Завхоз сүз алды. Ул фикер алышуларда, гадәттә, беренче булып сөйләргә ярата иде:
– Минем сүзем шул, агай-эне. Узган айда гына, алтын вакытыбызны әрәм итеп, Гатиятовның гаилә мәсьәләсен тикшердек. Еландай телебезне чыгарып, хатыны белән торырга өндәдек. Совет гаиләсен бозмавын Гатиятовтан кискен таләп итәргә, дигән акыллы карар чыгардык. Менә хәзер тагы да шул бер балык башы. Бу ни була инде, агай-эне? Нинди акылга сыя? Яратмый, имеш. Ул ни дигән сүз? Безнең заманда рәзе яратып яшиләр? Шуны да аңламагач, ул нинди укытучы, ди? Менә без үзебез... һем... җиңгәгез белән шул аркада көн дә дигәндәй җиңелчә генә йодрык сугышы оештырып алабыз, шулай да торабыз. Чөнки совет гаиләсен таркатырга теләмибез. Сознательный элементлар без. Сүзем шул: бу несознательный элементка шелтә бирергә кирәк.
– Шелтә белән генә котылдырырга итәсеңме? – диде, завхозның тәкъдименә каршы килеп, яңарак кына партиягә керергә гариза биргән яшь укытучы. – Монда эшнең тамырына карарга кирәк. Гатиятов хатыны белән генә түгел, коллектив белән исәпләшми. Педсовет карарын формаль үтәве белән ул үзен бездән өстен куюын күрсәтте. Шуның белән чын йөзен ачып салды. Безнең коллективта андыйларга урын булырга тиеш түгел. Аны бөтенләй куарга кирәк!
Гатиятов нәрсәдер әйтергә теләп кул күтәргән иде, директор аны кире утыртты.
– Без монда сине тыңларга җыелмадык, иптәш Гатиятов, ә тикшерергә җыелдык. Тикшерергә! Аермасын сизәсеңме? – Аннан башкаларга мөрәҗәгать итте. – Кем дә кем ронодан Гатиятовны эшеннән бушатуны сорарга ди, шулар кул күтәрә.
Шулчак балаларга ара-тирә хезмәт дәресе бирештереп йөргән Мәүлә карт торды. Авылда аның «акыл иясе» дигән даны чыккан, шуңа күрә һәркем, бу ни әйтер икән, дип, аның авызына карады.
– Кул күтәрергә ашыкмыйк әле, җәмәгать. Төптәнрәк уйлаштырып карыйк. Ярар, Гатиятовны эшеннән чыгардылар, ди. Ә безнең балаларны кем укытыр? Мәктәптә башка физик юк бит.
Директор картның логикалы фикеренә каршы килә алмый җилкәсен кашып алды.
– Анысы шулаен шулай. Әмма безнең кулда сигнал бар. Ә без аңа иң югары дәрәҗәдә реагировать итәргә тиешле. Югыйсә, каты чара күрмәсәк, үзебезгә чара күрерләр.
Комментарийлар