Ниндидер очрашуда яки концертта чыгыш ясарга туры килә. Бу хакта мин инде күптән оныткан булырга мөмкинмен. Тик гайбәт онытмый. Ул ниндидер дустыңның теле белән болай ди:
- Безнең тарафларга да килгәнсең икән.
- Каян белдең?
Ә нинди фантазия! Ул гайбәтләргә караганда, мин инде әллә ничәнче хатын белән яшим, балаларым бөтен дөнья буйлап таралган, дөньяның бөтен аракысын мин генә эчеп бетергәнмен, бөтен җирдә былат иметь итәм, әллә кайларда әллә нәрсәләрем бар... Кайчагында шул хәтле җентекле итеп сөйләп җибәрәләр - чынлап та шулаймы икән әллә дип, үзем дә шикләнеп куям.
Теләсә кем гайбәтче була алмыйдыр, моның өчен аерым талант кирәктер. Ә талант иясе яратуга һәрчак лаеклы.
Тик бер нәрсә бар. Ул гайбәтләрне патша да, ниндидер өлкәдәге бик уңышлы башка кешеләр дә таратмый. Миннән дә гадирәк, миннән дә ямьсезрәк, миннән дә булдыксызрак кешеләр тарата. Алар шулкадәр күп микәнни соң? Күптер шул. Һәм бу да алар файдасына. Күпчелек һәрчак хаклы ич.
Әгәр синең хакта беркайчан да гайбәт сөйләмәгәннәр икән, димәк, син әле кеше түгел, ә күпчелекнең бер өлеше генә.
Комментарийлар