16+

Сәлимә соңгы сулышында да “кызым” дип ыңгырашты...

Ихаталары тузып, коймалары җимерелеп барган бу йорт яныннан тыныч кына узып китеп булмас.

Сәлимә соңгы сулышында да “кызым” дип ыңгырашты...

Ихаталары тузып, коймалары җимерелеп барган бу йорт яныннан тыныч кына узып китеп булмас.

Кайчан гына шау-гөр килеп торган ишегалдын чүп басар, капка келәсе бау белән бәйләнеп куелыр, дип кем уйлаган. Хуҗабикәнең әвәрә килеп ишегалдында йөргәннәре күз алдыннан тиз генә китмәс, мөгаен. Сәлимә апаның тыныч холыклы кара сыеры бар иде. Ул аны кечкенә урындыгына утырып савар, безгә дә сыер җилемен тартып карарга курыкмыйча тапшырыр иде. Ул арада каңгылдашып-каңгылдашып өере белән казлары кайтып җитәр. Аның тыкрык буендагы чирәмлектә бәбкә саклаган чаклары, сандык эчләрендә кадерләп кенә үстерүләре үзе бер гомер кебек. Сәлимә апаның бәбкәләре кебек күп һәм ишле каз көтүен дә, аның казлары кебек каңгылдашканнарын да хәзер ишеткәнем дә, күргәнем дә юк инде. Оя саен егермешәр бәбкә чыгарта алу өчен дә бик уңган булырга кирәк булгандыр шул.

Коймалары җимерелеп, ихаталар кыйшая башлаган йорт яныннан узганда, тып-тып итеп күз яшьләрем күлмәгемә тама. Балачакта  да, аннан соңрак та безнең сукмаклар да бу йортка еш төште. Урыны җәннәттә булсын, ярата идем Сәлимә апаны. Була бит сиңа файдалы сүз сөйләп, юк-бар киңәш итми торган кешеләр. Шундый оста да, рәхәт тә кеше иде ул. Тормышны барлыгы белән тартты. Җир җимертеп эшләде. Тик матур итеп олыгаеп яши алмады. Картлыгында бәхеткәйләре генә булмады шул.

...Бер тәрәзәдән икенчесенә өзгәләнеп йөрүче Сәлимә апа тәмам аптырашта калды. Кызының чыгып киткәненә айдан артты. Алма кебек ике баласы, ире  хатынның кайда йөрүен дә белми. “Әби, әни кайчан кайта, дип өзгәләнә балалар. И балам, мин сине  күз карасы шикелле итеп үстергән идем, кайларда йөрисең син!” – дип өзгәләнә ана. Кызы Асияне тапканда унтугыз яшендә генә була ул. Алар Азат белән яратышып өйләнешәләр. Өйләнеп бер ел торуга ирен армиягә алалар. Асия әтисеннән туып кына кала. Сәлимә төп йортта кайнана һәм каенанасы белән торып кала. Алар тату гына яшиләр. Ләкин кайтырга алты ай калганда, армиядән Азатның һәлак булуы турында хәбәр килә. Улының хәсрәтен күтәрә алмыйча, кайнанасы да үлеп китә. Сәлимәгә кайнатасы белән тору көннән-көн авырлаша башлый. Бервакыт Сәлимәгә әйдә бергә торабыз, балаң да ятим булмас, дип сүз ката ул. Сәлимәнең бу йортта бер генә минут та каласы килми. Кайнатасы эшкә китүгә, баласының әйберләрен ала да, кызын арбага салып, әнисе янына – туган авылына кайтып китә.

Әнисе белән алар Асияне бик кадерләп кенә үстерәләр. Сәлимә апа, әйткәнемчә бик тырыш хатын булды. Гомер буе фермада сыер сауды. Асия бернәрсәгә дә мохтаҗ булмагандыр. Асия үзе дә бик тырыш кыз иде. Мәктәптә әйбәт укыды. Мәктәпне бетерүгә үк авылның иң акыллы егетенә кияүгә чыгып та куйды. Тормышлары бик матур башланды, Сәлимә дә киявен бик яратты. Эчми-тартмый торган кияү дә бик уңган-булган кеше иде. Дөньяны ямьләндереп башта малай, аннан кыз туды. Сәлимә тәмле ризыкларын пешереп каршы алды. Булганын тутырып озатып җибәрде. Бик уңган бакчачы да иде Сәлимә. Әбиләренең бакчада үскән ризыкларын ашап, аңа булышып оныклары үсте. Кызы белә кияү өйләр салды. Сәлимә шатланып туя алмады. Бар да җитеш кебек. Кияве кайчак башын ташлап эчкәләп алганда да, Асия белән бергәләп дәвалап терелтәләр иде.

Тормышның ак һәм кара юлларын үткәреп кенә яшәргә өйрәнгәндә әллә ниләр булды: Асия югала башлады. Башта бер тапкыр булыр да, шуның белән бетәр һәм үтәр кебек иде.  Тик, Асия кабат югалды. Дөресрәге, үзенең булган бәхетен дә аңламыйча билгесезлек упкынына очты. Асия никтер  үзен ирексез итеп тойды. Бервакыт ул өйдә генә торудан, хуҗабикә булып яшәүдән туеп китте. Эшкә чыккач туган көннәр, юбилейлар берсе дә аракысыз үтмәде. Асия акрынлап яшел елан белән дуслашты, хәтта өйгә дә исерткеч эчемлекләрне алып кайта башлады. Ир башта балалар хакына түзде. Сәлимә дә кызын ялгыш юлга кереп барганын сизде. Үзгәртергә тырышып, әллә ниләр эшләп карады. Берни дә барып чыкмады. Әтиләре балаларны ташламады. Әбисе Сәлимә белән балаларны бергәләп үстерделәр. Асия эчә башласа, чыкты да китте. Башта көнләп кенә югалса, соңрак айлар буе кайтмый башлады. Беркемдә дә түземлек калмады. Ир Асиядән аерылды. Соңгы чыгып китүеннән соң, хатын да башка кайтмады.

Сәлимә кызын тәрәзәдән күзен алмыйча көтте. Бу көтү кайчак елларга сузылды. Бик сагынды ул кызын. “Начар булса да, балам бит ул. Ниләр булса да, ана күңеле кичерә ул”, – дип өзгәләнде. Тагын көз килде. Быел да кайтмадың, кызым.  Сәлимәнең соңгы өмете тәмам сүнде. Йөрәге дә, башы да катып калды. Ул авырып, берни эшли алмас хәлдә калды. Яныннан оныгы китмәде. Нинди генә хәлдә  булса да, әбисен ташламады. Сәлимә апаның хәле бик авырлашты. Соңгы сулышында да, ул “кызым” дип ыңгырашты.

Коймалар җимерелеп, сарайлар авып, йорты кыйшая башлаган нигез яныннан узганда, Сәлимә апаны, аның янына китәргә ашыккан оныгын уйлап дога кылам. Бүген җиргә ап-ак булып беренче кар яуды.  Бу дөнья ак бәхеттән генә торган шикелле дә. Тик язмыш канатларны каера. Кемнедер кызсыз, кемнедер әнисез калдыра.
 

Фото: https://pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading