16+

“Яшерен хәзинә. Яшерен хәзинә...” (Моңсу хикәя)

Шыбыр тиргә батып, сискәнеп уянды Вәсилә. Йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгардай булып тибә. Нәрсәдән шулай куркып уянганын аңламый утырды башта. Аннан, әзерәк тынычлана төшкәч, төш күргәне исенә тешеп: “Фу, каян килдең шунда кит” – дип, белгән догаларын укып алды...

“Яшерен хәзинә. Яшерен хәзинә...” (Моңсу хикәя)

Шыбыр тиргә батып, сискәнеп уянды Вәсилә. Йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгардай булып тибә. Нәрсәдән шулай куркып уянганын аңламый утырды башта. Аннан, әзерәк тынычлана төшкәч, төш күргәне исенә тешеп: “Фу, каян килдең шунда кит” – дип, белгән догаларын укып алды...

Аяклары белән тапочкаларын эзләп табып киде дә кухняга кереп стаканга су салды. Тәрәзәдән ай яктысы төшеп тора, урам тып- тын... Стенадагы сәгатьнең генә келт-келт килеп вакыт санаганы ишетелә.
Бер-ике йотым су эчте дә, озак кына тәрәзәдән айга карап торды. Бала чагында әбисе сөйләгән әкияттәге ай кызын күзәтте. Чыннан да, карый торгач, айда көянтә-чиләген асып кыз басып торган кебек бит.
Сине ичмасам ай үзенә алып үги анаңнан коткарган, менә мин җирдә бер үзем, үги анам да юк, төне буе су да ташымыйм тик шулай да бер яме юк бу җирдә яшәвемнең, дип авыр сулады Вәсилә.
Үкерепләр елыйсы килсә дә яшьләре чыкмады.
Соңгы елларда яшәү ямен югалтты ул. Терәгем, дип хыялланган мәхәббәтен, бер-беренә вәгъдәләр биреп кавышкан Хисамын югалтты. Җанында тынычлык булмады, өенә кайтасы килмәде.
Төннәрен ниндидер куркыныч төшләр кереп йөдәтте. Психологка язылырга микән әллә, дигән уйлар килсә дә барырга ашыкмады Вәсилә. Тормышының нишләп шулай үзгәрүенең сәбәбен яхшы аңлый иде ул.
Кинәт, артында кемнеңдер сулышын тоеп, баскан урынында катып калды. Тәне буйлап электр тогы узгандай булды, маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты...
– Ни булды апа, нигә йокламыйсың- дигән сорау аңына китерде Вәсиләне. Сеңелесенең улы Фәдис килгәнен онытып җибәргән бит. Укырга керергә килгән Фәдис. Вәсилә аны үзендә торырга калдырды. Һәркөнне уку йортына илтеп куярга да, алып кайтырга да риза иде, тик иптәш булып торсын гына.
Ире белән торганда булган хәлдән соң шулай курка башлады ул.
Хисамы белән тормышының бозыла башлаган мәле иде. Вәсилә эштән кайтып ашарга пешереп көтсә дә, Хисамы көннән-көн соң кайта, кайбер көннәрне таң алдыннан гына кайтып ята башлады..
Сәбәбен аңлатмады, сораша башласа тавыш куптарды... Кеме дә булса бардыр дияргә, сөяркәсе белән булган иргә охшамаган иде ул. Күзләрендә ниндидер хәвеф бар кебек күренде. Ниндидер, курку катыш нәфрәт чаткылары да ялтырап китә кебек иде..
Ул көнне дә төн уртасында кайтты Хисам. Тыныч кына өсләрен салып залга узды..
Вәсилә йокларга ятмаган иде әле, шулай да чыкмаска сорашмаска булды.
Тавыш-тын ишетелмәгәч, йокларга яткандыр дип уйлады. Әмма нигәдер күңеле тынычланмады Вәсиләнең. Ятып та карады, торып утырып та торды. Тәмам авызы кибеп, кухняга су алырга чыкты.
Бүгенгедәй тәрәзәгә ай яктысы тешеп тора иде. Стаканга су салып тәрәзә янына килеп басты. Күпме шулай торгандыр, артында кинәт еш-еш сулаган тавышка борылды һәм аһ дияргә дә өлгермичә аңын югалтып идәнгә ауды.
Артында Вәсиләнең баш өстенә күтәргән балтасын тотып Хисамы басып тора иде.
Вәсилә кинәт гөрселдәп идәнгә егылгач югалып калды Хисам. Хатынының күзләрен күргәч батырлыгы җитмәде, куллары калтырап балтасы идәнгә төште.
Үзе аңына килеп юләр кешедәй сөйләнә-көлә, чабып чыгып машинасын кабызды да ыргылып чыгып китте.
Вәсилә аңына килгәндә таң аткан иде инде. Күзләрен ачып, нигә кухня идәнендә ятуын аңламый торды. Тормакчы булып башын күтәрмәкче иде, ләкин баш очында яткан балтаны күреп тагын аңын югалтты.
Күпме шулай аңын җуеп яткандыр, бер туктаусыз шалтыраган телефон тавышына, аңына килеп торып утырды Вәсилә. Ава-түнә барып телефон трубкасын алды. Эшеннән икән... Вәсилә авырып китүен, бүген эштә була алмавын әйтеп трубкасын куйды да, фатир буйлап Хисамны эзләде. Өйдә үзе генә икәнен аңлап өстәл артына килеп утырды. Башында меңләгән уйлар... Ни өчен? Нигә? Үтерергә булгач нигә үтермәде? Борылып куркыттыммы? Күземә карап үтерергә батырлыгы җитмәдеме... Шул чак ишектә кеше барлыгын белгертеп звонок шалтырады. Вәсилә торып идәндә яткан балтаны шкаф астына төртеп кертте дә ишеккә юнәлде. Ачарга өлгергәнче атылып өйгә берничә кеше килеп тә керде. Вәсилә ишек төбендә аптырап торган арада өй буйлап таралып нәрсәдер эзли, актарына башладылар. Бер ямьсез генә, аяклы кисмәккә охшаганы Вәсилә янына килеп ишекне япты да төрле сораулар яудыра башлады. Хисам турында, акча , бурыч... Вәсиләнең болай да кайнаган башы берни аңламады. Теге хәшәрәт аны муеныннан буып алып селкеде, аннан бер сүз дәшмәгән Вәсиләне арты белән стенага таба бәрде. Ябык кына зифа гәүдә стенага бәрелеп идәнгә шуышып төште дә тынсыз калды... Ә тегеләр йортның астын-өскә китереп актардылар да берни тапмый чыгып киттеләр. Вәсиләнең селкенмәгән гәүдәсен үлде дип уйладылар бугай...
Бәлки үлгән дә булыр иде, бәхетенә сеңелесе килде. Аралары 3 яшь булса да Рәмилә апасыннан күпкә үҗәтлерәк тә, батыррак та. Тормышы да гөрләп тора, өч малай анасы! Ул беренче көннән үк үз итмәде Хисамны. Шуңа апасының Хисам сүзе белән фатирын сатып йортка күчүен бик өнәп бетермәде. Апасы белән Рәмиләне еш очраштырмас өчен тырышты кебек Хисам. Һәрвакыт көләч йөзле, һәркемгә булышырга әзер торган апасының үзенә бикләнә барганын, янып торган күзләрендә сагыш барлыгын күреп күңеле эзгәләнде. Менә бүген дә иртәдән күңелендә ниндидер шом булды Рәмиләнең. Вәсиләнең номерын җыеп шалтыратты, җавап булмады. Ярар, вакыты юктыр, бушагач шалтыратыр, дип уйлады. Вәсилә шалтыратмады. Рәмиләнең начар уйлары көчәйде үз- үзенә урын таба алмый такси чакыртып шәһәр артындагы котеджлар бистәсенә китте...
Рәмилә башта озак кына звонокка басты.  Бу вакытта өйдә булырга тиеш бит, дип, ишек тоткасына тотынса ачылып киткән ишекне киң ачып, шикләнсә дә, эчкә атлады. Өйдә булган хәлләрне күреп коты калмады. Чыгып чабарга борылгач, чатта идәндә яткан апасының гәүдәсен күреп аңа омтылды. Аннан, аңына килеп, полиция белән ашыгыч ярдәмгә шалтыратты...

II
Ярдәм килеп җиткәнче Рәмилә апасын аңга китерергә тырышып карады... Куркуыннанмы башы авырайды, берни аңлый алмады ул... Кемгә начарлыгы тигән Вәсиләнең? Хисамы кайда? Рәмилә аңына килеп, тизрәк, калтыраган куллары белән сумкасыннан телефонын алып, Хисамга шалтыратты... Әмма җавап булмады.
Шул арада бер-берсе белән узышкандай, полиция белән ашыгыч ярдәм машиналары килеп туктады. Вәсиләне шәһәр хастахәнәсенә алып киттеләр. Рәмиләне, сорауларга җавап бирергә алып калдылар.
...Бер ай вакыт узды дигәндә Вәсилә аңына килде.. Бер ай! Рәмилә өчен иң авыр ай булды ул! Аны төрле сорауларга җавап бирергә чакырып йөдәттеләр... Нәрсә белсен инде Рәмилә?! Әле Вәсилә үзе дә берни белмидер, диеп уйлады ул. Чөнки Хисамның яшертен кеше икәнен белә иде Рәмилә. Апасы гына Хисамының астыртын, яманлыгының күзендә чагылуын нишләп күрә белмәде икән? Мәхәббәт пәрдә элгәндер инде күзләренә. “Любовь зла, полюбишь и козла”, – дип руслар юкка әйтмиләрдер инде...
Әллә куркытты, янады микән? Рәмилә соңгы вакытларда сизгән иде бит апасының үзгәрүен, күзләренең сагышланганын күргән иде. Нигә каты тормады икән, нигә әйбәтләп сорашмады апасының хәлләрен. Бик сирәк күрештеләр шул соңгы елда. Һәрвакыт ниндидер сәбәп табылды. Әлеге дә баягы шул Хисам комачаулады.
...Хисамның үзен кисәкләп җыеп җирләделәр. Ул, төнлә хатынын үтерә язганын аңлап, машинасына чыгып утырып шәһәр артында бик каты куды. Әле дә төнлә юл ачык, машиналар юк диярлек.. Ул тилерде, ничек хәзер кире кайтып Вәсиләсе күзенә күренергә, ничек итеп аны үтерергә теләмәгәнен аңлатырга... Юк, юк бернәрсә дә белмәскә тиеш Вәсилә! Ул яшерен хәзинә аныкы гына! Беркемгә дә бирмәс ул аны. Җаен табып алып китәр ул аны... Менә, планы барып чыкса, алыр да китәр, ата-бабасыннан калып дистәләгән еллар аны көтеп яткан байлыгын.Чит илдә рәхәтләнеп океан буенда виллада яшәр... Аның тирәсендә бары да биеп торырлар, һәр теләген булдырырлар.
Вәсилә юк иде аның хыялында.Чөнки Вәсилә аның хыялына каршы булачак, беркая да китмәячәк ул. Шуңа Хисам шундый астыртын, һәрвакыт шикләнүчән...
Ләкин соңгы вакытларда ниндидер кеше аңа шалтыратып очрашырга чакырып аптыратты. Хисам төрле сәбәп табып очрашырга ашыкмагач, теге кеше үзе аны тапты. Сүзен ерактан башлады ул, озын-озак үзе турында сөйләде, ата-бабаларын, нәсел-нәсәбен... Хисамның шикле йөрәге ярсып тибә башлады. Аңлады ул, аңлады. Бу адәм белән алар бер нәселдән, бу адәм аның хәзинәсен эзли... Хисам аңламаска тырышты, әти-әнисенең яшьли бу дөньядан китүләрен, үз нәселенең тарихын бөтенләй белмәвен әйтте. Ләкин Вил ышанмады, аның да байлыкка хирыс йөрәге сизенде Хисамның гади кеше түгел икәнен. Күпне күргән хәйләкәр Вил кешенең карашыннан аңлый иде кем икәнлеген. Җитмәсә бер нәселдән бит алар! Кан белән күчкән аларга астыртынлык, яшертен хәйләкәрлек. Ю-юк, күздән ычкындырмас ул Хисамны..
Хисам да эченнән генә бу кешедән ничек котылу турында хәйлә кора башлады...
Шуңа соң кайтты ул өенә, шуңа Вәсиләнең сорашканын яратмады. Аның башы кайнады..
Шулай уйланып бара торгач, кинәт беренче туры килгән борылышка борды машинасын. Зур тизлек белән килгәч, алдагы шлагбаумны да күрмичә, бәреп тимер юлга – поезд астына килеп керде... Зур тизлек белән килгән төнге поезд машинаны шырпы кабыдай сытып үз юлын дәвам итте...
Менә шулай үзе дә аңламыйча, бар хыялларын үзе белән алып, яшерен хәзинәсен калдырып, китте Хисам...
Хисам китте. Сере калды... Вил калды әле... Мәкерле планнар корып, нәсел хәзинәсен табарга кайтты ул, ата-бабасының туган җиренә. Совет хөкүмәте тарафыннан кысылып, туган җирләрен ташлап чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган бабаларының алып китә алмыйча яшереп калдырган байлыгын табырга тиеш Вил. Туган илгә кайту белән үзләренең нәсел җепләрен эзләргә булды. Бабасыннан Россиядә нәселенең бер ботагы большевикларга авышып, исем фамилиясен алыштырып, туганнарыннан баш тартып калганын белә иде. Эзләнә-сораша торгач Хисамга юлыкты һәм аның да бик гади кеше түгеллеген аңлады. Бик шикләнүчән, астыртын, хәйләкәр иде Хисам. Очрашып сөйләшкәндә нәселе турында берни белмәвен әйтсә дә күзләрендәге ниндидер хәвеф барлыгын күрде Вил! Хисамның алдарга тырышуын, хәзинә турында бик яхшы белүен аңлады.
Икеседә бер нәселдән бит алар, икесенә дә малчылык, хәйләкәрлек кан белән сеңгән! Ана сөте белән кергән!
Шуңа Вил Хисамның һәр адымын күздән ычкындырмаска булды. Беренчедән, кайда яшәгәнен белде. Шәһәрдән читтә аерым зур йортта торуы аның өчен әйбәт иде. Күзләр әзрәк, кеше күрми. Хәзер җаен табып өйгә керәсе, эзләнәсе калды. Юкка мондый аулак җирдә яшәмидер ул. Балалары булмавы да әйбәт, алай-болай булса кул калтырамас.
Тик менә Хисам да аның планын аңлады бугай, кичләрен өенә туры кайтып туктамыйча, машинасы белән йортлары тирәсен әллә ничә әйләнеп чыга. Соңгы тапкыр Вилның күзәткәнен күргән кебек тә тоелды...
Җайлы урын табып, Вил төнгә күзәтергә калды. Бу якта йокы бүлмәсе булырга тиеш. Тәрәзәдә төне буе ут сүнмәде, пәрдә аша хатын-кыз шәүләсе күренгәләп алды. Бу якта бакчага караган өч тәрәзәдән күзләрен алмады ул... Төн тыныч, аяз күктә тулган ай тирә-якны яктырта. Кинәт, икенче бер утсыз тәрәзәдән, кемнеңдер карап торганын шәйләде Вил. Башта Хисам аның үзен күзәтәдер кебек тоелып йөрәге сискәнеп китте. Яхшылап күзәтә торгач хатын-кыз икәнен аңлады. Бәхетле хатын төнен тәрәзә төбендә уздырмый, ире кочагында татлы төшләр күреп, ләззәтләнеп йоклый... Димәк Хисам сине дә алдаган, сине дә яратмый, дип кызганып куйды ул Вәсиләне.
Шулчак хатынның баш өстендә нәрсәдер ялтырап китте кебек һәм шул ук минутта гәүдә юкка чыкты...
Нәрсә бу? Ни булды? Арттан килеп бәрдеме, әллә инде үтердеме? Вил бер мизгелгә югалып калды. Аннан ниндидер тавыш ишетеп шул якка чапты. Капка ягына килеп җиткәндә Хисамның машинасы ыргылып капкадан чыгып китте.
Вил Хисамны юк итәргә җайлы вакыт икәнен аңлап, машинасына йөгереп килеп утырды да Хисам киткән якка кузгалды.
Озак барды ул куып, җайлы җирне көтте... Ә инде Хисам, кинәт борылыштан машинасын борып, поезд астына барып керүен аңлагач, җилкәсеннән тау төшкәндәй булды... Хәзер беркем дә комачауламас аңа! Тизрәк кайтып өйне тикшерергә! Үзенә булышырга ике эшсез тинтәк егет белән танышып куйган иде ул.
Акча өчен ни кушсаң шуны эшләячәкләр... Тотылсалар да берни белмиләр...

III
Машинасын куды Вил... Хисамның өендә ни булганын ачык белмәсә дә Вәсиләнең исән булмавында шиге юк иде. Бер дә юкка шулай төн уртасында чыгып качмагандыр Хисам... Бер дә юкка, тилереп, поезд астына барып кермәгәндер...
Вил егетләренә шалтыратты, ул кайтып җиткәндә, шәһәр кырыенда, тегеләр көтеп торалар иде инде. Тинтәкләргә бер хәчтрүшнең аңа бурычлы булуын, өенә барып астын-өскә китереп, булган кыйммәтле әйберләрен табарга кирәклеген аңлатты да, кузгалдылар.
Вил, ишекне бәреп кереп Вәсиләне күргәч тә, бераз югалып калды. Аннан, янына килеп сораша башлады. Вәсиләнең үзеннән нәрсә таләп итүен аңламаганын белсә дә, аннан котылырга булды...
Муеныннан тотып селкеде дә бар көченә аркасы белән стенага бәрде...
Йортның астын-өскә китерсәләр дә берни тапмый чыгып киттеләр! Вилнең бөтен планнары, ничәмә еллар хыялланган хыяллары чәлпәрәмә килде...
Кайдан, кемнән белгән Хисам хәзинә турында? Кайчан икенче урынга күчерергә өлгергән? Бар серен үзе белән алып китте ул... Юк Хисам, юк, мәңгелеккә китте..
Хатыны да үлде бугай, исән калса да берни белми...
Егетләрен юл буендагы кафега алып кереп “сыйлады” да, тегеләр машинада мәңгегә йоклап киткәч, урманга алып кереп, бер чокырга бәреп, гәүдәләрен чабык-чыбык белән каплап калдырды. Үзе туры аэропортка барып, беренче рейс белән Төркиясенә очты.
...Рәмилә һәркөн Вәсилә янында булырга тырышты. Вәсиләнең бер ай аңсыз ятудан соң хәтерен яңартасы, бу дөньяда яшәвен дәвам итәр өчен тәненә, җанына көч бирәсе бар бит әле...
Хисамының юклыгын да Вәсиләгә әзрәк хәл кергәч, аякларына ныклап басып йөри башлагач кына әйттеләр...
..Вәсилә көннән-көн үзенә ябыла барды.
Рәмилә апасын, йортын калдырып, шәһәргә үзе янына күчәргә күпме генә үгетләсә дә Вәсилә риза булмады. Аның тынычта, кеше күзеннән еракта яшисе, тормышында килеп чыккан, көтелмәгән аяныч үзгәрешне аңлыйсы, нидән шулай булганын беләсе килде... Матур табигать кочагында урнашкан йортында ниндидер яшертен сер бар кебек тоелды аңа.
Нәрсәдән шикләнде аның Хисамы, кемнән курыкты ул? Ни өчен балта күтәрергә мәҗбүр булды? Вәсиләне үтерергә теләмәгән иде бит ул... Кемне көтте Хисам ул төнне...
Полиция күпме генә эзләнсә дә, күпме тикшерүләр уздырса да судка барып җитәрлек бер ныклы сәбәп тапмады... Берничә көннән, ике үле гәүдәне табып, тегеләрнең кемлеген ачыклагач, бу ике эшсезнең акча эзләп таларга кергәннәрен раслап, тикшеренү эшләрен яптылар..
Ә балта турында Вәсиләдән башка беркем дә, беркайчан да белмәде.
Теге үзеннән сорау алган хашәрәт турында да әйтмәде Вәсилә! Ничек бурычлы булсын ди Хисам. Аның истәлегенә тап тешерәсе килмәде Вәсиләнең. Тыныч йокласын Хисамы.
Хастаханәдән чыккач та туры өенә кайтты Вәсилә. Рәмилә гаиләсе белән дә, үзе генә дә еш килеп йөрде. Аннан, җәй узып киткәнче дип, җыелышып, авылга әниләре янына кайттылар.Вәсилә белән булган хәлләрне әниләренә белгертмәделәр
Туган як һавасын сулап, туганнары белән күрешеп йөри торгач Вәсиләнең йөзе ачылып, күзләрендә нурлар чагыла башлады.
Әнисе белән янәшәдә генә торучы сеңелесенең улы Фәдис шәһәргә укырга барырга теләк белдергәч шатланып үзендә торырга чакырды...
Менә бүгенге төндә йөрәккә кинәт кенә шом салган, узган вакыйгаларны искә төшерергә мәҗбүр иткән шул Фәдис инде ул.
Көннәр, айлар уза торды. Вәсилә эшкә, Фәдис укырга йөрделәр. Фәдис тә Вәсилә апасы кебек кичләрен айны күзәтергә ярата икән. Шуңа күрә ул шатланып риза булды да апасында торырга. Авыл баласына шәһәр тормышына өйрәнергә, җитмәсә тулай торакта бер бүлмәдә төрле яктан җыелган берничә кеше белән яшәргә бик кыен бит ул беренче мәлне.
Кыш узып, язлар җитә башлагач, Вәсилә Фәдис белән киңәшеп, кухнядан аерым бакчага чыгу өчен, бер тәрәзәсен ишек ясарга булды. Җәйләрен чыгып алмагач астына өстәл куеп, чәй эчеп, сөйләшеп утырырга да рәхәт булачак.
Ишеккә заказ бирергә дип телефонын кулына алса да, Вәсиләнең нигәдер йөрәге тәрәзә төбенә тартылды һаман. Кичләрен ничәмә ничә тапкыр шушы тәрәзә төбендә уздырды ул айлы кичләрен. Кулы белән назлап сыпырып алмакчы иде, тәрәзә төбе кырыенда нәрсәгәдер кулы эләгеп китте...
Тимергә дә охшаган кебек, келәгә дә. Иелеп, әйбәтләберәк караса, исе китте. Балта алып килеп бәргәли торгач тәрәзә төбе сандык капкачыдай ачылып китте...
Ә анда! Нәрсә генә юк! Вәсилә үзен әкияттәгедәй хис итте. Чынмы бу, өнемме бу, дип чеметеп тә алды әле үзен..
Менә ни өчен курыккан Хисам! Менә ни өчен балта күтәргән! Кайдан килгән монда бу хәзинә? Кемнән калган Хисамга бу байлык?
Вәсилә аптыравыннан тик ике сүзне кабатлады: “Яшерен хәзинә. Яшерен хәзинә...”

Залия Нуриәхмәтова.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading