе урынга ике әйтегез, телегез өзелеп төшмәс!

Гел кабатлый иде шушы катгый боерыкны. Шуның өчен үтәлергә тиешле боерык булып күңелнең иң түренә кереп калган да ул. Һәр җөмләм: "Әни, кара әле, әни, беләсеңме, әни, син күрмәдеңме, әни, болай ничек..." - дигән сүзләр белән башланды минем (ирем ялганларга бирмәс, һәр язмамны укып бара).  Һәм, чынлап та, телем өзелеп төшмәде, киресенчә, шул тылсымлы сүз ныграк бәйләде генә безне. "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел", - дип, белми әйтмәгән безнең халык.

Хәзер инде күбрәк телефон аша аралашабыз, "хатлар" язышабыз:
- Кызым, хәерле иртә, ничек хәлләрегез?
- Хәлләр яхшы, үзегез?

Икенче вариант:
- Кызым, хәерле иртә, ничек хәлләрегез?
- Хәерле иртә, әни. Хәлләр әйбәт, үзегез ни хәлдә?

Сезгә сорау, яшь киленнәр, кайнаналар. Кайсы вариант матур, кемгә кайсы ошый? Кайсы күңелгә ятышлы? Һәм кайсысы дөрес?

Әлбәттә, җавапларны күзаллыйм. Шуңа күрә җавап бирүегез мөһим түгел, бары тик тагын бер кат ныклап уйланыгыз гына. Үзгәрергә, үзгәртергә беркайчан да соң түгел.
Шул бер сүзнең- өч хәрефнең көчен аңлагыз!

Айзирәк Мисалова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading