Чыгарылыш кичәсендә бар кыюлыгын җыеп, Нәфисә Зөфәрне биергә чакырды. Егет, укытучылардан качып, кызыл шәрабны шактый чөмергән иде бугай, тиз ризалашты. Кичә ахырында классташлар җыелып, таң атканын каршы алырга су буена киттеләр. Нәфисә аларга иярмәде, өенә кайтып китте. Дөресен генә әйткәндә, аның юклыгын сизүче кеше дә булмады бугай.
Тик кереп ятуга, сак кына тәрәзә шакыган тавышка чыгып караса, Зөфәр аның артыннан килгән икән. Алар таңны бергә аттырдылар. Нәфисә бу төндә үзенең сафлыгын Зөфәргә бүләк итте...
Шушы хәлләрдән соң, Зөфәр башка кызларны озаткаласа да, үзенә кирәк вакытта Нәфисә янына да килгәләп йөрде. Ә кыз саф хисләре тапталуга да игътибар итмичә, егетне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алды. Кыз егетне әллә нинди кыргый ярату белән сөйде.
Алар икесе дә күрше шәһәргә укырга керделәр. Очрашулар монда да дәвам итте. Шәһәр шәһәр инде ул, монда кызларга сүз кушучы табыла. Нәфисәне дә матур түгел дип тормадылар, танышырга теләүчеләр булды. Тик ул барысын да «егетем бар» дип, сүз куертып тормый, кире борды. Элеккечә, үзе ашамаса ашамады, Зөфәргә бәйрәм саен кыйммәтле бүләкләр алды. Әкренләп киенергә, бизәнергә өйрәнгәч, Нәфисә дә җыйнакланып, чибәрләнеп киткән кебек булды. Егет тә сукмакны онытып бетермәде.
Авылдашлары аларны өйләнешерләр дип көтсәләр дә, барысын да шаккатырып, Зөфәр әти-әнисенә килен итеп сары чәчле, балалы марҗа хатыны алып кайтты. Нәфисә бу хәбәрне ишеттеме-юкмы, мөгаен, ишеткәндер, тик шулай да очрашу эзләгән егетләргә «егетем бар» дип җавап бирүен дәвам итте, башка беркем белән дә очрашмады...
Комментарийлар