...Тагы бер гыйбрәтне күргәч кенә киттек без бу авылдан. Илдусның уйнап үскән, көтү көткән болынына бардык. Шунда дустыбыз гел сагынып искә алган бер төптән үскән өч каенны күрдек. Бәсембәй белән шул каеннарны кочып озак басып тордык...
– Аңладым, апа теге өч каенның серен!
– Әйе, якын кешебезнең истәлеге булып үсәләр алар. Аның каеннарына бик охшашлар бит – бер төптән үскәннәр... Сеңлем, әйдә, аска төшә башлыйк. Безне юксыналардыр...
– Апам, Бәсембәйне яратып торасыңмы соң?!
– Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була, ди безнең халык. Илдусны яраткан кебек башка беркемне дә яратып булмас инде ул. Тик Бәсембәй янында тыныч, рәхәт, ышанычлы! Бу никахка Илдус үзе дә фатиха биргәндәй сөйләште бит. Миннән соң, диде....
Апа белән аска карадык. Әй дөньяның матурлыгы! Әнә уч төбендәге кебек Гамбәрия апалар өе, йорт тирәсендә көтүләр, атлар йөри. Әнә өч каен, әнә безнең бала-чагалар уйнап чабыша. Әнә безнең ирләребез янәшә басканнар, гәпләшәләрдер, күрәсең... Гамбәрия апа тагын сүз башлады:
– Сеңлем, үпкәләмә, күңелемдәге бер сүземне әйтим әле. Якын туганга гына әйтелә торган сүз бу, дөрес аңла! Иреңә игьтибарлырак бул әле, зинһар! Бигрәк итәкләр артыннан нәфселәнеп карап кала бит! Мин хәрбиләр арасында озак эшләдем. Ир-атның кемлеген тиз күрәм. Ә син яшь, беркатлы. Белеп тор, ирең бик "гулящий"га охшаган. Күз-колак бул, шуны да онытма, бер ычкындымы, гел йөриячәк!
...Ул чакта җилбәзәк башым белән "булмас" дигән кебек, ышанмыйчарак тыңлаган булсам да, гомер буе шул сүзләрнең дөреслегенә ышанып яшәргә, "гулящий" ир газапларыннан кимсенеп яшәргә туры килде шул миңа...
...Без китәсе көн алдыннан алар олы мәҗлес оештырдылар. Безнең хөрмәткә булды ул. Менә шунда күрдек инде бу шәһәрдә Бәсембәй җизни белән Гамбәрия апаның нинди абруй-хөрмәт казанып яшәгәннәрен. Кеше күп иде. Бәсембәй җизнигә күбесенчә аксакал дип олылап дәшәләр. Һич онытмыйм аларның парлашып җырлаганнарын. Икесе дә матурлар, җиде балалары да сау-сәламәтләр, яннарына тезелешеп утырганнар. Балаларның җидесе дә күз явын алырлык чибәрләр! Кемгә охшап ямьсез булсыннар соң?! Ике халык каны аралашса, балалар матур туа, диләр. Анысы да хактыр инде. Ә табындагы нигъмәт-сый! Искитмәле! Татар сыйлары белән казах ризыклары аралашкан. Телем-телем куй, елкы итләре, казан-казан мантый. Җаның ни тели, бар да бар! Кунаклар сокланып та, көнләшеп тә тел шартлатырлык нәрсәләр күп иде шул бу йортта. Ул чәчәкләр, гөлләр дисеңме?! Ишегалдындагы сукмак гөлчәчәкләр арасыннан үтә иде. Ә бүлмәләрдәге гөлләр барысы да диярлек шау чәчәктә! Диварларда, идәннәрдә фарсы келәмнәре. Җизнинең рәссам талантына ия булуы да чагыла иде өйдәге матурлыкта. Соңыннан кунаклар соравы буенча бу гаилә барысы бергә: әти-әни һәм балалар җыйнаулашып үзәк өзгеч матур җырлар башкардылар. Менә шундый итеп күрдек без аларны. Шундый булып истә дә калдылар...
...И гомер! Җилләр булып исә дә, сулар булып ага икән бит ул! Гамбәрия апа белән дә тагы унбиш ел үткәч очраштык... Әнигә инсульт булып, хәле кинәт начараю сәбәпле чакырып алдык без аны. Алма апамны, чибәр апамны танымадым! Чәчләре агарган, зур күзләре, янып торган күзләре эчкә баткан. Гәүдәсе бөкерәйгән. Әни белән күрешкәч, сөйләшкәч, үз өемә алып кайттым. Чәйләр суынып бетте... Сөйләштек тә сөйләштек... И күргән икән апам! Ник язмадың, ник хәбәр итмәдең, дип елый-елый әрләдем. Хәлләрем хәбәр итәрлек булмады... Әле дә куркыныч төштә кебек бит әле мин... Без бит сезгә хатлар яздык, телефоннан да чыгып карадык, җавап булмады шул, дидем. Менә шундый хәлләр булган аларда: 7 яшьлек Яндус исемле улларын машина бәреп китә, үлә сабый... Шуннан соң озакламый Бәсембәй җизни инфаркттан үлә... Аны җирләргә дип Алма-Атадан кайтып барган җиреннән авариягә очрап олы кызы Җәмилә дә үлә. Бер елдан Мәскәү вузында укып торган студент улы – Йолдыз армиягә китәргә уйлый, Байконурга эләгә. Ракетаны очырып җибәргәндә реактив нур эченә эләгеп, тереләй янып үлә егет... Калган балалары Мәскәүдә яшиләр. Апа олы кызы Дилбәрдә яши икән. Дилбәр прокуратурада эшли. Тормышлары әйбәт, дип сөйләде апа. Ул Чаллыга Өмет улы белән кайткан иде. Өмет әнисен безнең белән дә озын-озакка калдырмаска тырыша иде, ахрысы. Күп сөйләп борчылмасын диюе булгандыр, бәлкем... Биш вакыт намазын укыган, мәчеткә йөреп торган бу яшь егет әнисенә чын-чынлап бөтен яктан да терәк иде.
Үз хәлләремне сөйләмәм дә дигән идем Гамбәрия апага. Сөйләттерде. Эчең тулы борчу икәне сизелеп тора бит, балакаем! Йәле, сөйлә! Без күрәсене читләр күрмәс.
– И апам, теге вакытта әйткәннәрең дөрескә чыкты бит! Гаяз бик гулящий булды! Күрдем: бер марҗасы өйгә баласын алып килде хәтта, синең иреңнән туган дип. Шул марҗаның ире татар иде – Ринат исемле, минем эшкә килгән, ялвара: алар фактически бергә торалар әйдә, без дә торыйк, ди. Куып чыгардым инде үзен, син җебегән татар булганга сөйрәлә хатының, дидем. "Ә синеке ник сөйрәлә? Значит, бик яхшы хатын түгелдерсең?!" – ди бу. Шул сорауга үзем дә җавап эзләдем. Тырыша идем бит инде ярарга, тырыша идем. Ул марҗаны ташлагач, иң якын иптәш кызым Роза белән сөйрәлде. Үлгәнче йөрделәр. Ике малай бит, әтисез үсмәсеннәр, дидем. Аннан әни бик еш авырды, борчылмасын, белеп, дидем... Гомер шулай үтеп торды. Шуларның минем өчен нәтиҗәсе: өч инсульт, ярты ел психо-неврологическийда дәвалану... Күзгә әллә ниләр күренә башлады берзаман. Чик-чаманы белмичә кайгырсаң шулай була икән. Соңгы инсульттан соң ике таякка таянып мәчеткә төшеп киттек, подъездыбызда яшәүче Гөлчирә белән. Абыстай моңлы итеп Коръән укый башлауга күз яшьләрем ага гына бит, туктата алмыйм. Ела-ела, ди абыстай, сиңа бушанырга кирәк, хәлләрең җиңеләер, ди. Хәзер инде Коръәнне үзем укыйм, намазларымны калдырмыйм, бөтен әрвахларыма дога кылам... Кайвакыт Гаязга дога кыла алмыйм, кулым күтәрелми, телем әйләнми... Шундый чакта төшкә керә, гафу сорый, имеш...
Гамбәрия апам иңнәремнән кочып алды. "Безгә шулар язган икән. Инде алдагысы хәерле булсын. Балаларыбыздан, оныклардан игелек күрик. Әле безнең киләчәккә өмет бар, инде Аллаһның рәхмәте эчендә яшәүчеләрдән булыйк!" диде алма апам, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
* * *
Бер танышым бу язганнарымны укып чыкты да: “Тормыш, чыннан да, сынаулар тулы шул! Кеше булып калырга язсын инде бу сынауларны үткәндә!” – диде. Үзе миннән, ник яздың инде моны, дип сорады. Әле генә нинди мәгънәле сүзләр әйттең! Шул сүзләрне әйттерер өчен, дидем...
Нәсимә Садыйк.
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар