16+

Миләш җиләкләре бик әче (хикәянең дәвамы)

Хатын – кыз рәхәте, балалар бәхете урап узды Айгөлне. Каргалган язмыш үз кочагына алып, дөньяның әчесен күрсәтеп тә карады соң.

Миләш җиләкләре бик әче (хикәянең дәвамы)

Хатын – кыз рәхәте, балалар бәхете урап узды Айгөлне. Каргалган язмыш үз кочагына алып, дөньяның әчесен күрсәтеп тә карады соң.

Башы: Миләш җиләкләре бик әче (хикәя)

Алтын таулар вәгьдә иткән Николай Айгөлнең өметләрен акламады. Бергә яши башлауга ук үзенең чын йөзен бик тиз күрсәтте ул. Ашауга нәзберек булган ир Айгөлдән әллә нинди колак ишетмәгән, күз күрмәгән ризыклар пешерттерде. Әнисе кочагыннан яңа чыккан, итле бәрәңге кыздыру белән төчегә коймак пешерүдән башканы белмәгән кызчыкка авыррак туры килде тормыш итә башлау. Барысына да өйрәнде, барысына да күнде, барысына да ияләште Айгөл. Үзе сайлап алган язмыш икәнлегенә күптән төшенгән иде инде ул. Аннан, яратуы да көчле иде булса кирәк. Мәхәббәтнең күзе - сукыр, колагы чукрак, дигән гыйбарәне ишеткәне бар иде Айгөлнең. Чынбарлыкка, үз тормышыңа күчергәч, бөтенләй башкачарак икән шул гыйбарә дигәннәре. Алтын кебек ымсындыргыч булса да, сарыларга манып саргайта икән.

Акчага интегеп яшәмәделәр анысы. Николай көне – төне эшләде, тырышып – тырмашып шәһәр читендә йорт салып чыктылар. Айгөл читтән торып укуын тәмамлады. Йортта бала – чага тавышы ишетелмәгәч, бәхетләре дә китек иде кебек. Гаеп Айгөлдә иде! Николай шулай хәл итте! Ун ел бергә яшәү дәверендә “Кысыр хатын”, - дигән мыскыллы сүзләрне дә аз ишетмәде Айгөл. Николайның чит – ят хатыннар белән чуалуын да белеп яшәде. Чираттагы очрашуыннан кайткан саен, бәхетле мизгелләре белән Николай үзе уртаклаша иде. “Йөреп туйгач туктар әле”, - дип күз яшьләре аша елмаерга өйрәнгән Айгөлгә түзеп яшәү җиңелләрдән бирелмәсә дә, булмаслык нәрсә түгел иде. Чит бакчаның җимешләрен татып йөри торгач, Николай бөтенләй читләште. Яңа гаиләсе барлыгын, ул гаиләдә улы үсеп килүен кичерә алмады Айгөл. Бар әйберләрен җыеп, өйдән чыгып китәргә җыенган хатынын Николай җибәрмәде. “Сине өйдән куган кеше юк. Яшәп тор шушында, - диде ул Айгөлгә, ир – атларча кайгыртучанлык күрсәтеп. -  Тик бернәрсәгә дә кагыласы булма! Бар нәрсә дә ничек бар, шулай калсын!” “Бар нәрсә!” – дип гомумиләштереп әйтте Николай. Йортның һәр почмагы саен диярлек сыенган иконалар, тәреләр турында сүз кузгатуын бик тиз аңлады Айгөл. Николае белән бер түбә астында яшәп, үзен чиркәүдә яшәгән кебек хис итә башлаган иде инде Айгөл. Кая күз салма, тәре сагалый. Аларны күргәч, Айгөлнең тәннәре куырылып килә иде. Шулай итеп, бергәләшеп корган ояда хуҗабикә була алмады Айгөл. Белгән догаларын авыз эченнән көйләргә, Аятел – Көрсиләрне мендәр сүрүе эченә яшереп, баш астына салып йокларга туры килде аңа. Изге догаларга йортның кечкенә генә бер почмагында да урын  табылмады. Өйдә Николай хуҗа булды.

Китте Николай. “Бәлки кире уйлар”, - дип күңеленең бер читен өмет белән пыскытып торган очкын да сүнде Айгөлнең йөрәгендә.  Читләргә чыгып сөйләмәде, зарланмады ул. Язмышына да үпкәләмәде.  Бары тик үткән яшьлеген кызганып, миләшләре белән серләшә – серләшә, күз яшьләрен түкте.

Өметсезлеккә бирелеп яшәгәндә балага узганын белде Айгөл. Мондый зур сөенечне бу яшькә кадәр кичергәне юк иде бугай аның. Хәер, институтка укырга кергәч нык сөенгәне хәтердә калган Айгөлнең. Кечкенәдән укытучы булырга, авылда – әнисе янәшәсендә яшәргә хыялланган кызның теләкләре генә Ходайның “Амин!”, - дигән сәгатенә туры килмәде. Узган эшкә – салават, дигәндәй, булган – беткән инде, теләк – хыяллар да җилгә очкан. Ходай аны әни булу бәхете белән бүләкләргә уйлады. 

Табиблар игезәкләр була, дигәч, бермәлне югалып та калгандай булды Айгөл. Ирсез хатынга бер үзе ике сабыйны аякка бастыру җиңел булырмы? Бәлки Коляга хәбәр итәргәдер? Башта шундыйрак уйлар кергәләде аның башына. Юк, мескенләнмәде ул. Хатынының авырлы икәнлеген дә кеше аркылы гына белде Николай. Бер мәл югалып калса да, сабыйлардан баш тартмады тартуын. Тик Айгөле янына кире әйләнеп кайтуны кирәк санамыйча, өйне хатыны исеменә яздырып, Айгөлнең тормышыннан әкрен генә югала барды.
     ***
Ходай бер кыз, бер малай бүләк итте аңа. Шушы бәхеттән шашар дәрәҗәгә җитте Айгөл. Хәлсез генә урыныннан күтәрелеп, бер кызын, бер малаен барып үпте. Исемнәрен дә уйлап куйды. Таһир белән Зөһрә булачак аның газизләре. “Туганлык хисләре нык, Таһир белән Зөһрә мәхәббәте кебек көчле булсын”, - дип догалар кылды Айгөл.Тик язмыш янә тез астына китереп сукты  аның. 

Кыска гомерле булды аның Таһиры. Күпме генә тырышса да, яшәп китә алмады. Николайга хәлләрнең ниндилеген хәбәр итми чарасы калмады Айгөлнең. Үзләренчә – мөселманча күмелүен теләде ул Таһирының. Николай хатынының әманәтен үтәүне кирәк тапмады. Сабыйга Анатолий дип исем кушып, урыс зиратына –әтисе белән әнисе янәшәсенә урнаштырды ул аны.

Бала хәсрәтеннән болай да җанын кая куярга белмәгән Айгөл бу яңалыктан шашар дәрәҗәгә җитте. Ун елдан артык яшәп, Николай аның өчен укылып бетмәгән китап булса да, бу кадәресен көтмәгән иде Айгөл. Тугыз ай буена хатынының хәле белән кызыксынмаган ирнең, баласын урысларча җирләвен Айгөлнең акылы кабул итәргә теләмәде. Колясын якасыннан алып селкисе, йодрык белән тукмый – тукмый кыйныйсы килде. Тик, барлык ачуын сабырлыкка төйнәп, учта кысып тотудан башка чарасы калмады Айгөлнең. Эшләнәсе эш эшләнгән, күз яшьләрен эчкә йота – йота урыс зиратына – Таһиры каберенә йөрде ул. Улының үлеме тугыз ай элек корган планнарын чәлпәрәмә китерде Айгөлнең. Игезәкләре тугач, әнисе белән апасы янына – туган якларына кайтып килергә ниятләгән иде ул. Язмыш шаяруын әнисенең каргышы дип кабул итеп, уй – ниятеннән кабат кире кайтты. “Әни генә каргады мине”, - дигән уй күңелендә булган үпкә хисләрен көчәйтте генә.

Ходай үзенең сөекле колларын гына сыный, диләр. Айгөл үз язмышы мисалында инанды инде әлеге сүзләрең дөреслегенә. Зөһрәсеннән кала беркемнең дә сөеклесе була алмады Айгөл. Алтын таулар вәгъдә итеп, әнисеннән, апасыннан, туган җиреннән аерып, читләргә алып киткән Николайның да, бәхетле итәргә омтылучы чит – ят ир – атларның да. Хәтта газиз әнисе белән апасына да кирәксез булып чыкты ул. Бар юанычы – Зөһрәсе аның. Ул гына Айгөлне ярата, ул гына “Әнием”, - диеп иңнәренә сарылып, чалт – чолт битләреннән үбә иде. Дүрт яшен тутырып килүче кызчык барысын да аңлый иде инде. Кызы белән күбрәк булыр өчен мәктәптә сыйныф җитәкчесе булудан да баш тартты Айгөл. 

Тормышының һәрбер мизгелен Зөһрәсе белән бәйлисе килде. Аның өчен сулар һава кебек кирәк иде Зөһрә. Ул булмаса, бар дөньясы җимерелер кебек тоелды Айгөлгә. 

Ул елны алтын көз дөньяны сары шәл белән капласа, Айгөлнең иңнәрен кара кайгы белән урады. Көзге бакча эшләрен төгәлләгәч, күп итеп миләш җиләкләрен җыеп, кояш нурында иркәләнә – иркәләнә, шул җимешләрдән мәрҗән тезеп утырды алар. Зөһрәсе чәй дип телләнгәч, тиз генә  алып чыгыйм дип, бер минутка гына өйгә кереп китте Айгөл. Җирдә аунап яткан Зөһрәсен күргәч, бер мәл кызының кыланмышыдыр дип уйлап, бакчага керә – керешкә “Тор, кызым, тәти кызлар җирдә аунамый инде”, - дип, үзенчә шелтәләп тә алды әле Айгөл. Хәлләрнең мөшкеллегенә чак – чак сулыш алып, инде зәңгәрләнә башлаган кызын күргәч кенә төшенде ул. “Миләш аллергия биргән”, - дигән нәтиҗәгә килеп, Зөһрәсен тиз генә күтәреп алды да күршесе Илшатның капкасын шакыды. Сулыш җитмәүдән зәңгәрләнә барган Зөһрәсен күреп, “Ашыгыч ярдәм” машинасын көтү урынсыз икәнлеген бик тиз чамалады Айгөл. Күршесе хастаханәгә бик тиз китереп җиткерде аларны. Инде машинада ук аңын җуйган Зөһрәсен табиблар кулына тапшырган минуттан башлап табиб сүзен ишетүгә кадәрле булган мизгел шул кадәр озын булып тоелды Айгөлгә. Күңеле белән яхшыга өметләнде. Табибларның: “Безгә бик кызганыч”, - дигән сүзеннән башканы хәтерләми  Айгөл. Аңына килгәндә янәшәсендә күршесе Сәрия утыра иде. Эңгер – меңгер уйларыннан арынып, чынбарлыкка кайтасы килмәде Айгөлнең. Зөһрәле тормышыннан аерыласы килмәде.

Чынбарлык шундый караңгы, күңелсез иде. Тормышының күркәм һәр мизгеле Зөһрәсе белән бәйле иде аның. Шунысы сөендерә: йөрәк парәсен үзе теләгәнчә татар зиратына җирли алды ул. Колясы: “Зоямны Толик янына күмәм”, - дип тарткалашып караган иде каравын, күршеләре Илшат белән Сәриягә рәхмәт, алар каты торып, Николайны күндерә алдылар.

Сабыйның тын юлыннан ике бөртек миләш җимешен алды табиблар. Күрәсең, Айгөл өйгә кереп киткән арада, әллә исним дип, әллә кызыксынып, борын эченә кертеп җибәргән иде миләшне нәни кызчык. Мәгънәсез үлем. Айгөлгә тәкъдире белән килешеп, кайгыларын эчкә йотып, гомер йомгакларын сүтәсе дә сүтәсе иде әле. Зөһрәсен югалтканнан бирле миләш җиләкләре тәмсез, әче булып тоела башлады аңа. Учлап – учлап җимешләре белән сыйланган Айгөл башка бүтән авызына да алмады аларны. Үпкәле иде ул аларга. Агачларны юкка чыгарырга дип балта белән кизәнгән чаклары да булмады түгел. Тик ... Булдыра алмады.
 

..Быел кырык биш яшен тутырды Айгөл. Юләр яшьлеген җитәкләп, бәхет эзләп читләргә чыгып киткән тиле кызчыкны күп нәрсәгә өйрәтте язмыш. Әбисе әйтмешли, алтын кебек саргайтты. Тормыш диңгезендә бер ялгызын көймәгә утыртып калдырды. Колясының вафат булганына да  җиде ел вакыт узып киткән икән инде. Хәләлен дә догадан калдырмый Айгөл. Ни дисәң дә, хатын – кыз, Ана булу бәхетен татып карау бәхетен бүләк иткән кеше бит ул. Ун ел  тормыш итү дәверендә сөенечле минутлары да булмады түгел. Менә шул күңелле мизгелләр төп юанычы хәзер Айгөлнең. Яраткан эше, укучылары барда яшисе килеп яшәргә тиеш тә кебек... Тик менә соңгы арада йөрәк кенә үз – үзен шактый еш белгертеп ала. Табиблар әллә ни куркырлык сәбәп юк, дип тынычландырсалар да, үз хәлен үзе генә белә Айгөл. Үкенерлек гамәлләре дә аз кылынмады инде кылынуын. Әнисенең хәер – догасын алмый читкә чыгып китте, якыннарының язмышы белән кызыксынмады. Кылган гамәлләре өчен җәзаның да иң катысын бирде Тәңре. Әнисенең: “Хатын – кыз рәхәте, балалар бәхете күрмәсәң иде” дигән сүзләренең асылына да төшенде ул. Шул сүзләр өчен әнисен кичерә алмый яшәде. Ә менә хәзер күңелдә таш булып урнашкан  шул  боз әкренләп эреп бетеп маташа бугай. “Дөнья хәлен белеп булмый. Исән чакта күрешеп, аңлашырга кирәк”, - дигән уйлар белән самолётка билет алып, туган якларына – әнисе янына кайтып килергә ниятләде Айгөл. Игезәкләре тугач, туган җирләренә – әнисе янына якынрак елышып, шул  якларга кайтып урнашу иде аның хыялы. Ә хыяллар, ни кызганыч, кайчак шулай тормышка да ашмый кала икән. Күңелендә йөрткән иң изге хыяллыннан күптән баш тартты инде Айгөл. Монда аны Таһиры белән Зөһрәсе көтә. Бик теләсә дә, газизләрен бөтенләйгә калдырып, кайтып китә алмаячак иде инде ул.

Гүзәл Хәбибуллина
Фото: http://ru.freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading