Изге җомга көнне, иртәнге намаздан соң йомшак диванына сеңеп, моңлы тавышы белән “Һәфтияген” көйләп укырга керешкән Галия абыстайга җилкапка келәсе шыкылдаган кебек тоелды.
Кортканың башыннан:
– Ач таңнан кем йөрер икән? Хәерлегә булсын. Ут күршем Галләметдиннең гомере кыл өстендә дигәннәрие. Әллә таң алдыннан сулышы өзелгәнме? – дигән хәвефле уйлар йөгереп узды.
Карчык, догасын әштер-өштер тәмамлап, җыерчыклы битен сыпырды. Ябык иңнәренә җылы мамык шәлен салып, ашыга-кабалана өйалдына чыкты. Бәрән йоныннан үзе эрләп бәйләгән җете ак оекбашлы, тубыгы шешенке аякларына кызыл эчле, ялтыр тышлы калушларын тиз генә киеп куя алмыйча матавыкланды.Чирәм яшел җирлеге өстенә ак чәчәкләр сибелгән сатин күлмәгенең бала итәкләрен җилфердәтә-җилфердәтә, куе бәбкә үләне баскан ишегалдының йомры таш тезелгән тар сукмагы буенча, картларча бер якка янтая төшеп, ана үрдәктәй як-якка салулап атлап китте.
– Әсфирә күршекәем, син түгелме, бәбкәм? Хәзер ачам. Әз генә сабыр ит!
Әгузе-бисмилласын әйтеп, ипләп кенә келәне терәткән бикне шудырды. Капканы ачкач, кортка аптырап китте. Каршысында күрше килене түгел, ә тупырчыктай оныкларының берсен күтәреп, икенчесен җитәкләп, талчыккан кыяфәтле олы кызы Гөлфирә башын аска иеп, моңаеп басып тора иде. Галия әби бәгырь җимешләренең кайтуына ихластан сөенсә дә, сизгер ана йөрәген: ”Кызыма нидер булган... Бу сәфәр хәерлегә түгел, бугай”, - дигән авыр уй көйдереп узды. Карчыкның йөрәге эчтән сызса да, тыштан аны-моны сиздермәскә тырышты. Шау-гөр килеп, кочаклашып күрештеләр, шыбырдашып өйгә керделәр.
Гөлфирә балаларын чишендерергә кереште. Әбекәй, май кояшыдай балкып, тиз генә электр самавырын җырлатып җибәрде. Кичтән калган итле бәрәңге шулпасын плитәгә җылытырга утыртты. Суыткыч ишеген төбенә чаклы ачып куеп, өстәлгә тәм-томнар чыгарып тезә башлады. Оныкларының олысы - Шәүкәтенең кулына кып-кызыл алма юып тоттырды. Кечесенең - алты айлык Шамилнең, әнисенең күкрәгенә почык борынын төртеп, уймак авызын чупылдата-чупылдата, тәмләп ими суыруына әбисе сокланып карап торды. Тамагы туеп, әнисенең җылы кочагында татлы йокыга талган сабыйны, әбекәй кадерләп үз кулларына алды. Нарасыйның алма битенә борын очын тидереп, гөнаһсыз сабыйның хуш исен ләззәтләнеп иснәп алгач,бәләкәчне саклык белән генә диванга илтеп салды. Сабый идәнгә тәгәрәп төшә күрмәсен дип, диван кырыена артлы урындыклар сөяде, ятак читенә йомшак мендәрләрен тезеп куйды. Йомры йомгак чаклы фәрештә кыйпылчыгын әбисенең назлы карашы баштанаяк сыйпап үтте. Карчык, бисмилла әйтеп, нәнүснең өстенә үз иңеннән алып җылы шәлен япты. Балаң баласы - балдан татлы шул, дип сөйләнгәләп, елмаеп аш бүлмәсенә узды. Аннары ашыга-кабалана коймак камыры тугларга кереште.
Галия әби кадерле кунакларын түгәрәк өстәл янында чакырды. Чөкердәшеп иртәнге чәйне эчәргә керештеләр. Дүрт яшьлек Шәүкәт, әбисе ни арада пешереп өлгерткән төче коймакны, авыз кырыйларын майландырып-балландырып, каен җиләге кайнатмасына мана-мана тәмләп ашады. Үз тәлинкәсендәгесен күз ачып йомган арада сыпыртып куйгач, куе кәҗә сөте салып ясалган мәтрүшкәле чәйне кинәнеп эчте: кыңгырау чәчәкле чынаякны төбенә чаклы бушатты. Баланың борын өсте тирләп чыкты. Әбисе аны “әппәр” иттерде. Оныгы кулына бүләккә дип күптән алып куйган уенчык тракторны тоттырып, Шәүкәтне зал ягына уйнарга чыгарып җибәрде.
– Берүк бик шаулама инде, җәме, алтын бөртегем! Энекәшең уяна күрмәсен! - дип, әбекәй агач тамырларыдай бүртенгән кытыршы куллары белән аның ефәктәй йомшак чәчләреннән сыйпады.
Әнисе әйләнеп керешкә, Гөлфирә өстәл җыештыра башлаган, табак- кашык юарга җылы су хәстәрләп йөри иде. Галия карчык, кызының боек күңелен күңелен күтәрергә теләп, аның балачагына бәйле кызыклы вакыйгаларны искә төшерергә, көлкеле хәлләрне тәмләп сөйләргә кереште. Әмма бәгырь җимешкәе, элеккечә башын артка ташлап, яңгыратып көлмәде. Пыскак яңгырлы көздә сирәк-мирәк чыккалап алган саран кояш кебек, авыз чите белән елмайгалап кына куйды. Нилектәндер сөмсере коелган йөзен, әйтерсең, соры болыт каплаган иде. Ананың тынгысыз йөрәге шул мәлдә газиз баласының кайчандыр нур чәчеп торган яшькелтсу-соры күзләрендә чагылган, күңел төпкеленә яшеренгән газаплы моң-сагышны аерымачык тойды. Галия кызының холкын әйбәт белә. Ул юк-барга таралып төшмәс. Чәүчәләк түгел. Акылсыз, дип тә әйтеп булмый. Үскәндә урам малайларыннан кыйнаттырмады. Үз-үзен якларлык чаялыгы, беркемгә махы бирмәслек зирәклеге бар иде бит аның. Хөр күңелле, шаян холыклы, баскан җирендә ут чыгара торган Гөлфирәне, әйтерсең, алыштырып куйганнар...
Галия абыстай, сырган арка җылыткычын киде, комганына җылы су салып, юк йомышын бар итеп, ишегалдына чыкты. Бәдрәф ягыннан әйләнеп килгән булды да, аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, дигәндәй, үз-үзенә урын таба алмаганга күрә, җиләк-җимеш бакчасына керде. Сәрби куаклары ышыгындагы эскәмиягә утырып, дога кылды.
– Йа Раббым, бер Ходаем! Берүк рәхмәтеңнән ташлама! - дип, балаларына, оныкларына, үзенә Аллаһтан мәдәт сорады, изге теләкләр теләде.
Күзе карт алмагач очында эленеп калган бөрешкән ялгыз алмага төшкәч, йөрәге кысылып куйды. Хәбире мәңгелек йортына күченгәннән бирле, ул да ялгызлыктан шул алмадай интегә. Әнә олы кызы да, эшкуар киявенең гаражында әллә ничә затлы машинасы тезелеп торган килеш, гомер булмаганны, хәләл җефетеннән башка гына, балаларын күтәреп, таң төбеннән үз хуты белән туган йортына кайтып керде... Ябыгып, суырылып киткән сымак күренә. Кызы аны-моны сиздермәскә тырышса да, ана күңелен алдый алмассың! Нинди хәвеф чагыла соң ул яшькелт-соры зур күзләрдә? Карчыкның башын миңгерәтеп, миеннән йөз төрле борчулы уйлар өермәсе бөтерелеп узды:
– Кызымның миңа ачарга ярамаган нинди яшерен сере бар икән соң? Әллә яман чиргә тарыганмы? Берүк Аллам үзе сакласын!
– Кияүнең эше бик мәшәкатьле. Җаваплы да бугай. Әллә аңа берәрсе этлек эшләп, боларны зур бурычка батырганмы?
– Нигә автобуста кайтканнар? Кияүнең көндәшләре аның кәттә машиналары тулы гаражын ут төртеп яндырмагандыр ич?
– Дус бар, дошман бар, дигәндәй. Алай-болай кызыма бозым-фәлән эләкмәгәндер бит? Йөзенә сары суккан кебек тоела. Күз төпләренә күксел күләгәләр сузылышкан. Зур күзләренең нуры сүрелгән сыман...
– Йа Аллам, моңарчы аеры-чыеры йөргәннәре югые ла. Ай-кояш булып балкып, бергәләп, мунча бурасыдай зур затлы машинага төялешеп кайтып керәләрие...
Әле кайчан гына, барысы да тәртиптә кебек иде бит. Кияүнең йорт җиһазлары ясый торган шәхси фирмасы гөрләп эшли. Башкалада берничә мебель кибетләре бар. Шәһәр читендәге Байлар бистәсендәге йорт-җирләре бер дигән. Өс-башлары кырт иткән. Табыннарында ни ашыйм да, ни эчим! Тиз арада аякка баскан замана байларын хәзер “яңа татар”лар дип йөртәләр, икән. Кыландырып та карыйлар инде! Татар булгач, татардыр инде. Милләтнең искесе, яңасы була ди мени? Әкәмәт...
Балалары яңа өйгә күченгән елда, кызы белән кияве бик кыстагач, калага кунакка барып, андагы хикмәтләрне үз күзләре белән күреп, ихластан сөенеп кайткан иде ул. Кала күчтәнәчләреннән авыз иттерергә ахирәтләрен чәйгә чакыргач, Галия абыстай шул сәфәрендә күргән галәмәтләр хакында тәфсилләп сөйләп, туган авылылыннан гайре, беркая читкә чыкмаган сала карчыкларын тәмам шакккатырганы - үзе бер кызыклы хатирә.
– Гөлфирә кызымның өенә керсәң, әйләнеп чыгарлык түгел, билләһи. Бүлмәләрен санап бетерерлек кенәме? Һәркайсы үзенчә затлы итеп җиһазланган. Кияүнең кәмпиютер өстәле белән биек артлы күн кәнәфие, китап шкафлары куелганы - кәбинит дип атала. Шәүкәтем йоклый торганы -дитски, үзләренеке - ыспални, иң зурысы - зал, аннан чак кына кайтышрагы - кунак бүлмәсе дип йөртелә икән. Мин шунсында рәхәт чиктем, ахирәткәйләрем. Бер дә галәмәт инде. Ишек тоткаларына тиклем җете сары. Мөгаен, алтын йөгертелгәндер. Оҗмах та оҗмах, Гөлфирәмнең өе дә җәннәткә тиң...
– Керсәң, адашырлык икән, алайса, - диде Латфия карчык, лимонлы чәен шур-шур шөпереп.
– Ул гынамы әле! Бөтен җиргә затлы йомшак келәмнәр җәелгән. Иллә дә йомшак инде үзләре! Әйтерсең, безнең Баллы чишмә буе болынлыгындагы каз үләне өстеннән йөрисең. Диварларына алтын кысалы рәсемнәр тезелеп киткән. Җитмәсә, күз явыңны алырлык матур тагын үзләре. Шуларны чын рәссамнар еллар буе ясаган, ди. Кияү балакай аларның кайсын Париждан, кайберсен Питердан апкайткан. Һәркайсы яхшы ат бәясе тора, ди.
Әпитит белән каз боты кимереп утыручы Кәҗә Разыясының күзе маңгаена менде:
– Әнекәччәем! Шулай ук диме? Вәт исәрләр! Ничаклы акчаны әрәм-шәрәм иткәннәр...
Галия карчык, самаварын яңарткан арада, кордашларының исен китәреп, утка ялкын өсти торды:
– Иятаж саен бәдрәф, ванны, мин сиңайтим. Җәкүзи дигән нәмәстәкәйләре бик уңайлы. Суына керсәң, тәмам изерәп китәсең.
– Кәҗә күзе дисеңме? Кәҗә асрыйлармыни? – диде колакка катырак Расиха карчык. - Кала катыннары, гәүдәм бозыла дип, бала имезми бит. Кәҗә сөте – ана сөтенә тиң, бик файдалы. Сабыйга шуны савып эчертәләрдер инде ...
Галия кортка кеткелдәп көлеп җибәрде, аңа башкалар да дәррәү кушылды.
– Кәҗә димәдем бит инде, тугани апа, ялгыш ишеткәнсең.
- Расихаттигә хәзер марҗа ни дә, морҗа ни. Киртәсенә керсә - бата. Чистый саңгырауланды, бичара, - диде Латфия кортка уфтанып. - Хәер, үзем дә юньләп ишетеп бетермим. Яшь чакта, тетер кебек юка кием белән, ачы җил-буранда ката-туңа урман кисүләр, билдән сазга батып, торф чыгарулар кая китсен...
Хуҗабикәнең өсте кызарып, төбе кемердәп торган ит бәлеше өстәл уртасына менеп кунаклады. Өйгә хуш ис таралды, авызга сулар килде. Галия зәңгәрсу каймалы өлеш тәлинкәләренә бәлеш кисәкләре бүлеп чыкты.
– Җитешегез, ахирәткәйләрем! Бәлешем тыштан ярыйсы күренә.Тәме ничектер? Гаеп итмәссез инде.
– Нинди гаеп итү ди ул тагын! Аллаһ тотар! Ач үлемнән ат кузгалагы белән кычыткан ашап котылып калган сугыш чоры балалары ич без, - диде куас кисмәгедәй юантык гәүдәле Өммегөлсем кортка.- Кай җиребезгә барадыр, билләһи? Ашый-ашый корсак күбенде бугай инде! Кыймылдап та булмый башлады.
– Ашы - ашка, урыны башка! Ә син бәлешеңне сөтле чәй белән юып төшер!
– Сөбханалла, бигрәк тәмле булган!
– Әйтмә дә инде!Телеңне йотарлык!
– Камырыңа атланмай белән йомырканы кызганмасаң, эчлегенә итнең симезен салсаң, бәлеш авызда эреп тора инде ул!
– Алай гына түгел шул, кулдан да килә. Галия кордаш бисмилла әйтеп пешерә бит ул!
Өченче самаварны төбенә чаклы сыккач, йортка бәрәкәт, илгә-көнгә иминлек теләп, кунаклар күмәкләп амин итте. Һәркайсының күңеле түгәрәкләнгәнне сизеп, хуҗабикә тасвирлавын дәвам итте:
- Гөлфирәмнең люстраларын күрсәгез! Чех бәллүреннән ясалган икән. Беренче каттагысы алагаем дәү. Алатның су тегермәне ташы шае бар, мин сиңа әйтим! Кабызгач, салават күпере төсләренә кереп балкый, ахирәткенәйләрем! Иллә дә матур җемелдәп тора инде!
- Түшәмнәренә ничек беркеттеләр икән?
- Алай-болай, башларына төшмәсен тагын!
- Тәүбә әстәгыфирулла диген!
- Башка бәла чакырып утырмасана!
- Кияү-балакай, затлы кунаклар килгәч, шар сугып уйный торган бүлмәләрен дә күрсәтте. Анысы да бә-әк иркен булып чыкты. Безнең өйнең алгы ягы чаклы бардыр, билләһи газыйм!
- Кит аннан! Әзмәвердәй ир-атлар да, бала-чага сыман, шар сугып уйный микән ни? – дип аптырады Кәҗә Разыясы.
- Шәһәрнекеләрнең ял көнне ни эшләре бар соң?- дип кеткелдәде Галия әби.
Өммегөлсем кортка:
- Ие шул. Аларның, таң тишегеннән торып, мал карыйсы, тирес чыгарсы, кар түгәсе җук, - дип аның сүзен җөпләде.
- Зимнисат дигән алагаем зур янкормаларында лимоннар, әфлисуннар өлгереп килә. Гыйнвар ахыры димәссең!
- Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, килендәш! - диде Расиха әби. - Көньяк җимешләре бездә үсми. Агачлары катып үлә!
- Затлы челтәрле читлектә кенәриләре җырлап утыра, мин сиңа әйтим. Африкадан кайтартканнар икән. Рәхәтләнеп, көнбагыш орлыклары, кипкән җимешләр генә ашап яталар, - дип кыйссасын дәвам итте Галия әби.
- Бик бәхетсездер инде ул кошчыклар... Үзеңне туган җиреңнән мәҗбүриләп тотып алып китеп, кысан урынга ябып куйсыннар әле!
Дәвамы бар
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар