16+

Ходай үзе тигезли ул (хикәя)

Әлеге хикәямне ялны-бәйрәмне белми, бөтен барлыгы белән үз эшенә бирелгән мәдәният хезмәткәрләренә багышлыйм.

Ходай үзе тигезли ул (хикәя)

Әлеге хикәямне ялны-бәйрәмне белми, бөтен барлыгы белән үз эшенә бирелгән мәдәният хезмәткәрләренә багышлыйм.

 Кичке аш ашап купты да Ризәлә, “Биргәнеңә шөкер, Ходаем!”, - дип, ике кулы белән битен сыпырып куйды. Соңгы арада хатынының болай эшләве ачуын чыгара Илгизнең. Бүген исә, күпме генә тырышса да, эчендә кайнаган ачуын тышка чыгармыйча, түзеп кала алмады:

- Нәрсәгә шөкер итәсең инде син? Үзеңнең хәерчелегеңәме? Әй, тинтәк, тинтәк, - дип, башын селки-селки урыныннан купты Илгиз. – Эшсез калганыңа да шөкер итеп утыр инде алайса.
- Нишләп алай дисең инде, атасы, - дип, сүзгә кушыласы итте Ризәлә. – Ашарга, эчәргә ризыгыбыз, кияргә киемебез бар. Өчебез дә исән-сау, Аллага шөкер, дип яшәргә кирәк.

- Зинһар өчен, башыңны юләргә салма инде, Ризәлә. Нинди шөкер, нинди шөкер... – дип, ярсый барды Илгиз. – Шул әйбәт, изге күңелле булып кылануың аркасында эшсез дә калдың бит инде, - дип, кулларын җәя-җәя сөйләнеп, зал бүлмәсенә үтте. Бу сүзләрне Ризәләгә беренче генә әйтүе генә түгел инде Илгизнең. Ул чагында әйбәт, изге күңелле булып, дөрес эшләдем дип уйлый Ризәлә. Чөнки ул намусы кушканны үтәде. Юк, ире ни генә дисә дә, яхшы, киң күңелле булып кылана алмас иде Ризәлә. Әнисенең: “Кызым, булдыра алганча яхшылык эшлә кешеләргә. Адәм белмәсә, Аллаһы Тәгалә гамәл дәфтәренең бер читенә барыбер язып куя аны”, дигән алтын сүзләре Ризәлә өчен тормыш шигаре булды. Гаиләсендә, тормышында нинди генә очраклар булса да, Ризәлә үзенең акыллы, игелекле адымнары белән һәрчак чын Кеше булып кала бирде. Күпме генә битәрләмәсен Илгизе, Ризәлә аңа үпкәләмәде, каты бәрелмәде.

...Өйләнешкәч, Илгиз хатынын авылда – әти-әнисе йортында бер көн дә яшәтмәде. “Тәмсезләнешеп беткәнче, аерым яшәвең хәерле”, - дигән уйлар белән Илгиз Ризәләне район үзгендә урнашкан бер бүлмәле фатирга алып кайтты. Илгиз, районның күп кенә ирләре кебек, “шабашка”ларда йөрде. Гомерләренең иң матур, иң бәхетле мизгелләре шушы фатирда үтте аларның. Эш юк, дип зарланып, эшсез утырмады Ризәлә. Декрет ялында да, кызын балалар бакчасына биргәч тә, кул кушырып көн үткәрмәде. Иш янына куш булыр, дип, көн-төн мамык оекбашлар, шәлләр, бияләйләр бәйләде, заказ буенча күлмәк-итәкләр, кием-салымнар текте. Бер-берсенә ярдәм итешеп, хәләл хезмәтнең кадерен белеп, мохтаҗлык кичерми яшәделәр алар. Барасы килгән җирләренә бардылар, ашыйсы килгәнне алып ашадылар, кешегә бурычка кермәделәр. Тик менә кеше куышында яшәве генә бераз күңелләрен чеметтерә иде Ризәлә белән Илгизнең. Бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлап яшәгәнлектән, беркөн Илгиз үзе сүз башлады:

- Ризәлә, миңа калса, безгә инде үз оябызны булдырыр вакыт җикәндер. Кеше өстендә яшәү, күрәм, сине дә туйдырган бугай, – диде ул үзенчә нәтиҗә ясап.
- Син ни дисәң, шул булыр, - диде Ризәлә, сүзен кыска тотып.
Язга туган авылыннан җыйнак кына йорт сатып алды Илгиз. Кызлары Алисәнең биш яшьлек туган көнен яңа нигездә үткәрделәр алар. Авылда туып, авыл һавасын сулап үскән парларга авыл мохитенә җайлашу авыр булмады. Бәрәңгесен дә, яшелчәсен дә утырттылар. Матурлыкны, гүзәллекне яратучы Ризәлә өй каршына мул итеп чәчәкләр чәчте.

Көзгә икесенә дә эш килеп чыкты аларның. Илгиз, сезонлы эш булса да, мәктәп котельнясына кочегар булып эшкә керде. Ә Ризәләгә авыл мәдәният йорты мөдире вазыйфасын ышанып тапшырдылар. “Биргәнеңә меңнән мең шөкер, Ходаем”, - дип, сөенеп туялмады Ризәлә. Алисәгә балалар бакчасында урын да табылды. Дөньясы түгәрәк булсын өчен шуннан артыгы кирәк тә түгел иде Ризәләгә. Яраткан эшен һәм гаиләсен күз карасыдай саклады ул. Баштанаяк эшкә чумды. Ризәлә үткәрмәгән бер бәйрәм, бер кичә калмады. Елына өч-дүрт кенә үткәрелгән бәйрәм тамашасын карарга дип мәдәният йорты сукмагын таптаган авыл халкы өчен мәдәният учагын дөрләтеп җибәрде Ризәлә. Яшүсмерләр, балалар һәм өлкән буын өчен төрле түгәрәкләр ачып җибәрде. Авылдашларының ихлас рәхмәт сүзләреннән илһам алып, алар белән бер учакта кайнады Ризәлә. Моның өчен вакытын да, көчен дә кызганмады. Өч елга якын хезмәт кую дәверендә район һәм республикакүләм бәйгеләрдә беренче өчлеккә дә аз эләкмәде ул.

Ризәләнең уңышларында Илгизнең дә өлеше әйтеп бетергесез зур иде. Кичләрен эштән соң тынычлык һәм татулык хөкем сөргән йортның бусагасын атлап керү һәркемгә дә эләгә торган бәхет түгел. Җыелыш-семинарларга, төрле бәйрәм чараларына Алисәсен Илгизгә калдырып, җаны тыныч булып йөгерде дә йөгерде Ризәлә. Олысы-кечесе аңа зур хөрмәт белән “Сез”, - дип исәнләшкәндә, күкләргә чөеп мактаганда шулхәтле кыенсына иде ул. Шул чакларда Ризәлә: “Мин дә сезнең кебек үк гади авыл кешесе ич инде. Бары тик үз вазыйфамны гына башкарам”, - дип акланырга тырыша иде. “Әй, Илгиз, күпме гомеребез шушы авылдан читтә үтте. Үз авылыңның халкына, саф һавасына җитәме соң шәһәр мохите”, - дип еш кына бүгенге көненә шөкерана кыла иде Ризәлә.
Сезонлы эшеннән туктап торган арада, күрше авыл колхозында тракторда да эшләде Илгиз. Киләчәккә уй-планнары да мулдан булды.
Беркөн эштән иртәрәк бушады да Илгиз, планнарын хатыны белән бүлешәсе итте.

- Ризәлә, сарай салып җибәреп, маллар алып җибәрүгә син ничек карыйсың? – дип сорап куйды.
Ризәлә, кулын чәбәкләгәндәй итеп, балаларча самими бер елмаю аша сөенеп куйды.
- Илгиз, кайлардан беләсең син минем уйларымны? Мин дә сиңа нәкъ шуны ук тәкъдим итмәкче идем, - диде.

Планнары, башкарасы эшләре җитәрлек иде аларның. Ләкин... Көтмәгәндә матур гына атлап барган тормыш аты абынгандай кебек булды. Башта Илгизне авыл советы рәисе фәрманы буенча шул сезонлы эшеннән алдылар. Имеш, авылда кемнәрдер эшсез тилмергәндә, берәүләр ике урында хезмәт куя. Рәис үзе эшләгән дәвердә мондый “гаделсезлек”кә юл куймаячак икән. Күп тә үтмәде, Ризәләне дә эштән азат иттеләр. Монда да рәиснең “гадел” канун белән эш иткәнлеген тиз аңлап алды Ризәлә. Үзен аямыйча, ялны-бәйрәмне белми өч елга якын эшләгән еллары өчен үзен эчтән генә кызганып та куйды ул. Ике көн яшьләргә бәйрәм дискотекасы үткәрмәгәне өчен генә шул хәтле тырышлыкларны, шул хәтле хезмәтне бәяләмичә, үзен эштән алуларына эчтән бик борчылса да, тышка чыгармады. “Ярар, үлем түгел. Дәрт-дәрман, саулык бар чагында эшсез калмабыз, Алла боерса”, - дип үзен дә, Илгизен дә юатты ул. Эшсез калса да, намусы кушканча яшәп, Кеше булып калу – иң мөһиме иде Ризәлә өчен.

“Мәйсәрәнең улы Инсаф һәлакәткә очраган. Башына бик нык зыян килгән. Терелә алмас, дип әйтә икән Казан табиблары”, дигән җан өшеткеч яңалыкны Ризәлә көндезге эш вакытында ишетте. Аның халыкара бердәмлек көненә багышлап, чираттагы бәйрәм чарасына әзерләнеп яткан мәле иде. Кулыннан эш төште Ризәләнең, күңелен авыр тойгы биләп алды. Мәйсәрә апасы әнисе кебек бик якын иде Ризәләгә. Кияүгә чыкмый гына, бары “үзе өчен генә” тапкан бердәнбер баласын югалту ачысын үз хәсрәте кебек кабул итте Ризәлә. Ирсез хатын исемен күтәреп, дөрес итеп яши белгән, бар яшьлеген, бөтен гомерен газиз улына багышлаган хатынга һәрчак соклана иде ул.

Клуб каршысында гына яшәгәнлектән, Мәйсәрә Ризәләне беркөн калмый чәйгә дәшә иде. Дөньяның ачысын-төчесен дә, шатлык-сөенечен дә шактый татыган, инде алтмышка җитеп килүче Мәйсәрә авылда үрнәк алырлык ханымнарның берсе иде Ризәлә өчен. Кич эшкә барганда “Аңына килә алмый әле бичаракай”, дигән хәбәр яшен тизлегедәй авылга таралган иде инде. Ризәләнең аяк астында җир убылгандай булды. Күңеленнән генә газиз, бердәнбер баласын югалткан ананы юатырлык сүзләр эзләде. Тик... Таба алмады. “Мондый чакта, бер сүз дәшми, җылы, назлы кочак, нык иңең булу күпкә отышлырактыр”, - дип уйлады ул. Олыгайган көнендә терәк-таянычым булыр дип үстергән әзмәвердәй 27 яшьлек улын югалтып, гомер уртасында бала хәсрәте белән япа-ялгыз калган Мәйсәрә апасын юатырдай сүзләрне бик теләсә дә таба алмаячак иде Ризәлә. 

Клуб янәшәсенә җыелган яшьләр арасында: “Инсафны бүген алып кайтачаклар икән. Иртәгә җирләрләр инде”, дигән сүзләрне ишетеп алды. Шул ук вакытта музыка кычкыртып, авылны шар ярып көлешкән яшьләргә ачуы да чыкты. “Кеше хәсрәтенә ничек шулай битараф булмак кирәк. Кемнәрне үстерәбез без?!” дигән уйдан башы әйләнеп киткәндәй булды.

Ризәлә, ике дә уйлап тормыйча, бер төркем яшьләр янына барып басты да, сүз башлады:

- Егетләр-кызлар, бүген мин клубны ачмыйм. Сәбәбен үзегез дә аңлыйсыздыр, - диде ул тыйнак кына. – Каршы йорт кара кайгыга батканда, сезгә дискотека үткәрү дөрес түгел, минемчә. Мине аңларсыз һәм гафу итәрсез дип ышанам.

- Әгәр аңламасам һәм гафу итмәсәм? Ул очракта нәрсә? – дип, текәләнеп, лач-лоч сагыз чәйнәп, Ризәләнең каршысына килеп басты авыл советы рәисе Ильяс малае Илшат. Ризәләнең яшьтән чыланган күзләре Илшатның кансыз, ачулы карашы белән очрашты. Аңа нәрсәдер аңлатырга тырышып, түбәнгә төшмәде Ризәлә.

- Гафу итү-итмәү синең намус эшең инде, үскәнем. Син кеше кайгысына төкереп бирәсең икән, мин алай булдыра алмыйм. Вөҗданым кушмый, - дип сүзен башлады ул Илшатның күзләренә туры карап. – Кешедә бит бер-беренә карата хөрмәт, ихтирам, аңлау кебек сыйфатлар булырга тиеш. Күрәм, әлеге сыйфатларның синдә берсе дә юк. Миңа бик кызганыч. Сине үстергән әти-әниең жәл.
- Син миңа монда мораль укыма, Ризәлә апа. Мин клубка дип килдем. Биергә, ял итәргә. Кеше кайгысында минем ни эшем бар. Кемдер үлә, кемдер туа инде. Ач клубны, - дип җикеренде Илшат.

Әлеге сүзләрдән чәчләре үрә торды Ризәләнең. Үзен кулга алып, соңгы сүзен әйтте ул:
- Сиңа да бала хәсрәте ачысын татырга язмасын, Илшат. Ходай үзе тигезли ул.
Шулай диде дә Ризәлә, күз яшьләрен тыеп тора алмыйча, Мәйсәрә апасы йортына кереп китте. Инсафны җирләгән көнне дә клубны ачмады Ризәлә. Намусы шулай кушты аның.

Яллар үтеп, эш атнасы башлануга директор Сәлим Гәрәевич үз янына чакыртты Ризәләне. Мондый ашыгыч эшнең асылына тиз төшенде Ризәлә.
Кабинетка кергәч, директор коры гына утырырга урын тәкъдим итте Ризәләгә. Озак уйлап тормастан:
- Иптәш, Ризәлә Риязовна. Безгә “авылыгызда бәйрәм көннәрендә клубыбыз ачылмады”, дигән мәгълүмат килеп иреште. Үз теләгегез белән гариза язсагыз, яхшырак булыр, - диде директор, сүзне озакка сузмыйча.
Ризәлә, әле ярты ел гына директор кәнәфиенә утырган, салкын канлы Сәлим Гәрәевич белән бәхәсләшеп торуны кирәк санамады.

- Ихтыярыгыз, - диде дә, эштән китү турында гариза язды.
Авылга килеп керешли клубтан чыгып килүче Ильясның хатынын күргәч, барысын да аңлады Ризәлә. “Алды-арты хәерле булсын, яңа эш урыныңның рәхәтен күр”, - дип сөйләнеп алды ул үзалдына.

...Моңсу уйларыннан аерылгач, Илгизе артыннан залга кереп китте. Телевизорга текәлеп утырган Илгизе янәшәсенә килеп утырды да, башын аның иңнәренә салды. Әлеге татлы мизгелне тулылындырып аларга кызлары Алисә килеп сарылды.

- Ачуланма миңа, Илгиз. Сау бәндәгә эш бетә димени? Җайланыр әле дөньялары да. Гел болай бармас. Ничек кенә тиргәсәң дә, ул чакта мин үземне хаклы булганмын дип саныйм. Кеше кайгысына битараф булырга ярамый. Андый авыр йөк белән гомер буе яшисе дә бар бит әле. Кайсыбызга Ходай ни язгандыр, кем белә. Ходай тигезлектән аермасын да, бала хәсрәтләре кичерергә язмасын, - дип, Илгизе белән Алисәсен кочагына алды да Ризәлә, елап җибәрде. Аның күз яшьләрендә бәхет-шатлык та, ачу-рәнҗеш тә, үкенеч-сагыш та – барысы да бар иде...

Гүзәл Хәбибуллина
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading