Эңгер-меңгер төшәр-төшмәс бу мәлдә шомлы шәүлә булып Озын белән Җирән сакалның кичке сунары барып чыкты микән, әйтү кыен. Ә чынлыкта вакыйгалар агышы болайрак төенләнде...
Башы: Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең беренче өлеше)
Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең икенче өлеше)
Озын торыклы яшүсмер кызны эзәрлекләп, хайвани хисләр белән ашкынып, тәмам әсәренеп, менә-менә куып җитәм дигәндәрәк, каты әрекмән сабагына абынып егылды. Тиз генә торып басты да, томырылып чапкан җанвардай, корбаны артыннан янә алга таба йөгерде.
Ләбибә исә куркынып, яшь күкрәге белән болын һавасын торпедадай урталай ярып, бар көченә чаба бирде. Чарасызлыктан аның бөтен гәүдәсенә илаһи бер көч кереп тулган иде. Йөгерү ярышларында мәктәп чемпионы буларак, аның көче дә, физик тәҗрибәсе дә, дәрманы да хәйран җитәрлек иде чынлыкта. Шуңа күрә ул тиз генә бирешмәде, терекөмештәй җитезлек белән алга – троллейбусларның соңгы тукталышына таба йөгерүен дәвам итте. Сулышы капкан Озын егет берарадан барыбер куып җитте, аның кулларына һәм муенына ябышам дигәндә кызның өчпочмаклы зәңгәрсу косынкасын аска тартып төшерде һәм шул уңайдан кызның җилкәсендәге кофтаның бер як җиңен умырып алды. Шушы котсыз хәрәкәтеннән соң аның икенче тапкыр абынуы иде. Чөнки ырлап, һау-һаулап өргән таза гына чем кара, билгесез бер эт аның чалбар балагын умырып тешләп алган иде. Озын гарьлегеннән һәм көчсезлегеннән дөньяга җан акырып кычкырды:
– Нинди җен пәрие булды бу?.. – дип, әллә кызны, әллә кара этне сүгеп ташлады...
* * *
Миллионлы шәһәр әлегә тирән йокыда иде.
Хәер, ашыгып йөрүче такси һәм берән-сәрән җиңел машиналарның асфальт өсләп шуышып узулары шәһәр тормышына азмы-күпме җанлылык өстәгәндер...
Ниһаять, таң сәгате сукты. Саркып-саркып кына туган яңа көн яктысы шәһәр өстенә дә, шәһәр читендәге болынлык тарафына да сирпелә башлады. Күктәге ай, бернинди эз калдырмыйча, галәм кочагында эреп югалды.
Яшел чирәмле кануда изрәп йоклап яткан Раян акрын гына йокысыннан уянды, күзләрен ачты. Төшемме бу, өнемме дигәндәй, ике йодрыгы белән күз төпләрен угандай итте. Үзе белән бергә, аның хәтере дә уяна башлады. Ләкин кабыргасы белән ияк асты нык кына авырта иде аның, шунлыктан гәүдәсе белән тиз генә күтәрелеп китә алмады. Кичәге хәлләр, куркыныч төш сыман, аның хәтере аша кызыл тегәрҗеп булып сузылды: кафе, шәһәр читендәге болынлык, икесенең такыя үрүләре, үбешүләр, ике шалапай егет белән тарткалашу – болар бөтенесе томанлы пәрдә белән уратылган иде.
“Ни булды соң?” – дигән сорау баш миен ачыттырып бораулый: чыннан да төш идеме, өн идеме соң бу? Әлеге сорауларга анык кына җавап бирергә аның тәне дә күңеле дә әзер түгел иде. Раянның баш очында кыргый үскән бер куакның эре яфраклары шәйләнде. Хәтер иләгеннән үткәрә торгач, егет бер нәрсәне аермачык аңлады: кичәге хәлләр – бернинди дә төш түгел, кырыс чынбарлык, хәтәр дөреслек булды, ахрысы. Аңына килде ул һәм ... нишләргә, ни кылырга белмичә азапланып, кичәге хәлләрне акырынлап, сөземтәләп кенә яңабаштан күздән кичерде. Болар бит гамәл дәфтәренә язып куелачак. Нигә икән язмыш аларга карата рәхимсезлек күрсәтте? Язмышның сынаулар җибәрүе шушуы микәнни? Нигә Раян япь-яшь ике хулиганга тиешенчә каршылык күрсәтә алмады... Сөекле Ләбибәсе кая китеп югалды икән? Исән калды микән ул? Менә шуларны уйлап аның йөрәге бәргәләнде, чәлпәрәмә килеп вак кисәкләргә таркалды кебек! Әнә шундый ачы сораулар, тиктормас кырмыскалар кебек, җанын изде, таптады.
Бер мәлне яткан урыныннан талпынып куйды ул... һәм менә сиңа көтмәгән могҗиза: аның янәшәсендә, куенында диярлек, бөгәрләнеп, ниндидер җан иясе йоклап ята лабаса! Әйе, нәкъ шулай. Шалкандай тап-таза. Чем кара эт, коңгырт күзләрен мөлдерәтеп, нидер әйтергә тели төсле иде.
Вәт могҗиза! Каян, мең каптырмалы дөньяның кайсы почмагыннан килеп чыккан бу мәхлүк җан иясе? Ничек тешләмәгән ул Раянның аяк-кулларын – шунысы да гаҗәп бит. Егет әнә шушы сорауларына чорналып, үз-үзенә җавап эзләгәндәй, ирексездән әллә каян гына куенына диярлек кереп яткан әлеге этнең күзләренә текәлде. Кеше белән эт күзләре бер-берсен аңлау өчен очрашкан бу мизгелдә бар дөнья тынып калды, хәтта болын чигендәге хода кошлары – иртәнге тургайлар да сайравыннан туктап торды шикелле. Раян бер карауда диярлек аңлады: этнең күзләрендә бернинди усаллык, тәкәбберлек, өстенлеккә омтылу билгеләре юк, бары тик бер-береңә сынау, дуслыкка омтылу һәм тугрылык очкыннары җемелди иде. Өздереп карап торган мәле аның. Адәм акыллары бардыр бу карашта, валлаһи! Эт – кешенең дусты дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер безнең бабайлар.
Егет, дуслык билгесе итеп, уң кулы белән этнең шома маңгаеннан сыйпап алды. Аның бу мәрхәмәтне кул хәрәкәтенә эт җиңелчә генә шыңшып җавап бирде. Менә шул чакта, көтмәгәндә, тагын могҗиза булды – Ходайның әлеге мәхлүге, иреннәрен селкеткәләп, нәкъ кешеләрчә итеп сөйләшә башлады:
– Кичә мин сезнең яклаучыгыз булдым. Ике үсмер егет нидер сөйләштеләр дә сиңа таба киттеләр. Син бу чакта сукмак читендәге канауда аңсыз ята идең. Аларның берсе кабаланып сиңа таба иелде. Акча-мазар эзләп кармалану иде бугай исәпләре. Мин йөгереп килеп шундук аның өстенә ташландым. Минем һөҗүмнән курыктылар. Икесен дә куып тараттым. Көчкә качып котылдылар...
Раян бу хәлләрне исе китеп тыңлады. Ләкин үзенекенә караганда, аны Ләбибәсенең язмышы күбрәк кызыксындыра иде. Ул, акланырга теләгәндәй итеп, көрмәкләнгән теле белән түбәндәге сүзләрне әйтә алды:
– Мин кичә сөйгәнемне югалттым...
– Әйе, син бит сукмакта егылып калдың. Ә кызыңны озын егет эзәрлекләп китте. Мин аның артыннан ташландым. Бу әрсез егет аламасын өреп тә куркыттым, аягыннан тешләп алырга да өлгердем. Ә кыз шәһәр почмагына йөгерде, чапты да чапты...
Ходайның бу ике терек җан иясе сүзләр белән дә, күз карашы белән дә әнә шулайрак аңлаштылар. Этнең сөйләвеннән тагы шуны аңлады егет: аның яраткан хуҗасы көтмәгәндә үлеп киткән икән. Икенче бер адәм аны үзенә сатып алган...
– Беренче хуҗам бик яхшы кеше иде. Ул мине тәрбиядә тота белде. Бик яхшы яшәдек. Мин йорт-абзар тирәләрен сакладым. Ә менә икенче хуҗам бик алама кеше булып чыкты. Ашар ризыкны бирсә – бирде, бирмәсә – юк, ач утырган чакларым да булды. Түзмәдем, ташлап киттем мин аны. Качып китүем шуннан...
Бер як кырыйда үсеп утырган яшь, ялгызак наратның ылысларында таңның беренче нурлары балкый башлаган иде инде.
– Әй, кара эт, исемең ничек синең? – дип сорыйсы итте Раян.
– Дүрткүз.
– Бик дөрес, килештереп кушканнар үзеңә.
Чыннан да, этнең ике кашы белән маңгае арасында чикләвек зурлыгындагы ике соры тап беленеп тора иде. “Исеме җисеменә туры килә” дип уйлады Раян.
– Мин дә сиңа Дүрткүз дип эндәшермен, килештекме?.. – Җиргә таянып, акрын гына аягүрә торып басканнан соң ныклы бер карарга килде: – Мин сөйгәнем Ләбибәне югалттым, ахрысы, дип тәмам хафага төшкән идем. Ә хәзер күзләрем ачылды. Аның исән-сау калуына ышанычым артты. Без хәзер бернигә карамыйча аның эзләреннән барырга һәм кыз баланы эзләп табарга тиеш. Син минем белән барырга ризамы, Дүрткүз? Киттекме...
Ризалыгын белдереп, Дүрткүз койрыгын сөйкемле болгап җавап бирде.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар