16+

Таза халык

Әй ярата да инде бездә халык дәваланырга! Беренче чиратта, әлбәттә, традицион булмаган ысуллар белән. «Бөтен чирдән коткарам» дип газетада белдерү генә бастыр - икенче көнне көтүләре белән килеп җитәләр: - Сез мине карый алмассыз микән?

Таза халык

Әй ярата да инде бездә халык дәваланырга! Беренче чиратта, әлбәттә, традицион булмаган ысуллар белән. «Бөтен чирдән коткарам» дип газетада белдерү генә бастыр - икенче көнне көтүләре белән килеп җитәләр: - Сез мине карый алмассыз микән?

- Әлбәттә. Бик рәхәтләнеп. Чишенегез. Һи-и, сезнең монда... Сезнең бит монда бөтен аурагыз салынып төшкән! Бозымнан инде бу. Күршеләрегез бармы? Бар? Димәк, дөрес әйткәнмен... Сездән 100 доллар.

Газеталардагы белдерүләргә күз салсаң, бөтен иле экстрасенслар, гипнозчылар, сихерчеләр һәм им-томчылардан гына тора диярсең. Кайсы аураны ямый, кайсы җеннәрне куа, кайсы читтән торып операция ясый, кайсы... Алар янында булып кайткач, кешеләр үзләре белән ниләр генә эшләми: киптерелгән чикерткәләр ашау дисеңме, җылыту батареясына аяк­ларын тимерчыбык белән бәйләп кую, маңгайларына ат койрыгы ябыштыру...

- Ишеттеңме, кодача, иреңне йөргән нәрсәсеннән биздерү өчен аңа яндырылган урт тешенең төтенен иснәтергә кирәк икән!
Кемнән генә сорасаң да, аңа яки күз тигән, яки бозым җибәргәннәр.
- Әйе-әйе... Сезгә бозым җибәргәннәр. Сулагыз. Суламагыз. Өч минут суламый тора аласызмы? Юк? Бозым, димәк. Сул үпкәгез белән сулап, уңы белән суламыйча торып карагыз әле! Булмый? Әйтәм бит, бозым дип. Сезгә айсыз төннәрдә өегез почмагын берәр атна кимерергә кирәк...

- Ә сез, кулыгызга кырык тавык тәпие тотып, таң тишегеннән урманга барыгыз, анадан тума чишенегез һәм, кояш күтәрелеп җиткәнче, кырмыска оясында утырыгыз.
- Эшләрегез кирегә киттеме? Сездән бит бөтен энергия чыгып беткән. Нишләргәме? Иртән йокыдан торуга, озак итеп электр розеткасын ялагыз.

Ә уринотерапия белән ниләр генә эшләп бетермәделәр! Әйе, кешечә итеп әйтсәк, гафу итегез, сидек белән дәвалану була инде. Ярты ил хәзер сидек эчә, аны күзенә, колагына тамыза, башыннан коя.

- Күрше, әҗәткә бер-ике стакан сидек биреп тора алмассыз микән? Бер атнадан бише белән кайтарыр идек.
Бер танышымның өенә килеп кергән идем - егылып китә яздым - сасы искә чыдарлык түгел.
- Нәрсә булды? - дим.
- Ә син миңа кара, сизәсеңме үзгәрешне? - ди бу.

Баксаң, моңа ревматизмнан җылы тирес ябып дәваланырга киңәш иткәннәр икән. Хәзер ул Ходайның һәр бирмеш көнендә иртә белән табада тирес җылыта.
Сидек кенә димәгез, җәмәгать! Ул мең төрле чирдән дәвалый икән! Иң мөһиме - аптекаларга чабасы, акча туздырасы юк, бөтенесе үзеңдә: кирәк булды - агыздың алдың!

Һәм, иң гаҗәбе - кешеләр шуның файдасын күрә. «Без дөньяда иң сәламәт халык!» - дип күкрәк суккан коммунистлар хаклы булган икән. Дөрес сүзләр! Югарыда саналган ысуллар белән дәвалану өчен җен кебек таза һәм корычтай нык ихтыяр көченә ия булырга кирәк.


Фото: Passion.ru

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading