16+

Ә сорау туа...

Илдә кризис, дибез. Ул кризис дигәнне мин аз гына башкачарак күз алдына китерәм бугай. Эш юк, акча юк, ашарга юк... Тирә-якта ачлар, хәерчеләр... Ләкин илдәге кризис мин күз алдына китергәнчә түгел. Бу бөтенләй бүтән төрле, башка сыймый торган кризис. Телевизордан бер җитәкче чыгыш ясый. Зарлана инде, кризис, ди, акча юк,...

Ә сорау туа...

Илдә кризис, дибез. Ул кризис дигәнне мин аз гына башкачарак күз алдына китерәм бугай. Эш юк, акча юк, ашарга юк... Тирә-якта ачлар, хәерчеләр... Ләкин илдәге кризис мин күз алдына китергәнчә түгел. Бу бөтенләй бүтән төрле, башка сыймый торган кризис. Телевизордан бер җитәкче чыгыш ясый. Зарлана инде, кризис, ди, акча юк,...

Илдә кризис, дибез. Ул кризис дигәнне мин аз гына башкачарак күз алдына китерәм бугай. Эш юк, акча юк, ашарга юк... Тирә-якта ачлар, хәерчеләр... Ләкин илдәге кризис мин күз алдына китергәнчә түгел. Бу бөтенләй бүтән төрле, башка сыймый торган кризис. Телевизордан бер җитәкче чыгыш ясый. Зарлана инде, кризис, ди, акча юк, шуңа күп тармакларны ябарга мәҗбүр булдык, ди. Бу зарлана. Ә кулында биш йөз меңлек сәгать ялтырап-ялтырап китә. Мин инде аннан көнләшмим дә, көнләшергә җыенмыйм да... Ә сорау туа...

Ач кеше кыйммәтле сәгать алып такмый бит инде. Йортсыз кеше дә андый сәгать алмый. Мондый нәрсәне кредитка да алмыйлар. Телевизордан чыгыш ясаган бер уртакул җитәкче дә шундый сәгать тагып йөрерлек булгач, нинди кризис соң ул? Ярый, телевизорга ышанмыйбыз, ди инде. Теләсә кайсы җитәкченең гаражына... юк, анда керү килешми, өенә дә, дачасына да килешми... кабинетына килеп керәбез. Теге чүт еламый гына инде, акча юк, кризис, ничек яшәргә белеп булмый... Фәлән йөз меңлек креслосында елардай булып утыра, күз яшьләре тамса, фәлән йөз меңлек өстәле дертләп китәр сыман... Ә сорау туа...

Юк бу илдә бернинди дә кризис! Әле без иң соңгы чиккә җитеп, җитәкчеләр кулындагы кыйммәтле сәгатьләрне, кабинетындагы затлы җиһазларны гына сатсак та, бер кайгысыз бер илле ел яши алабыз.

Ярый, җитәкчеләрнең эш башкадыр инде. Гади халык та кимен куймый. Менә син: «Арзан хакка икмәк сатам!» - дип, игълан биреп кара, искә дә алмаячаклар. Әгәр ике-өч меңгә ябыктыра торган дару тәкъдим итсәң, сорап шалтыратучыларның чиге булмаячак. Бөтен халык ябыгырга тели. Илдә кризис, ә халык ябыгу чаралары эзли.

Ябыгу өчен иң уңайлы нәрсә бәрәңге икән. Бер гектар итеп утыртасың. Аннан соң утыйсың, күмәсең, утыйсың, кәтмәнлисең, колорадо кондызын чүплисең, утыйсың, колорадо кондызын чүплисең, утыйсың... һәм көз җитүгә, артык авырлыкның эзе дә калмый. Моны шәһәр кешесе белми торгандыр инде, югыйсә әллә нинди кыйммәт хакка дарулар сатып алмаслар иде. Ә авылныкылар белә һәм күбесе җәйне шулай бакчада уздыра. Мин авылга, гадәттә, җәй айларында ешрак кайтып йөрим. Шуңа, бакчага чыгу белән, һәр күршене арт саныннан танып торам. Күбесенең йөзен күргәнем юк. Шуңа сорау туа... Башка урында очратсам, таныр идем микән?
Һәм иң гаҗәбе - кибеткә чыксаң, үзебездә үскән бәрәңгене таба алмыйсың. Халык җәй буе бакчада, ә бәрәңге... Чынлап та, аны ашар яки сатар өчен түгел, ә ябыгу өчен генә үстерәләр бугай.

Кичә тагын кибеткә чык­кан идем. Бер сумка ризык сатып алдым. Помидор - Кытайныкы, сарымсак - Израильнеке, редиска - Голландиянеке... Калганын санап тормыйм. Сорау туа. Бик беркатлы сорау. Наданлыгымны гафу итәрсез инде, зинһар өчен, тик сорамый да булмый. Россия­дә бәяләрдән башка тагын берәр нәрсә үсәме ул?
Сорау туа. Авылга кайтсаң да, сорау туа. Шәһәргә килсәң дә... Гомумән, безнең тормыш сораулардан гына торадыр сыман. Ахмак сораулардан тора. ЕГЕзамендагы кебек...
Элек имтиханнар ничек иде?! Сөенеч, чәчәкләр, аз гына дулкынлану. Хәзер - полиция, сакчылар, камералар, стресс, күз яшьләре. Мин бер нәрсәне аңлый алмыйм: баланы надан калдыруның сәламәтлеккә зарарсызрак бүтән ысулын табып булмый микәнни соң?

Элек дигәннән... Тарих­ның бер кыйпылчыгы. Ишеткәнегез бармы икән, соңгы араларда телевидениедән: «Европа череп бара. Соңгы елларда анда гейлар, лесбияннар, наркоманнар, алкашлар күбәйде... Аны азгынлык басты...» - дигән сүзләр еш ишетелә. Бу - соңгы вакытта. Ә аңа кадәр... Аңа кадәр һәртөрле миллионерларның, миллиардерларның, тагын шундый бүтән намуслы кешеләрнең балалары шул Европага агылды - укырга китте, эшкә урнашты, шунда төпләнеп калды. Бу кемнедер кимсетү булып ишетелмәсен. Ә сорау туа...

Сорау туу үзе үк яхшы нәрсә инде, бер карасаң. Иркенлекнең, алга, яхшыга омтылуның бер чагылышы. Тоталитар дәүләттә бернинди дә сорау тумас иде. Без аны туганчы ук буа барыр идек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading