Армиягә киткәнче бер кыз белән генә үбешкән иде бит, армиядән соң тагын аның янына килде, хәтта гаиләле булуның ни икәнен дә аңламаган бала иде әле үзе дә...
Рамилә үзенең көмәнле икәнен белгәч, и елады. Ул чагында Рәсим үзен бу аның баласы булмаска мөмкин дип ышандырырга тырышты. Ә нәрсә? Кем белән йөргәнен карап йөрмәде, кызлар бетмәс ул...
Яратам, синнән башка яши алмыйм, дип елады Рамилә. Рәсим борылды да китте, ә күңелендә таш калды... Рамилә турында һәр урам чатында сөйләделәр, янәсе, каядыр йөргән дә, әнә хәзер Рәсимгә такмакчы, ә бәхетсез егет нишләсен, авылдан чыгып качарга мәҗбүр булган. Рамилә ир бала тапты. Ә Рәсимнең әнисе малаена ташланды, бар, синең улың, янәсе. Ә кем моны исбат итә ала? Бәлки бүтәннекедер...
Авылдагылар да нәкь Рәсимнең күчермәсе, дип пышылдаша башладылар... Рәсим Рәмилә янына килгән иде дә, кызның әти-әнисе аны капкадан да үткәрмәде, әти кеше сәнәк тотып чыкты.
– Кызымның данын бөтен дөньяга тараттың, җир бит, күземә дә күренмә. - Рәсим ничек качып котылганын белмәде. Ир кире шәһәргә китте, тулай торактагы бүлмәсендә бер атна тоташ эчте. Айныса, күңелен мәчеләр тырный башлый. Янә акбашка үрелә, онытыла. Галия аны бу караңгы баздан тартып чыгарды. Хатынның беренче никахтан кызы бар иде. Шул кызны үзенеке итеп күреп үстерде Рәсим.
Өч ел кайтмады Рәсим авылга. Бер ялында әнисе янына кайтып керсә, түр якта тач үзенә охшаган бер малай уйнап утыра. Әнисе: – Рамилә башта карышкан иде дә, әмма җибәрде, мин синең җүнсез булуың өчен гаепле түгел лә. Күпме әрләдем үзеңне, кеше баласын елатып, чыгып югалдың, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми икән инде. – Рәсимнең олы яшьтәге әнисе сукрана-сукрана идәндә уенчыклар белән уйнаган баланың аркасыннан сөйде.
Комментарийлар