16+

“Дини белем балалар укытыр өчен генә түгел, үзең өчен дә кирәк”

Тынычлык мәчетенең абыстае мөнәҗәт әйтүче Сәлимә Хөсәенова белән тормыш мәгънәсе турында әңгәмә кордык.

“Дини белем балалар укытыр өчен генә түгел, үзең өчен дә кирәк”

Тынычлык мәчетенең абыстае мөнәҗәт әйтүче Сәлимә Хөсәенова белән тормыш мәгънәсе турында әңгәмә кордык.

Сәлимә абыстай белән без 2022 елда “Илаһи моң” фестивалендә танышкан идек. Анда абыстайның иман байлыгы, моңы, зирәклеге күп катнашучыларны таң калдырган, сокландырган иде.

– Сәлимә абыстай, иң элек үзегез белән таныштырып китегез әле.
– Тумышым белән мин Лаеш районының Янтык авылыннан, ундүрт яшемә кадәр анда яшәдем. Янтык авылында мәктәптә укыдым, соңыннан без әнием белән Казанга Тынычлык бистәсенә күчеп килдек. Мәктәптә укыганда татар теле дәресен бик ярата идем, барлык фәннәрне дә яхшы укыдым, әлхәмдүлилләһ. 

– Ничек сез абыстай булдыгыз?
– Минем әнием дини гаиләдә туган, мулла кызы иде, шуңа без дә дини гаиләдә үстек. Әнием Тынычлык бистәсендә абыстай булып йөреп, Коръән укып, мөнәҗәтләр әйтеп, кешеләрне олы юлга озата иде. Тормышка да мин дини гаиләгә чыктым, каенанам намазлар укый иде. Соңрак 1989 елда мәчеткә барып укып, остазлардан махсус дини белем дә алдым.  Аннары безнең Тынычлык бистәсендә мәчет ачылды, анда инде мин үзем балаларны укыттым.

– Абыстай булыр өчен нишләргә кирәк?
– Абыстай булыр өчен иң баштан укырга, дини белем алырга кирәк. Дини белем балалар укытыр өчен генә түгел, үзең өчен дә кирәк. Дин белеме алгач безне Коръән укырга чакыра башлыйлар. Абыстай Коръән дә укырга, биш вакыт намазлы да булырга, белемле, мәгърифәтле дә булырга тиеш.

– Абыстайның остазбикәдән аермасы нидән гыйбарәт?
– Абыстайларны укыткан остаз ул остазбикә була, ягъни абыстайларның остазы - остазбикә.

– Сез әле татар милләтенең күренекле мөнәҗәтләр башкаручысы да. Бу өлкәгә ничек кереп киттегез?
– Мөнәҗәтләргә килгәндә 1952-1953 нче елларда әнием мөнәҗәтләр әйтә иде, аның мәкаме бик матур иде. Күңелемә шулхәтле тәэсир итә иде, 7-8 яшемдә елап тыңлаганым хәтеремдә. Әнием Коръәнне дә матур мәкам белән укый иде. Аллаһның рәхмәте белән, үзем дә абыстай булгач, әниемнең мөнәҗәтләрен Коръән мәҗлесләрендә әйтә башладым.

– Гадәттә нинди темага мөнәҗәтләр әйтәсез?
– Мөнәҗәтләрне кайсы мәҗлескә туры килгәненә карап әйтәм. Мәүлед аенда Пәйгамбәребезгә карата мөнәҗәтләр әйтәм, Корбан аенда үзенең мөнәҗәте була. Изге Рамадан аенда 1896 елда язып алынган мөнәҗәтне әйтәм, бу мөнәҗәткә инде 130 еллап. Гомумән мөнәҗәтләр әйтергә яратам. Елдан ел шушы мөнәҗәтләрне тыңлаучылар да күбәя бит, мәҗлесләре дә арта. Хәзер шунысына шөкер, элеккеге вакытта бөтен юбилейларны, бәйрәмнәрне хәрәм белән уздыралар иде, хәзер исә утыз-кырыктан узганнар Коръән укып китегез әле, диләр. Мөнәҗәтләр әйтү миңа шифа да бирә, аларны өйдә гел көйләп йөрим.

– Репертуарыгыздагы кайсы мөнәҗәтләрне балачакта ук истә калдырдыгыз?
– Пәйгамбәребезнең туган ае турында әнидән калган мөнәҗәтен яратам. Аннан әниемнең сабырлык турында мөнәҗәте дә бар иде. Шуны аның мәкаме белән әйтәм.

– Үзегез мөнәҗәтләр язмыйсызмы?
– Язам. Мин дини шигырьләр иҗат итәм, берәр матуррак шигырь чыкса, аны мәкамгә салам да, мөнәҗәт буларак әйтә башлыйм.

– Совет заманында мөнәҗәтләрне тыю булгандыр? Ничек аларны саклап кала алдыгыз?
– Дин тыелган вакытларда да гаиләбездә мөнәҗәтләрне саклый алдык без, Аллаһка шөкер.

– Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта яшьләр арасында мөнәҗәтләр популярмы?
– Популяр, бик күп мөнәҗәт башкаручы яшьләр бар. Әлхәмдүлилләһ, бик популярлашты ул соңгы вакытта.

– Мөнәҗәт әйтү өчен нинди сыйфатлар мөһим? 
– Иманлы булырга кирәк, иманлы булганда, мөнәҗәт тә әйтелә, аннан татар телле дә булырга кирәк, мөнәҗәт татар телендә әйтелә бит, гореф-гадәтләрне онытмау да мөһим.

– Гомүмән, хәзерге яшьләр, дингә, милләткә, ана теленә тартылалармы? Өметлеме без?
– Әйе, әлхәмдүлилләһ, тартылалар. Ифтарларда, мәчетләрдә унике яшьлек балалар ураза тотабыз диләр. Бу дингә тартылу була бит инде. Сез өметле, без, өлкән буын, сездән өмет итәбез. 

– Идеаль татар хатын-кызы ул нинди?
– Идеаль татар хатын-кызы дини-дөньяви белемле, акыллы, чиста күңелле, тәүфыйклы, игелекле, сөйкемле, татарча сөйләүче, гореф-гадәтләрне белүче, иманлы татар егете белән никахлашып, балалар үстерүче, гаиләсен хөрмәт итүче, яратучы, Ислам динебезне куәтләүче булырга тиеш.

– Тормышның мәгънәсе нидә?
– Тормышның мәгънәсе, минемчә, динне, телне белү, Аллаһ кушканча дөрес сәламәт яшәү, белем алу, эшләү. Никахлашып тәрбияле балалар үстереп, Ислам динебез дәвамчылары, догалар кылучы оныклар калдыру.

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Сәлимә абыстай!

Әңгәмәдәш – Мәрьям Ибраһимова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading