16+

Кырыс медсестра

Әдип Фәнис Яруллинның тууына - 75 ел Фәнис абый Яруллин турында ни генә сөйләсәк тә, сүз кысасына аның зурлыгын, ни генә язсак та, аның әдип буларак саллы иҗатын сыйдырып бетерәм димә. Ул чын мәгънәсендә батыр, үрнәк шәхес иде. Фәнис абый иҗатта да, тормышта да горур була белде, сау-сәламәт бәндәләр чебеннән...

Кырыс медсестра

Әдип Фәнис Яруллинның тууына - 75 ел Фәнис абый Яруллин турында ни генә сөйләсәк тә, сүз кысасына аның зурлыгын, ни генә язсак та, аның әдип буларак саллы иҗатын сыйдырып бетерәм димә. Ул чын мәгънәсендә батыр, үрнәк шәхес иде. Фәнис абый иҗатта да, тормышта да горур була белде, сау-сәламәт бәндәләр чебеннән...

Төн. Палатада бар да йоклыйлар. Утлар сүндерелгән, ишеккә корып куелган яшел пәрдә аркылы гына эчкә яктылык төшә. Пәрдә аша төшкән ут палатадагы бар нәрсәне яшел итеп күрсәтә, авыруларның йөзләре дә, өсләренә ябынып яткан одеяллары да, хәтта аларның чәчләре дә ниндидер тонык яшел төскә кергән. Хастаханә бөтенләй тынып калган. Бары тик авыруларның сирәк-мирәк ыңгырашып куюлары һәм шәфкать туташларының ак шәүләдәй үтеп-сүтеп йөрүе генә бу тыныч йортның хастаханә икәнлеген белгертә.
Кинәт, урамдагы караңгылыкны икегә аерып, хастаханә янына фараларын яктырткан «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Йокымсырап утырган шәфкать туташы Хәлимә, ычкынган халат төймәләрен эләктерә-эләктерә, машина янына чыкты.
- Нинди авыру китердегез? - дип сорады ул.
- Бер чибәр егет кайнар суда коенган, - диде санитарга, бик әһәмиятсез нәрсә турында әйткәндәй.
Авыруны носилка белән кабул итү бүлмәсенә алып керделәр һәм чишендерә башладылар. Егетнең өстенә япкан одеалны ачып җибәрү белән, Хәлимә кинәт агарынып китте, күз алларын томан каплагандай итте. Аның шулай кисәк үзгәрүен күреп, перевязкага әзерләнүче табиб:
- Нәрсә булды, Хәлимә Сәгыйтовна? Нигә төсегез китте? - дип сорады.
- Юк, болай гына, Петр Серафимович, - диде Хәлимә. - Күземә күренә дип торам, бигрәк минем улыма охшаган бит. Әллә инде миндә галлюцинация башлана: 16-17 яшьлек егет күрсәм, улыма охшатам да һич шуннан күземне ала алмыйм.
- Сез алай артык борчылмагыз инде, Хәлимә Сәгыйтовна, - диде табиб. - Үлгәннәрне кайтарып булмый бит.
- Беләм дә, 16 яшьлек егетнең үлгәненә ышанасы килми бит. Улымның җансыз гәүдәсен үз кулларым белән машина астыннан тартып чыгармаган булсам, ышанмас та идем.
Шәфкать туташы һәм табиб, әкрен генә сөйләшеп, аңсыз яткан авыру егеткә перевязка ясадылар. Эш бетеп, аны палатага кертеп салганда таң аткан иде инде. Тиздән көндезге смена килеп җитте, ләкин Хәлимә, таң атуын да күрмичә, яңа китерелгән авыру егетнең баш очында утыра бирде. Аның кипшенгән иреннәрен юеш марля белән чылатты, урыннарын рәтләде. Хәлимәне алыштырырга килгән шәфкать туташы:
- Хәлимә Сәгыйтовна, биш минутка керегез! - дигәч кенә ул исенә килде. Сөекле улын хәтерләткән йөзгә тагын бер карап алды, тик шуннан соң гына табиблар һәм шәфкать туташлары җыелган бүлмәгә китте.
Бүлмәдә сүз шушы яңа авыру турында бара иде.
- Авыруның кан группасын ачыклап, кан җибәрергә кирәк, - диде баш табиб сүзен дәвам итеп. - Хастаханәдә барлык төр кан да җитәрлек, анысы безнең өчен проблема түгел, әмма егетне кеше итү өчен кан җибәрү генә җитми. Берәрсеннән тире күчереп утыртырга кирәк. Юкса, пешкән урыннары төзәлгән очракта да бик ямьсез булып калачак.
- Тирене туганнары бирсен, алар гаебе аркасында пешкән бит, - диде бер шәфкать туташы.
- Әнисен чакырырга кирәк!
- Юк, әнисен интектерү кирәкмәс. Ул болай да улыннан ким газапланмыйдыр инде.
- Берәр завод яшьләренә мөрәҗәгать итсәк, ничек булыр? Хәзер бит яшьләр аңлы, ярдәмчел.
Шулвакыт Хәлимә Сәгыйтовна торып басты:
- Әгәр кан группаларыбыз туры килсә, мин аңа үземнең тиремне бирер идем, - диде ул- Бик тә терелтәсем килә егетне.
Беразга бар да тынып калдылар. Кайберәүләр, сәерсенебрәк, кайберәүләр, хуплап, Хәлимә Сәгыйтовнага карадылар. Табиб каршы килмәде, чөнки ул Хәлимә Сәгыйтовнаның сүзен әйткәнче кырык кат уйлап эш итә торган кеше икәнен яхшы белә иде. Авыру егет Маратның улына охшаганлыгын да Хәлимә Сәгыйтовнадан бүген генә ишетте. Шәфкать туташлары таралышты. Хәлимәнең күптән кайтып китәр вакыты җитте, ләкин ул өстеннән халатын салырга ашыкмады. Бүлмәдә баш табиб ялгызы гына калгач, аның янына керде ул.
- Кайтып ял итегез инде, Хәлимә Сәгыйтовна, - диде табиб. -Арыгансыз, күзләрегезнең хәле беткән.
- Никтер бүген бер дә өйгә кайтасы килми.
- Алайса, менә диванга ятып торыгыз. Мин обходка чыгам.
- Рәхмәт.
Табиб чыгып киткәч, Хәлимә диванга барып ятты. Шушы көннән соң, үзенең ялын да, көчен дә кызганмыйча, Маратны терелтүгә бирде ул. Маратның хәле әз генә авырайса да, кайтып китәргә тиешле вакытта китмәде. Ә егетнең хәле бераз яхшыра башлагач, үз анасы кебек шатланды, йоклап киткән чакларда баш очына утырып озак кына тигез сулыш алып йоклавын күзәтеп утыра торган булды. Хәлимә апа шушы мөлаем йөзгә төннәр буе карап торыр, шушы маңгайга төшеп торган чәчләреннән туйганчы сыйпар иде. Тик ул Марат уянып китүдән курка. Ләкин кайвакыт, үз-үзен тыя алмыйча, калтыранган куллары белән сак кына итеп аның чәчләреннән сыйпый. Ниндидер йомшак кул маңгай чәчләренә тиюдән Марат, уянып, күзләрен ача башласа, Хәлимә тизрәк палатадан чыгып китә. Һәрвакыт үз янында бу кырыс йөзле шәфкать туташы күргәч, Марат уйлана башлады:
- Нишләп бу 40 яшьлек әби минем тирәмдә сырпалана? Әллә миңа гыйшкы төштеме? Шулай булса, кызык булыр иде. Ха-ха-ха! Анночка килгәч, сөйләп көлдерергә кирәк әле. Әллә миңа әйтәсе сүзе бармы икән аның? Алай булса, мин күзләремне ача башлау белән нигә чыгып китә ул? Нинди дә булса сер бар монда. Тикмәгә генә хатын-кыз төнлә егетләр янына кереп утырмый.
Ә беркөнне ул, сак кына басып килүче Хәлимә Сәгыйтовнаны күргәч, йоклаганга салышып ятты. Хәлимә, аның янындагы урындыкка утырып, озак кына тын торды. Бераздан Марат үзенең чәчләренә йомшак бармакларның кагылганын сизде һәм кинәт күзләрен ачып җибәрде. Аннан шундый ук кискенлек белән торып утырды. Маратның шулай көтмәгәндә уянуыннан каушап, Хәлимә апа урыныннан торып китә алмый торды.
Маратның башыннан яшен тизлеге белән берсеннән-берсе ямьсез уйлар йөгереп үтте. Ул кисәк кенә үрелде дә Хәлимә апаны кочып алды. Хәлимә апа бер мизгел Маратның ихтыяҗына бирелеп, югалып калды. Ә Марат, аның саен кыюлана барып, Хәлимә апаның күкрәкләренә үрелде, кысып кочаклаган килеш, үзенең караватына аудара башлады. Хәлимә апа, аңын югалткан кешедәй хәлсезләнеп, Маратның урынына егылды, аннары, пружина кебек кинәт кенә сикереп торды һәм терелтер өчен көчен генә түгел, тиресен дә биргән авыруына сугып җибәрде һәм үзе Маратка күтәрелеп тә карамый, алпан-тилпән атлап, палатадан чыгып китте.
Бу вакыт палатадагы башка кешеләр дә уяндылар. Ләкин монда нәрсә булганлыгын аңламыйча, Маратка текәлделәр.
- Нәрсә бәбәкләрегезне акайттыгыз? - диде Марат.
- Кабахәт кеше икәнсең син, - диде Марат белән янәшә ятучы карт. - Анаң кебек кешегә ябышасың. Акланма, акланма, мин һәммәсен күреп яттым. Хәлимә Сәгыйтовнаның нинди кеше икәнен яхшы беләм мин. Син кеше булсын дип, ул айлар буе яныңнан китми баш очыңда утырды. Тәнеңне ямар өчен, үз тиресен бирде. Син нинди кешене рәнҗеттең бит, нинди кешене.
- Ә мин каян белим аны. Мин бит аңардан тире сорамадым, бирмәсен иде.
- Ах, оятсыз, сөйләнеп маташа тагын. Ыштаныңны төшереп бик яхшылап ярасы бар сине, шунда белер идең.
- Эт симерсә, иясен тешли, ди бит.
- Палатадан куарга кирәк аны.
- Бар, хәзер үк гафу үтен, юкса арт ягыңа тибеп чыгарып җибәрәбез. Пешкән корсагыңны өеңдә дәваларсың.
Ай буе бергә яткан палатадаш кешеләрнең болай каты бәрелүләрен көтмәгән иде Марат. Ул кинәт коелып төште. Киемнәрен аннан-моннан гына киенде дә коридорга чыкты. Коридорда беркем дә юк иде. Шәфкать туташлары бүлмәсенә кереп гафу үтенергә батырлыгы җитмәде, як-ягына карана-карана, ишеккә таба китте. Ә иртәнге обход вакытында аның караваты буш иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading