16+

Язмыш: "Әби... Әби сукты миңа..."

- Күрсәтермен мин сиңа әбиеңне! - Яңагына чалтыратып сугып җибәргәннән кечкенә Алисә кухня идәненә егылып ук китте. – Нинди әби булыйм мин сиңа, килмешәк! Минем “әби” дип торучы үз оныкларым бар!

Язмыш: "Әби... Әби сукты миңа..."

- Күрсәтермен мин сиңа әбиеңне! - Яңагына чалтыратып сугып җибәргәннән кечкенә Алисә кухня идәненә егылып ук китте. – Нинди әби булыйм мин сиңа, килмешәк! Минем “әби” дип торучы үз оныкларым бар!

Җитмеш бишкә якынлашкан Җәүһәр карчык, тузынды-тузынды да, идәндә сулкылдап утырган кыз балага игътибар да итмичә, ишегалдына чыгып китте. Тынычлана алмыйча, озак кына бакча ягында әрле-бирле йөренде. “Алабута баскан бәрәңгене. Шуны да күрмиләр микәнни? Адәм атагына калам инде, бөтен авыл сыздырып бетерде, безнекеләр нәрсә карыйдыр...”

...Бер тапкыр да өйләнеп карамаган 47 яшьлек улы гаилә кору турында сүз кузгалткач сөенгән иде Җәүһәр карчык. Булачак килененең ире үлгән хатын икәнен белгәч тә, башта нык каршы килде, ләкин кызы Рамилә дә үгетләгәч, риза булган иде. Чыннан да, яше иллегә якынлашкан ирнең кызлар эзләнеп йөри торган чоры узып, парлы булып тыныч кына өлкәнәя торган вакыты җитеп килә иде, һәм моны аңлаган сеңлесе ничек тә абыйсын башлы-күзле итеп, мөмкин булса, Җәүһәр карчыктан аерым яшәтү хыялы белән яши иде. Карчык дисәң хәтере калыр, әнисе әле абзар тулы мал тотып, бакчасына бәрәңгесен, яшелчәсен утыртып, көр тормышта рәхәтләнеп яши торган нык карчык иде. Характеры гына кеше сөймәс иде әнкәсенең, аныңча булмаса, күзенә күренмәвең хәерле. Әнә, абыйсы Шәүкәтнең булачак хатыны Айсылуның 5 яшьлек кызы барын ишеткәч тә, бураннар туздырды!

- Әни, күршеләр дә керми бит инде үзегезгә, бу телең белән! Менә дигән хатын булыр әле шул, баласы сиңа иптәш булыр. Бик тырыш хатын диләр Айсылуны, берүзеңә авыр бит, - Рамилә ничек тә әнисен җайлау ягын карады. Кайнанасы белән әнисе аралашмаганга да биш еллап бардыр, анысы да шул әшәке теле аркасында. Бүген монда чыгып киткәндә дә, кайнанасы “Ай-һай балам, күндерерә алырсызмы икән инде кодагыйны?”, - дип шикләнеп әйтеп калган иде. Абыйсы йомшаграк шул, әтиләре үлгәч тә өйдә хуҗа була алмады, соңгы сүзне Җәүһәр карчык әйтә иде. Шулай итеп яшәп яталар, колхозда агроном булып эшләүче, ләкин өйдә сүзен әйтә алмый торган Шәүкәт һәм гомер буе ире белән балаларын биетеп яшәүче Җәүһәр.
- Син мине өйрәтеп торма, үз өеңдә хуҗа булырсың, - карчык аның саен тузынды. – Кеше килмешәге ашатып ятасым юк! Бөтенләй өйләнмәсен алайса, моңынчы торган бит! Алар өчен минем өйдә урын юк!

Тамчы, тама-тама, ташны тишә. ди. Бер яктан, Шәүкәт ишетелер-ишетелмәс тавышы белән өйләнәм дип сөйләнсә, икенче яктан, Рамилә кызы төрлечә аңлата торгач, карчык та уйлана башлады. Ахыр чиктә, аек акыл җиңде булса кирәк, колхозда эш җиңеләеп торган мизгелне тотып, Шәүкәт Айсылу белән язылыштылар да, хатынның әйберләрен кияү йортына күчереп тә куйдылар. Карчык май кояшы кебек эреп төшмәсә дә, Айсылуны кызы Алисә белән йортында кабул итте. Белмәде түгел, белеп килде Айсылу карчыкның кем икәнен, ләкин яши-яши уңай якка үзгәрер дигән өмете бар иде.
Бар да кухняда ризык бүлешүдән башланды. Шулпага бер уч яссылыгында гына ит салып аш пешерә торган Җәүһәр карчык, кичке аш өстәлендә өелеп торган пешкән итне күргәч, ачуыннан буылып килде.

- Бу нәрсә бу? Мин моның кадәр ит ашамыйм. Ашка итнең тәме чыкса, шул җитә, ник шулкадәр ит пешердең?
Айсылу да югалып калмады. Карчыкның матур сүзгә дә, ризыкка да саран икәнен белгәнлектән, башка яктан килеп карарга булды.
- Шәүкәт көне буе басуда йөреп арып кайта, ашасын рәхәтләнеп. Сиңа да синең яшьтә мондый ит файдага гына. Аннары соң, 4 кешелек гаиләгә бу ит әллә ни күп түгел инде.
Карчык кырын күзе белән генә Алисәгә карап куйды. Кыз тыныч кына аш ашап утыра иде. Карашын улына күчерде. Анысы бик канәгать кыяфәт белән зур кисәк ит кимереп утыра.

- Ипи белән аша! Бу кадәр итне бер утыруда ашап бетерсәң, нинди бәрәкәте булсын инде аның, - карчык улына шул сүзләрен атты да, өстәл артыннан торып китте. Айсылуның эштэн кайтканнан соң өлгерткән ашы өчен рәхмәт әйтеп торуны кирәк тапмады.

Шул көннән соң Җәүһәр карчык алар белән утырып ашамас булды. Улының бәхетле елмаюына, кечкенә Алисә белән үз баласыдай маташуына ачуы килә иде аның. Гомер буе аның сүзеннән чыкмаган улы әллә нишләде: Айсылу пешергән ризыкларны кат-кат мактап ашый, эшеннән кайтышлый кибеткә кереп әллә нинди күз күрмәгән ризыклар алып кайта. Акча әрәм итеп! Үз баласы булса ярар иде, ник шулкадәр юмалыйдыр шул килмешәкне! Суыткычны да ике өлешкә бүлеп куйды карчык. Ашны 2-3 көнгә җитәрлек итеп пешерергә ияләнгәнлектән, аның өлешендә кәстрүл-җымаяклар сирәк алышынды. Гөнаһ шомлыгына каршы, кайчак ашыгыпмы, ялгышмы “тегеләр” ризыкларын аның ягына да куеп китәләр иде. Андый очракта карчык ризык дип тормый, барысын да чүп чиләгенә шудыра иде.
Яшелчә бакчасы да аныкы һәм “тегеләрнеке”нә бүленде. Керләр аерым юылды. Айсылу юып куйган үз керләрен Җәүһәр карчык яңадан юып элә иде. Алисәне ул бөтенләй күрмәмешкә салышты, кызы Рамилә килгән вакытта балага күчтәнәч алып килсә ачулана иде. Ә Рамилә Алисәне әнисенә “Әбием” дип дәшергә өйрәтә иде... Бу хәлләрне күзәткән күршеләр шаккатты: карчыкка тагын ни кирәк инде диештеләр. Айсылу гына сер бирмәде, эчендә ут янса да, сораштыручыларга да елмаеп кына җавап бирде.

Көннәр үтте, бер өйдә ике дәүләт булып яши бирделәр. Карчыкның кырын карап йөрүен искә алмасаң, тыныч та кебек, ләкин шул ук вакытта күңелне тырнап тора торган мохит иде йортта. Айсылу үзләренә аерым йорт сатып алу турында сүз кузгалтты. Аның фикеренчә, карчыкка үзе генә яшәсә уңайрак булачак, ярдәм кирәк булса, килеп булышырга да була бит, шөкер, ул әле нык. Шәүкәт тә бу хакта уйлана иде булса кирәк. Бергә яшәгән ике ел аңа бер нәрсәне ачык күрсәтте: әнисе аның Айсылуга өйләнеп, өйгә чит кеше баласы алып кайтуына риза булмаган. Ә бит Шәүкәт ул баланы чын күңелдән якын итте! Айсылуның тырышлыгы, бөтен эшне Шәүкәт белән бергә киңәшләшеп эшләве, тәмле теле, нинди дорфа булса да, әнисенә карата сабыр булуы тормыш иптәшен дөрес сайлавына тагын бер дәлил иде. Ләкин башка чыгу белән сабыр итәргә уйлады Шәүкәт. Ни дисәң дә, әнисе бит. Бәлки җайланыр.

Кечкенә Алисә генә олылыр арасындагы киеренкелекне аңлый алмады. Әбисе гел ачулы йөри, яраткан Шәүкәт абыйсы (аның Шәүкәткә “әти” дип әйтәсе килә иде) әнисе белән гел нидер пышылдашалар. Әнә бүген дә Алисәне мәктәптән алып кайтарып куйдылар да, ашлыкка киттеләр. Өйдә әбисе дә Алисә. Кызның сөйләшәсе килеп әбисенә дәшкән иде....

- Күрсәтермен мин сиңа әбиеңне!, - мондый хәлне һич көтмәгән кызның күзеннән очкыннар очты. Әбинең кулы каты иде, Алисә идәнгә барып төшүен сизми дә калды. Бала күңеле белән әби ялгышкандыр, менә хәзер килер, “Кызым, авыртмадымы?”, - дип күтәреп алыр, юатыр дип көтте. Карчык исә ныграк кызды, кыз ныграк үкседе. Ахыр чиктә, Алисә башын кечкенә куллары белән каплап идәндә утырып калды, Җәүһәр карчык ишекне каты итеп ябып урамга чыгып китте.
Шәүкәт белән Айсылу колхоздан ашлык төяп кайтып та җиттеләр. Аларны өйдә утырган җирендә үксеп йоклап киткән хәлдә Алисә каршы алды. Карчык өйдә юк иде. Нидер булганын ана күңеле белән сизенгән Айсылу баласын Шәүкәт күтәреп алып диванга салганда ах итте: Алисәнең бер як яңак сөяге кара янып чыккан иде.

- Кызым, ни булды? Нишләдең, бәрелдеңме?, - Алисәне дер селкетте ул. Шәүкәт тә тынсыз калган иде, әнисе эшедер дигән уй аңын томалаган ир ни дияргә дә белмәде.
Әби... ялгыш сукты....
Айсылу өстенә кайнар су сипкән кебек сикереп торды. Үзенә булган кырын карашны гел сизеп яшәде, ләкин баласына карата мондый этлек көтмәгән иде.

- Кая китте соң ул үзе? – Айсылу, сөйләнә-сөйләнә, кызының битләрен тоткалады, яңагын сыпырды, һаман тынычлана алмаган баланы юатырга тырышты.
Шәүкәт исә хатынының бәргәләнүен күзәтеп утырды-утырды да, гомерендә беренче тапкыр ныклы карар кабул итте. Әнисенең ялгыш сукмаганын да аңлады ир, баланы яратмавын да сизеп торды, ләкин ана хакы дип дәшми яшәде. Айсылу тавышы аны айнытып җибәрде.
- Шәүкәт, әнкәй кая икән?
- Тавыш чыгармыйк, Айсылу. Үзем сөйләшәм.

- Мин моңа түзәргә җыенмыйм. Беләм ничек сөйләшкәнеңне! Күп түздем. Баламны кыерсытырга ирек бирмәм, - Айсылу инде бала яныннан чыккан, күзеннән аккан яшьләрен сыпырып атып, урамга таба атлый иде.
- Айсылу, Айсылу дим.... Тынычлан әле. Сөйләшик. Мин сезне бик яратам, Алисә дә үз кызым кебек. Сез елагач, миңа да авыр бит. Әйдә соң, әллә аерым яшәп карыйкмы соң, син теге юлы әйткәнчә?

Айсылу әлеге хәлдә бу фикернең иң дөресе икәнен аңлады. Ләкин карчык белән дә сөйләшми булмый иде. Күңел түрендә иренең әнисен аклаучы ниндидер бер кечкенә генә өмет бар иде аның.

Сөйләшү уңай нәтиҗәгә китермәде. Карчык үкенү белдермәде, ничә ел җыелган нәфрәт буасы ерылып, Шәүкәт белән Айсылу өстенә акты. Киленнең йортка кергән хезмәте чүп, Шәүкәт итәк астыннан чыга алмаучы бозауга әйләнде, Алисәгә исә килмешәк бала буларак катырак эләктерергә кирәк булып чыкты. Бу йортка килгәннән бирле әнисенә кычкырып бер сүз әйтмәгән Айсылу бүген түзеп кала алмады. Шәүкәт кысылмады. Әрләшүче әнисе белән аңа каршы җавап тотучы хатынын ишегалдында калдырып, карарын тормышка ашырыр юл эзләп, ир чыгып китте.

Бәхетенә, колхоз председателе Әзгам Әнәсович агроном Шакиров гаиләсендәге хәлләрдән хәбәрдар иде, аңлатып торасы булмады. “Күптән көттем инде мин сине, озакка суздың башка чыгуыңны”, - дип дусларча җилкәсеннән кагып, тиз арада күченергә яраклы булган йорт та тәкъдим итте.
Шәүкәт өйгә кайтканда буран тынган иде. Шул мизгелдә ир үз гаиләсе аңа ничек кадерле икәнен аңлады.

Башка йортка күченү мәшәкатьләре әле берәр айга сузылды. Өй буш, кирәк-ярак юк, обойлары ябыштырылмаган иде. Кеше рәтенә кертеп бетергәнче, Алисәне Рамиләләргә илтеп тордылар, мәктәпкә шуннан йөрде. Җәүһәр карчык кызын ачуланып та карады, куркытып-каргап та карады, ләкин Рамилә нык торды. Карчыкның йортында тынлык урнашты, үзара сөйләшүләр бетте, Алисәнең чырык-чырык көлүе дә ишетелмәде. Улы белән килененең башка чыгу хәбәрен ул “Ник кадалмыйсыз шунда” дип кабул итте.

Ниһаять, беренче тапкыр Шәүкәт йортына күченгәндәге кебек дулкынланып, Айсылуның әйберләрен яңа йортка күчерделәр. Шәүкәт әнисе йортыннан шәхси әйберләреннән кала берни дә алмады. Карчык бирмәс тә иде кебек.
Хәзер инде Рамилә курыкмыйча абыйсы йортына килеп йөри ала, Айсылу һәм Алисә белән аралашкан өчен ачуланучы юк. Кызы Радия дә бик ярата Алисәне. Татулыкка ни җитә!

Шәүкәт белән Айсылу гына әнкәй-карчыкны еш искә алалар, бәлеш салып мунчага да чакырып карадылар, Җәүһәр карчык исә дөнья тоткасы кебек яши бирә. Өенә килеп булышсалар сүз әйтми, якты чырай да күрсәтми, Шәүкәтнең аерым йорт алып яши башлавын хатын сүзенә карап үзен ташлап чыгып китү дип кабул иткәнлектән, малае йортына аяк басмый.
Шәүкәт белән Айсылуның балалар йортыннан алачак малайлары күңелен йомшартачагын белми шул әле ул....

Айгөл Имамиева
Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading