16+

ТМТВ телеканалында Әбри Хәбриев белән өр-яңа проект!

Шәхси мөнәсәбәтләр, җырчылар арасында туган бәхәсләр, артистларның хезмәт хакы һ.б.: татар эстрадасы йолдызлары бер сәгать дәвамында четерекле сорауларга җавап бирә.

ТМТВ телеканалында Әбри Хәбриев белән өр-яңа проект!

Шәхси мөнәсәбәтләр, җырчылар арасында туган бәхәсләр, артистларның хезмәт хакы һ.б.: татар эстрадасы йолдызлары бер сәгать дәвамында четерекле сорауларга җавап бирә.

Ноябрь аенда ТМТВ телеканалы гадәти булмаган яңа проект башлап җибәрде.Тапшыруга татар эстрадасының иң танылган җырчылары килә һәм моңа кадәр билгеле булмаган, тамашачыларны аеруча кызыксындырган 10 сорауга җавап бирә. 

Формат, чыннан да, гади түгел. “10 сорау” тапшыруы татар эстрадасы йолдызларын яңа яктан ачу өчен эшләнгән. Кунак алдында сораулар язылган 10 кәгазь бите ята. Кагыйдә буларак, җырчы аларның берсен сайларга, язылган четерекле сорауга җавап бирергә тиеш. Җавап бирүдән баш тарта икән, тапшыру ахырында кунакны берничә этаптан торган җәза көтә: бер-берсенә туры килмәгән ингредиентлардан коктейль ясап, шуны эчү, тартмадагы яшерен әйберне тотып, аның ни икәнен әйтеп бирү... Җәза аркасында тапшыруның беренче кунагы Гөлназ Асаева хәтта елап җибәрде! Шунысы кызык: Ландыш Нигъмәтҗановадан кала, барлык кунаклар да берәр сорауга җавап бирүдән баш тартты. 

“10 сорау” һәр шимбә 20.00 сәгатьтә ТМТВ телеканалында чыга. Тапшыруның алып баручысы – “Татар радиосы”ның тәҗрибәле ди-джее, пародист, юморостасы, җырчы Әбри Хәбриев. “Миңа тапшыруның сәер ингредиентлы эчемлек эчү өлеше аеруча ошый. Төрле тәмнәр кушылмасын үз иткән кеше буларак, нинди коктейль килеп чыгачагы үземә дә кызык. Кемдер эчәргә курка, кемдер, киресенчә, “ых” та итми, авыз итә. Монда кунак үзе хәл итә инде: я сорауга җавап бирә, я коктейль эчә”, – дип уй-фикерләре белән бүлеште яңа тапшыруның алып баручысы. Әбри Хәбриев сүзләренчә, эстрада вәкилләре турында тапшыруны караучылар моңарчы төрле мәгълүмат чыганакларында укымаган һәм ишетмәгән фактларны беләчәк, чөнки сораулар арасында “төрттерүле һәм каезлый торганнары да бар”. 

Сүз уңаеннан, моңа кадәр “10 сорау” тапшыруында кунакта Ринат Рахматуллин, Ильвина, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Алсу Абульханова һәм Чулпан Йосыпова булды. 

Реклама ИП Габдуллазянова Г.М.
Яшь чикләве: 16+

ERID: 2Vtzqvh4p5g

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading