16+

Рух күтәрүче (хикәя)

Әттәгенәсе! Син икәнсең бит бу, Гөргери кода! Төс таш­лагансың дип әйтимме соң? Бигрәкләр дә ябыгып киткән­сең ләбаса. Ә-ә, үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем аны. Нинди чир диләр соң? Нүжәли! Һай, кода, кода!.. Шулай итеп, синең белән дә хушлашыр... тфү-тфү... ялгыш әйтеп ташладым, очрашыр көннәр булыр икән. Син, кода, ул...

Рух күтәрүче (хикәя)

Әттәгенәсе! Син икәнсең бит бу, Гөргери кода! Төс таш­лагансың дип әйтимме соң? Бигрәкләр дә ябыгып киткән­сең ләбаса. Ә-ә, үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем аны. Нинди чир диләр соң? Нүжәли! Һай, кода, кода!.. Шулай итеп, синең белән дә хушлашыр... тфү-тфү... ялгыш әйтеп ташладым, очрашыр көннәр булыр икән. Син, кода, ул...

Әттәгенәсе! Син икәнсең бит бу, Гөргери кода! Төс таш­лагансың дип әйтимме соң? Бигрәкләр дә ябыгып киткән­сең ләбаса. Ә-ә, үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем аны. Нинди чир диләр соң? Нүжәли! Һай, кода, кода!.. Шулай итеп, синең белән дә хушлашыр... тфү-тфү... ялгыш әйтеп ташладым, очрашыр көннәр булыр икән. Син, кода, ул чир турында артык уйлап хәсрәтләнмә. Аңа юлыккач та икешәр-өчәр ел әйбәт кенә яшәүчеләр очрап тора. Син теге сыра сату­да эшләгән Гөлҗи түтәйне яхшы беләсең бит инде. Шу­ның кияве дүрт елга тартты бу чирне. Аннан соң гына дөнья куйды.

Дөрес, бик тиз генә үлеп китүчеләр дә бар инде барын. Шадра Хәмәй, урыны оҗмахта булсын мәрхүмнең, бүлнистән кайтканда минем белән әйбәт кенә сөйләшеп торган иде, бичара. Икенче көнне үк җан биргән. Каны куырыл­ган диделәр шикелле. Тиз үлсә дә, әҗәлне бик авыр кар­шылаган, минсиңайтим. Идәннәрне ятып тырмый, баш­ларын стенага бәреп елый икән. Җитмәсә, мич астына ке­реп качмакчы була, ди. Янәсе, Газраилны алдамакчы бу­ла. Үлгәндә ярты гәүдәсе шул мич астында калган, мәр­хүмнең.

Син, Гөргери кода, алай итмәскә тырыш. Әҗәл җитми гомер бетми, диләр, иншалла, әйбәт кенә терелеп тә ки­түең бар. Терелү дигәннән, югары оч Хәтмулланы беләсең бит син. Ул да шушы чиргә тап булды теге чакта. Терелергә би­ик зур иде өмете, мескенкәемнең. Медицина көчле хәзер, үләргә рөхсәт бирмиләр, Гайфи абзый, дип шаярткалап та үтә иде. Чәй эчеп утырган җиреннән егылып киткән. Авы­зындагы ипиен дә чәйнәп йотарга өлгермәгән. Нишләптер, тагын да агарып киттең әле син, кода? Шул хәтле бор­чылма инде син, ярамый. Үлем турында, чирең турында уйламаска тырыш. Врачлар да шулай диләр бит. Хәер, аларга ышаныч аз инде бу дөньяда. Вәлиянең иренә врач: кайгырма, йөзгә хәтле яшисең әле син, дип өенә кайтарып җибәргән. Бер атнадан соң ук гүр иясе булды. Йөзгә җи­тәргә кабат алтмыш ел запасы калды. Үлгәндә шыр кыч­кырып, бөтен урам ишетерлек итеп елап үлгән. Җанны бик авыр биргән. Нишлисең бит, якты дөньядан китү, семья белән бөтенләй хушлашу рәхәт түгел. Гариза язып үләр­ләр иде рәхәт булса.

Туктале, Гөргери кода, нишләвең бу? Тиктомалга ың­гыраша башладың түгелме соң? Авыруыңны искә алма, күңеллерәк әйберләр хакында уйла. Болай ярамый бит. Әнә, сулышларың да авырая башлады. Алай дисәң, су­лышны кыса торган чир шул инде ул. Әхмәтсафа тужы су­лый алмый җәфаланган диләр. Инде Һич тә сулыш алыр әмәле калмагач, матчага бау бәйләп, асылынып үлгән икән.

Гөргери кода! Гөргери кода, дим! Нишләвең бу? Трам­вай тукталышында егыласың бит, йа хода! Очраганда әйбәт кенә күренә идең бит әле. Тор әле, тор! Мин бит икенче чир белән бутаганмын, гөнаҺ шомлыгы. Мин аның рухын күтәрергә, яшәү дәрте өстәргә тырышам, ә ул шуны да аңламыйча, егы­лып ята. Бетсә дә бетә икән кешедә оптимизм, егетләр, ә! Гөргери кода, дим! Әй, нишлисең, Гөргери кода!.. Тор инде, тор...Килешми бит болай урам уртасында сыер кебек сузылып яту. Күпме кеше карап тора... Хурлык бит. Исереп ята дип уйлаулары бар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading