16+

"Миңа рәнҗеп үлде ахрысы, әнкәй. Рәнҗеттем шул, рәнҗеттем..."

Килене белән талашмады Сания, шулай да күңеле рәнҗеде. Ул сандык эчендә Саниянең бөтен тормышы бит. Сугыштан кайтмый калган ире белән кызының хатлары, аларның киемнәре, балаларының истәлекләре. Сугышның беренче көнендә үк ире Әхмәтне сугышка алдылар. Сания дүрт бала белән калды. Олы кызы ул вакытта врачлыкка укырга киткән иде.

"Миңа рәнҗеп үлде ахрысы, әнкәй. Рәнҗеттем шул, рәнҗеттем..."

Килене белән талашмады Сания, шулай да күңеле рәнҗеде. Ул сандык эчендә Саниянең бөтен тормышы бит. Сугыштан кайтмый калган ире белән кызының хатлары, аларның киемнәре, балаларының истәлекләре. Сугышның беренче көнендә үк ире Әхмәтне сугышка алдылар. Сания дүрт бала белән калды. Олы кызы ул вакытта врачлыкка укырга киткән иде.

Таң атып килә. Картайган саен йокы кача икән. Менә бүген дә Гайшә боргаланып ятып, узган тормышын күз алдына китерде. 

Ишле гаиләдә үсте бит ул. Барлык әйберләрне туганнары белән бүлешеп яшәделәр. Күрше кызы Нурия белән дә бертуганнар кебек бик дус булдылар. Серләре уртак иде. Кич белән капка төбендә, Нурия дустына серен сөйләде. Җомга көнне кияүгә алырга киләләр мине, ди.

Бу хәбәргә Гайшә исе китмәсә дә, менә көткән көн килеп тә җитте. Җомга көнне ат белән кияү килде. Гайшә дә дустын озатырга керде. Нурия кияүне күргәч, киреләнә башламасынмы? Бигрәк юаш бит бу, үзе ямьсез, диде. Бармыйм, дип елый ук башлады. 

Садыйк кияү нишләргә белмәде. Гайшә дустын үгетләп тә карады. Бар да аптырашта торганда, Гайшә егет янына килде:
– Әйдә үзем кияүгә чыгам үзеңә, – диде. – Килешербез әле. 

Садыйк башта ышанмады. Аннан соң әйдә, диде. Садыйк чынлап та бик акыллы юаш егет иде шул.

Менә шулай башланып китте Гайшәнең тормышы. Садыйкның әнисе Сания апа бик акыллы иде. Килене Гайшә белән уртак телне тиз тапты.

Тик Гайшә һич уйламаганда каенанасын үпкәләтте. Ул көнне мәңге онытып булмый. Көн кичкә таба авышкач, күршеләр яна башлады. Бөтен кеше өйдән әйбер чыгара. Гайшә дә үзенең әйберләрен чыгара һаман. Әби нишләргә белмичә, сандык янында басып тора. Сандыгымны алып чыгыгыз сәнә, ди. Шулвакыт ике кеше сандык алырга керде. Гайшә үзе дә уйламыйча:
– Калсын, алмагыз ул сандыкны, ул әнкәйнеке, – диде. Киленнең бу сүзеннән Сания карчык авып китә язды. Шул вакыт малае Садыйк килеп керде.
– Әнкәй, борчылма, чыга тор, хәзер алып чыгабыз, – диде. 

Әбине култыклап алып чыгып киттеләр. Аллаһның рәхмәте белән аларга янгынның зыяны булмады. Утны тиз бастылар. Тик күңелдәге ут кына сүнмәде. Шул көннән килен белән каенана сөйләшмәс булдылар. Килене белән талашмады Сания, шулай да күңеле рәнҗеде. Ул сандык эчендә Саниянең бөтен тормышы бит. Сугыштан кайтмый калган ире белән кызының хатлары, аларның киемнәре, балаларының истәлекләре. Сугышның беренче көнендә үк ире Әхмәтне сугышка алдылар. Сания дүрт бала белән калды. Олы кызы ул вакытта врачлыкка укырга киткән иде. Кызын да сугышка алдылар. Икесенең дә кара кәгазьләре генә килде. Саниянең бөтен тормышын ике малае – Садыйк, Сабит алып барды. Кызы кияүгә китте. Уллары әниләрен бик кадерләп яшәделәр.

Гайшәнең дә балалары үсеп җитте. Гайшә малайларына киленне үзе сайлады. Малайларының йөргән кызларына гел сүз ишеттереп торды. Шуңа күрәдерме, киленнәр килүгә малайларны алып башка чыктылар. Садыйк белән Гайшә бүген зур өйдә икесе генә тыныч кына яшәп яталар. Оныкларының бакчага, мәктәпкә киткәннәрен дә тәрәзәдән генә карап калалар. Килен дә балаларына әбиләренә кермәскә куша икән. “Сезгә кергәч бозылалар”, – ди икән килен. Бабай белән әби балаларны начарлыкка өйрәтми дә инде.

Гайшә йоклый алмаганда, гел каенанасын уйлый. “Миңа рәнҗеп үлде ахрысы, әнкәй. Шуңа күрә, балаларымның үземә хөрмәтләре юктыр инде. Ни эшләмәк кирәк! Бу тормышта кылган гамәлләрең кире әйләнеп кайта микән әллә?” – дип ут йота.

Зифа Шәйдуллина.

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балалар яшь вакытта барсын уйлап эйтми, эййе олыкешенен хэтере кала, шулайда балаларга рэнжемэскэ инде аларнын бит бездэн калып яшисе бар, э акыл ул барыбызгада тормыш тэжрибэсе белэн сонырак килэ шул, сабыр булып яши алсак иде, аек акыл белэн дуслар.

    Мөһим

    loading
    2
    X