16+

Каз канаты

Ул елны кара ана казның бәпкәләре булмады. Кара ана каз - Зифа әбинең җыйнак кына, акыллы казы. Башка елларны ун һәм аннан да күбрәк була иде бәпкәләре, ә быел... Салган йомыркаларын ай чамасы җылытып арып-йончып беткәч, Зифа әби кат-кат тикшергәннән соң барысын да ташларга булды, чөнки кайсысы буш,кайсысы бозылган иде.

Каз канаты

Ул елны кара ана казның бәпкәләре булмады. Кара ана каз - Зифа әбинең җыйнак кына, акыллы казы. Башка елларны ун һәм аннан да күбрәк була иде бәпкәләре, ә быел... Салган йомыркаларын ай чамасы җылытып арып-йончып беткәч, Зифа әби кат-кат тикшергәннән соң барысын да ташларга булды, чөнки кайсысы буш,кайсысы бозылган иде.

Өч-дүрт ел буе хуҗасын горурландырып, тирә-юньне шатландырып яшәде тыйнак кош. Түгәрәк зәңгәр күзләре кояшлы күк йөзенең бер кыйпылчыгы төсле иде. Кара-яшелле бәпкәләрен - кечкенә йомры йомшак йомгакларын ияртеп ишегалдында йөргәндә, дөнья тагы да ямьләнеп,түгәрәкләнеп китәр сыман иде. Язга сөенеп очынган сыерчыклар тагын да дәртләнебрәк сайрый башлый кебек; болдырда сыртын җылы кояшка куеп яткан мәче дә, күзләрен назлы кысып, һәр бәпкәне барлап чыгар; көтүдән кайткан сыер да, ашыккан җиреннән туктап казның бәпкәләрен җыйнаштырып, кырыйга чыгып юл бирүен көтеп торыр иде. Хуҗабикә үзе дә, йорт-каралтыдагы һәр җан иясе дә казга ихтирам һәм хөрмәт белән карый иде.
Ә бу җәйдә борын очы белән салам, үлән чукыштырып, үз-­үзенә бикләнеп, уйланып йөргәндәй битараф карашлы каз ашау-эчүгә дә игътибар итми башлады. Сабыр-моңсу кошның бу халәте әбинең йөрәген әрнетте. Зифа әби - җиңел-җитез хәрәкәтле, ачык зәңгәр күзләреннән нур сирпеп, һәрбер кешене балавыздай эретеп сөйләшә белүче карчык. Хәер, аңа карчык дип әйтү дә килешми бугай: киемнәрнең ачык төслеләрен генә кия, көлмичә сөйләшми дә, батыр йөрәкле кеше. Буй-сыны җыйнак булганга, авылдашлары аны, үз итеп, «Бәләкәй әби» дип йөртә. Ире сугышта югалган, кечкенә дүрт баланы берүзе тәрбияләп үстергән мөлаем йөзле кеше ул. Һәр сүзгә җавабы әзер, беркайчан да югалып калмый торган җор телле, эш сөючән чын авыл карчыгы.
Казының кайгысына Зифа әби бөтен җаны-тәне белән әрнеде. Иртән намаз укыганда да, кичтән алсуланып кояш батканда да, мал-туарын карап, гөжләтеп сыер сауганда да шушы казы турындагы уйлардан арына алмады. «Йа Раббым, нигә ятим иттең инде бу гөнаһсыз җан иясен?» - дип өзгәләнде.
Каз, дөньядан көннән-көн ныг­рак ваз кичкәндәй, һәр нәрсәгә битарафрак була барды. Сизелер-сизелмәс кенә исеп куйган җил дә кузгатырлык булып ябыкты. «Җаныем,чирлисеңме әллә?» - дип, Бәләкәй әби аны итәгенә утыртып сөйде, аякларын, борынын тотып карады. «Кайнар да, салкын да түгел,гадәти генә,ниләр булды соң сиңа, бәгырькәем?» Аннары казның күзләренә карап алды. Казның күз карашыннан сары-йомшак чәчәкләр арасында йөрүче, яшел үлән өстендә кояшта изрәп йоклаучы нәни бәпкәләрне юксынуы сизелә иде. «Борчылма ул кадәр, ял ит, сыйлан, матурым, булыр бәпкәләрең, боерган булса», - дип юатты аны Бәләкәй әби. Каз да, килешкәндәй, йомшак кына итеп, яратып, әбинең бармакларын тешләштерде, башын әбинең күкрәгенә терәде.
Серләшеп, моңаешып утырганда күңел бушангандай булса да, кара казның кайгысы кимемәде. Олы капканы чыккач та башланып киткән болын-күл буен тутырып йөргән, йөзгән каз бәпкәләрен күрмәс өченме, ишегалдыннан да чыкмады, ә соңрак сарайның бер почмагында кымшанмыйча тик утыруында булды.
Кояшлы, җылы көннәрнең берсендә Бәләкәй әби посылка тартмасы тотып кайтып керде. Өстендә озын җиңле, киң итәкле ал күлмәк, өстеннән ак алъяпкыч япкан, чәчәкләр төшкән ак яулык чөеп бәйләгән. Ишегалдын күздән кичергәч, сарай эченә атлады. Караңгыга күзе ияләшә төшкәнче бер мәл тын гына басып торды.
- Ли-ли-ли! - безнең якта казларга шулай дәшәләр. Каршы тавыш-тын ишетелмәгәч,кулындагы тартмасын җиргә куеп эчкәрәк атлады.
- Кил-кил, ли-ли-ли! - дип дәшкәләп, сарай почмагында тын гына утырган казны күтәреп, ишегалдына алып чыгып бастырды.
Көн яктылыгы, кояш нуры казны сискәндереп җибәрде. Ул чайкалыбрак китте дә, «лып» итеп, җиргә утырды, муенын сузып, сәлам биргәндәй, башын як-якка игәләп, борынын җиргә тидергәләп алды. «Исәнме, Җир-ана, яшел үләннәр, сау­мы, дөнья!» - диде бугай.
Әби сарайда калдырган посылка тартмасын каз янына җитез генә алып килде дә: «Хәзер, хәзер, матурым», - дип, аннан бер почмакка өелешкән үрдәк бәпкәләрен икешәрләп-өчәрләп алып җиргә тезә башлады. Әле генә йомыркадан чыккан чуар нәни җан ияләре, әбиләре ничек куйган булса - шулай катып кала бирделәр. Зифа әби, күлмәгенең киң итәген җыештырып, чирәмгә утырды да уң кулы белән ана казның аркасыннан сөйде, ә сул кулы белән бер йомгак булып укмашып торган ун үрдәк бәпкәсен каз тарафынарак этәрде. Үзе исә:
- Йәгез әле, танышып алыгыз, менә бу әниегез булыр сезгә, ә болар сиңа бәбиләр, - дип, йөзеннән нур чәчеп елмаеп сөйләнде.
Кошлар алдына таба белән су, савыт тутырып җим куйды. «Йа Ходаем, үзеңә тапшырдым», - дип, өенә юнәлде. «Самавырны гөжләтеп алмый булмас...»
Хуш исле кайнар чәй эчкәндә, тәрәзә аша ишегалдын күзәтте. Каз, әкрен генә, аякларына басты, күкрәген киерә төшеп, аптырап-куркып торган нәни үрдәк бәпкәләре тирәли салмак кына йөреп алды. Бу сабыйлар язмышы миңа тапшырылды бугай, дип көрсенгәндәй, җитди-моңсу иде аның үз-үзен тотышы. Нәниләргә дә тыныч-рәхәт булып китте, аларның кайсысы чүмәште, кайберсе үлән чемченә башлады. Әле иртәнге як булуга карамастан, якты кояш шактый биектә юмарт кына кыздыра, аксыл-зәңгәр күк йөзендә күбектәй ак болытлар тирбәлә. Каз, кау­рыйларын кабартып, дулкынлатып алды, иелеп, табадан су эчте. Аның хәрәкәтләре гүя нәни бәпкәләргә багышланган иде: гүя сез дә шулай итегез, авырмыйча, таза булып үсегез, дус булыйк, дия иде.Үрдәк бәпкәләре дә бу җылы карашны тойдылар бугай, чем-кара күзләрен тутырып карап алдылар да яшел үлән арасында изрәп үк киттеләр.
Чәен тәмамлап, табынны җыеп алгач, Бәләкәй әби чыгып койма ышыгына утырды. Җәйге йомшак җил аның йөзен,кулларын сыйпап узды.
Карлыганнар тулышып, кызарып-каралып, суган кыягы, кишер яфраклары түтәл тутырып хәтфәдәй яшәреп утыралар. Кыяр, кабакның сары чәчәкләреннән бал исе килгән, җәй патшалык иткән чак. Бәрәңге сабаклары яхшы ук үсеп китеп, яфраклары куе-­яшел төстә, араларында чүп үләненең әсәре дә юк, төпләре өелеп куелган. Зифа әби, эшчән кулларының бармак буыннарын санап тәхлил әйткәндә, гүзәллек, бәрәкәт бөркегән тирә-юньгә карап хушланды. Чирәм арасында күренеп киткән бәпкәләр, горур-уяу кара әнкә каз күңелен нечкәртте, җанына канәгатьләнү хисе иңде. «Йа Раб­бым,ил-көнгә иминлек бир, рәхимле җәйләр насыйп булсын».
Әби, салмак кына, урыныннан кузгалды. «Аллага шөкер, бар да күңелдәгечә булды, исәнлек бир, и Ходаем».
Көннәр җылы,матур торды. Ике-өч көн дигәндә, бәпкәләр тернәкләнеп, үсеп киттеләр. Үрдәк үрдәк инде ул, аңа су кирәк. Нәфис казларга төс чиста су түгел, озын борыны белән болгатып, арасында ком, җим, үлән тамыры булган былчырак су кирәк. Ана каз, йомшак кына тавыш биреп, үзләрен елгага чакырса да, шаян-елгыр үрдәкчекләр юл буендагы колонкадан аккан су канавына ашыктылар. Нишлисең, каз аларның артыннан иярде. Үземнекеләргә ничек тә риза дигәндәй, таш кыядай мәгърур басып, игътибар белән күзәтеп торуын белде. Яраткан казының әрсез үрдәк бәпкәләре артыннан ияреп йөрүенә әбинең бераз эче пошса да: «Ярар, күз алдында булулары хәерле, үсә төшкәч алып төшәрмен елгага», - дип уйлады.
Яхшы тәрбия нәтиҗәсеме, үр­дәк бәпкәләре көр холыклы, шаян күз карашлы, сап-сары борынлы, ак мамыклы иде. Кызыл тәпиләрен сузып, җылы кояш нурлары астында черем итеп ятуларына һәр узган кеше соклана иде.Үрдәк бәпкәләре суда чыпырдасалар да, тәгәрәшеп ял итсәләр дә, ана каз уяулыгын җуймады, ул һәрвакыт иртәдән кичкә чаклы аяк өсте торды. Ләкин беркайчан да үрдәкчекләрне канаты астына алмады, яннарына кул сузымы арадан якынрак килмәде. Шулай да тилгән, карга, саесканнан саклады, усал песи, этләрдән тидертмәде. Зифа әбинең тугры кошы үз бурычын җиренә җиткереп үти белә иде.
Үрдәк бәпкәләрен каз белән кушкан вакыттан соң айга якын гомер үтеп тә китте. Җылы, кояшлы көн иде. Алдагы көнне кичтән ява башлаган яңгыр иртәнге якта туктады. Зифа әби сыерын көтүгә куып кайткач, бәпкәләрне елга буена алып төшмәкче иде. үрдәк бәпкәләренең бер алдына, бер артына төшеп, каз Бәләкәй әбигә булышырга тырышып карады. Ләкин үрдәк балалары, өйрәнгән гадәт буенча, юл буендагы канау ягына борылдылыр. Әби чакырса да, каршыларына төшеп, елга ягына куып караса да, үрдәк бәпкәләре куркышып, тавыш-тын чыгармый гына гаҗәпләнеп, бер әбигә, бер казга карап катып калдылар. Янәсе, нигә кирәк бу гамәл, болай да бик әйбәт иде бит әле. Әби дә, каз да, аптырашып, бер-берсенә караштылар: «Газапламыйкмы әллә бу нәниләрне, тора-бара аңларлар әле».
Зифа әби тирән сулыш алып көрсенеп куйды да, казга карап, башын чайкап алды. Нишләтәсең бит, һәр җан иясенең үз тормышы, янәсе. Аксыл мамык белән кап­ланган сары соскы борынлы ягымлы бәпкәләр, бер йомарлам булып җыелып утырып, черем итеп алдылар да, юл буендагы сулы канауга юнәлделәр.
Көн гадәттәгечә дәвам итте. Үрдәк бәпкәләре туйганчы, күңелләре булганчы кечкенә сулыкны таптап, томшыклары белән казып бутадылар да, коенып чыгып, яшел куе чирәмдә ял иттеләр. Яннарында һәрвакыт уяу, сабыр, ышанычлы, мәрхәмәтле кара каз. Җылы кояш нурларында изрәп, тынычлап йоклап китте ун нарасый, хәтта үзләре турысына җиңел машина килеп туктавын да сизмәделәр кебек, тик бер-икесе генә кара күзләрен ачып, машина ишегеннән үзләренә текәлгән юан ханымга битараф карап куйдылар. Рульдәге ир-ат белән әлеге ханым тиз-тиз генә ни турындадыр сөйләшеп алдылар. Урта яшьләрдәге кыс­ка итәкле ханым машинадан җитез генә чыгып, үрдәкләргә якын ук килеп чүгәләде. Кулындагы дәү чүпрәк сумканы таратып җибәрде дә уянырга да өлгермәгән бәпкәләрне бер-бер артлы шунда салды. Ана каз, баскан урыныннан атылып, хатын-кызга ташланды, томшыгы белән чүпрәк сумканы кысып теш­ләде: «Бирмим!» Чәчен кыска итеп кистереп бөдрәләткән тулы тәнле, юан аяк­лы ханым, корт чаккандай сикереп торып, машинага таба йөгерде. Шул арада калын үкчәле түфлие белән казның түшенә каты итеп тибеп җибәрергә дә өлгерде. Машина күз ачып йомганчы юк булды. Урамда ал чәчәкле тигәнәк өстендә очынган күбәләк, бал кортларыннан башка җан иясе юк. Капка ышыгында яткан аклы-кызыллы сөйкемле бозау, колакларын селкеткәләп алса да, күзләрен йомып черем итә иде.
Әнкә каз «лып» итеп җиргә утырды да башын чирәмгә салды, күз аллары караңгыланып берни күрмәс, берни ишетмәс булды. «Бәләкәй әби нишләр инде? Ничек күзенә күреним?!» Казның кайгысын беркем аңларлык түгел, ул күкрәгенең әрнеп авыртуын да сизмәде, күңеле сызланды, бар теләге мәңгелеккә онытыласы килү иде. Җылы кояш нурларында ялтыраган чык бөртегедәй кибеп юкка чыгасы иде... күзләрен йомып, җиргә сеңәрдәй булып тынып калды. Ул, кайнар сулышлы борынын канат астына яшереп күпме вакыт узганын сизмичә черем итеп, төшләнеп алды.
Ахыры бар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading