16+

Хатын көннәр буе урын өстеннән тора алмыйча, суга да тилмереп ята

Чәчәкләрнең беренче затлыларына күз төшсә дә, гадиләренә кул үрелә.

Хатын көннәр буе урын өстеннән тора алмыйча, суга да тилмереп ята

Чәчәкләрнең беренче затлыларына күз төшсә дә, гадиләренә кул үрелә.

Кешеләрнең дә шулай, гадиләрен, олы йөрәклеләрен ихтирам итәсең, аларны күргән саен күрәсе килә. Ә менә гади булып та, эреләнергә тырышучы, үзен башка образда күзаллаучыларга карата хөрмәт хисләрен көчләп тагып булмый. 

Галстукны сатып алып тагып булса да, дан-дәрәҗә, ихтирам сатып алып тагыла торган әйбер түгел шул. Рәмиснең дә шулай, бик тә әллә кем буласы килде, зур булып үсәсе – нәчәльник дәрәҗәсенә күтәреләсе килү теләге көчле иде. Тик җитәкчелек итәр өчен дә сәләт, тырышлык, булдыклылык, белем кирәк. Эшне әти дәрәҗәсе һәм элемтәләре белән генә алып барып булмый. Тумыштан маңгаеңа язылган гадилек тә эреп юкка чыга торган, су белән ага торган әйбер түгел. 

Рәмис гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе колхоз председетеле булып эшләде. Әнисе гомере буе мәктәптә звонок биреп, укучыларны каршы алып, озатып торды. Рәмис шуңа күрә дә мәктәптә: “Эх, син!” – дисәләр дә, әнисенә барып зарлана, ә әнисе бердәнберен яклап, нәчәльник хатыны буларак, үз сүзен каты әйтеп тавыш чыгара, баласын яклый. Иптәшләре алдында гарьләнсә, хурланса да, һәрчак таяныр талы барын белү егеткә ошый иде. 

Мәктәптә иншалар язганда да ул бер дә комбайнчы булам, очучы булам дип хыялланмады. Башка укучылардан аермалы буларак, мин әтием кебек колхоз председателе булам дип яза иде. Егет сүзендә торды дисәң, ялгыш булыр, аны сүзендә торырга мәҗбүр иттеләр. Мәктәпне тәмамлау белән авыл хуҗалыгы институтына урнаштырдылар. Әтисенең танышлары биредә җитәрлек, егеткә җил-яңгыр тидерүче булмады. Ничә зачет, ничә имтихан бирүен дә аңламыйча калып, ул кулына диплом алып, әзер белгеч булып туган авылына кайтып та урнашты.

Билгеле инде, беренче көнне үк җитәкчелек эшенә керешә алмады, башта инженер ярдәмчесе булып килде, аннан инженер булып күтәрелде, озак та үтмәде өч авылны берләштергән колхозны таратып, махсус Рәмис өчен крестьян хуҗалыгы оештырдылар. Ике авыл белән әтисе идарә итсә, авылдашлары яшь хуҗа – Рәмис боерыгына буйсына башлады. Беркайчан да авырлык күрмәгән, әле хәзер дә әнисе яклавыннан, әтисенең ярдәм канаты астыннан чыкмаган егет олысын да, кечесен дә аңламады, аңларга, гозерләренә колак салырга теләмәде дә.

Кемдер каршы сүз әйтә икән, ул эшсез калды, аның урынына күрше республикадан өч тиенгә эшләргә риза булучылар килде. Ул дигәнчә булмаса, сыер-сарыкларын көтүгә кудырмау, үзләрен үлән-печәнсез калдыру, хәтта сусыз утырту белән куркытты. Бу авылда су башнясы да колхоз балансында торганлыктан, суга да Рәмис хуҗа булып чыкты. 

Әлбәттә инде, мондый кәттә егеткә кәләш тә тиз табылды. Әллә кайчангы план буенча әтисе кулы астында эшләүче баш хисапчының кызы аларга килен булып төште. Һәр табышны да бүлешеп яшәгән күптәнге дуслар шулай итеп, кодалар да булып куйдылар. Ашаганнары бал да, май, эчкәннәре кыйммәтле ширбәт, колхозчыларның төшенә дә кермәгән ризыклар аларда аунап йөри иде.

Тормыш акрын гына ага бирде. Рәмис белән Гөлфиянең ике балалары туды. Алар да балалар бакчаларына түләүсез генә йөреп, үзләренең кем икәнлекләрен кечкенәдән сизеп үстеләр. Бакчада ялгыш кына берсе чеметеп, хәтта кагылып китсә дә, әтигә әйтәм, минем әти нәчәльник дигән сүз, куркыту чарасы булды. 
Рәмиснең эшләгәндә таяныр тормыш тәҗрибәсе юк иде. Шуның өстенә армиягә бармаган, акыл тупламаган, тормышны аңламаган, әти-әнисе янынан аерылып ерак китмәгән. Мөстәкыйльлек дигән әйбер аңа тормыш иткәндә дә, эшләгәндә дә җитеп бетмәде. Ул гел абынды, абынган, авызы пешкән саен әтисе янына чапты. Шулай итеп, авылдашлары белән әчелешле булып, ярты авыл белән талашып беткәннән соң, барысына да кул селтәп, күрше районга элемтә тармагына барып урнашты. “Җаным тыныч!” – дип уйлады ул. 

Җаны, күңеле алай гына тынычланмады шул. Дөньяга күзләре яңа гына ачыла башлаган егет биредә үзе янында эшләүче бер кызга баш-аягы белән гашыйк булды. Дөньяның матурлыгын да, тормышның ямен дә ул шул мизгелдә генә күрә башлады. Әти-әни канаты астында үскәнен дә белми калган, өйләнгәнен дә сизми калган икән ләбаса ул. Сәгатьле эшнең дә тәмен тиз сизеп алды егет. Кирәкми аңа таңнан эшкә чаба торган колхоз эше, теләми ул кабат кеше белән әчелешле булып җитәкчелек итеп йөрүне. Әтисеннән аермалы буларак, аңа тыныч һәм гади тормыш ошый иде. Өстәлдә ширбәт өелеп тормаса да, күңел тынычлыгым булсын, дип уйлады ул.

Рәмис ике дә уйлап тормыйча, гашыйк булган кызы белән бер түбә астында яши башлады. Соңрак, хатыны эштә чакта кайтып, бер кат киемнәрен алды да, колхоз талап булдырган бар мал-мөлкәтен калдырып, бөтенләйгә үк чыгып китте. Балалары хакында, әтисенең дәрәҗәсен төшерү, әнисен рәнҗетү турында да уйлар дәрәҗәдә түгел иде ул. Ул үзенчә яшәргә тели. Яратып, яратылып, тормыш иптәше белән бербөтен булып яшәргә тели. 

Уллары чыгып китү белән Рәмиснең әти-әнисе бар гаепне киленгә атарга тырышты. Аны астыртын, әшәке күңелле, озын телле булуда гаепләп, көн саен бер елаталар иде. Инде күптәннән бер кашыктан ашаучы кодалар, кодагыйлар дуслыгы да кителде, алар исәнләшмәскә, хәл белешмәскә, хәтта эш урыннарында аркага арка терәп утырырга күнектеләр. 

Нинди генә тавыш-гауга чыкса да, тормышлары түбән тәгәрәгәнен күрсә дә, Рәмис авылга кайтырга теләмәде. Беренчедән, аңа яраткан, үзен аңлаучы хатыны белән яшәве рәхәт, икенчедән ул инде авылдашлары янына ничек, нинди йөз белән кайтып керер. Эш барышында кемнәрне генә рәнҗетмәде, кемнәрне генә елатмады бит ул. Тыныч та, рәхәт тә иде аңа гади генә итеп, чит җирдә, үзе булып яшисе. 

Тормыш бер болганса, төптән болгана бит ул. Инде бар нәрсәгә киленне гаепләргә өйрәнгән каенана улы йортына барып, мал даулый, булган мөлкәтне бүлүне сорый башлый. Бөтен дөньялары җитеш булып та, тынычлыгы да булмаган хәлдә һаман комсызлыкка бата баручы хатынны ире дә туктатмый. Киленнең тынычлыгы бозылсын, ул гына тынычлап яшәп ятмасын, янәсе. Ир бирмәк – җан бирмәк, диләр. Иренең башкалар кочагында икәнлеген белгән хатынның тыныч күңел белән яши алмаганын, йөрәгенә көнгә чыккач мең һәнҗәр кадалганын гомер иткән каенанасы һәм каенатасы гына аңлый алмый. Балалар да көйсезгә, елакка әйләнеп ялгыз хатынның үзәгенә үтәләр. Бу вакытта Гөлфиягә үз әти-әнисе генә терәк була. 

Күз яшьләре җирдә ятмый. Гөлфиянең дә өзгәләнүләре эзсез калмый, күрәсең. Мал бүлешеп йөргән каенанасы бүген үзенең булган малының да рәхәтен, бәрәкәтен күрә алмыйча урын өстендә ята. Аның кинәт кенә аяклары йөрми башлаган. Җитәкче ир көннәр буе эштә, улы кайтып булышу турында уйлап та бирми, ә хатын көннәр буе урын өстеннән тора алмыйча, суга да тилмереп ята. Әлбәттә, Гөлфия башта аңа булышу ягында булмаса да, соңыннан күңеле эреп, кызганып, эштән кайтканда оныкларын ияртеп, төш вакытында үзе генә кереп, хәлен белеп, булышып чыга. Каенанасының аңардан елый-елый үзе өчен дә, улы өчен дә гафу сораудан башка чарасы калмый. Гөлфия гафу итә. Тик бит җәрәхәт җөйләнсә дә, аның уелып ярасы кала. Ә ире ясаган яра – хыянәт ачысы җөйләнергә дә, онытылырга да ошамаган.

Акча, мал әнә шулай туганлыкны да, якынлыкны да, дуслыкны да юк итәргә сәләтле. Ә сәләтсез кешеләрнең җитәкчелеккә үрмәләве колхозны, оешмаларны упкынга илтә. Гади булып туганнар, үзе булып та, чын йөзе белән дә, мең изгелек, мең игелек кыла ала. Шул чагында гына җирдә сагынып сөйләр эзең, кешеләр күңелендә якты истәлегең кала. Ә күңелендә әйдәп бару көче, сәләте булганнар, булдыклылар, кешеләргә яхшылык эшләргә ашкынып торучылар, үз юлын дөрес сайлаучылар өчен кәнәфиләр бушап тора. Үзебез булып яши белик!

Ләйлә Искәндәрова. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам гына сакласын Тэубэ тэубэ эстэгыфирулла

    Мөһим

    loading