16+

Язмышым-ялгышым (ТОРМЫШТАН АЛЫНДЫ)

− Йә, тик тор әле, чәбәләнмә! - Чебен-черкигә тыныша алмыйча койрыгын болгаган сөтлебикәне Фәнүсә, арткы аягыннан җиңелчә сыйпап, җылы гына кисәтеп куйды да, Чибәркәйнең сөт тулышудан бүрткән имчәкләрен ике учына кысып, алмаш-тилмәш савуын дәвам итте.

Язмышым-ялгышым (ТОРМЫШТАН АЛЫНДЫ)

− Йә, тик тор әле, чәбәләнмә! - Чебен-черкигә тыныша алмыйча койрыгын болгаган сөтлебикәне Фәнүсә, арткы аягыннан җиңелчә сыйпап, җылы гына кисәтеп куйды да, Чибәркәйнең сөт тулышудан бүрткән имчәкләрен ике учына кысып, алмаш-тилмәш савуын дәвам итте.

Аксыл-саргылт ике сөт җебе, уйнаклый-уйнаклый, тимер чиләккә тиеп, үзенә генә хас сөт көен көйли: зың-зың... Күбекләнеп торган яңа савылган җылы сөт чиләктә күз алдында арта бара. Кул арасына күптән кереп, башка йорт эшләрен дә җиренә җиткереп эшләгән яшь кыз, мал җанлы булгангамы, сыер саварга аеруча ярата. Башка алты баласы таралышып, өйдә төпчеге генә калгангамы, туган ояда чакта күпкә өйрәнсен, дипме, әнисе Рәвилә бар эшне кызы белән тигез бүлешеп эшли. Ә унҗиде яшьлек Фәнүсә инде әнисе кушканын көтеп тә тормый. Бар эшнең җаен белеп, үзе башлап тотына.

Артыннан үзенә якынлашкан адым тавышларын ишетсә дә, Фәнүсә мал карап йөргән әниседер дип уйлады һәм, үзалдына җырлый-җырлый, эшен дәвам итте. Кинәт кенә арттан кемдер аның күзләрен зур учлары белән каплады. Фәнүсә сөтле куллары белән җылы бармакларны капшады: «Кем ул шулай шаяра?»

− Алла ярдәм бирсен уңган кызларга! - Көләч елмаеп капкадан килеп кергән сыйныфташы Фәрхәтне күрми калган Фәнүсә, оялып, җәһәт-җәһәт кенә күлмәк итәген төзәткәләп, аякларын җайлабрак куйды. Классташ булса да, ни дисәң дә, ир-егет. Соңгы елларда әнә ничек чибәрләнеп, буйга үсеп китте. Мәктәпне яңа тәмамлаган үсмер егет тә димәссең. Укытучылар күпме көрәшсә дә, иңнәренә дулкын-дулкын тиеп торган кара бөдрә чәчләрен кистермәде. Борын астына сызылып кына чыгып килгән мыегы егетнең йөзен бизәп кенә тора. Шомырттай кара күзләре, Фәнүсәгә төбәлү белән, наян елмаерга әзер. Бәләкәйдән Фәрхәт кызны яклап үстерде. Кызлар-малайлар шаярганда-уйнаганда да, монысына тимәгез, дип, алдына килеп баса иде. Фәнүсә дә күңеленнән Фәрхәтне дус-иптәш күрде. Кара-каршы узып киткәндә, егетнең сүз әйтергә кыймыйча кып-кызыл булып кызарынганын күрми түгел иде, әлбәттә. Шулай да үзен бер дә хаксызга котсыз, ямьсез итеп санаган кыз, бу чибәр егет мине ошатадыр, дигән уйны уена кертергә дә курыкты. Башка малай-шалайдан яклавы да жәлләүдән, кызганудан гына кебек тоела иде. Шуңа күрә Фәнүсә Фәрхәткә күз салырлык егет итеп түгел, ә авылдашы, сыйныфташы итеп кенә карады. Икенчедән, инде аның яшь күңелен яулаган егет тә бар кебек. Кыз артыннан ике елдан артык йөргән Ислам күрше авыл арасындагы юлга тузан төшерми. Күзгә ташланырлык артык чибәрлеге булмаган җирән чәчле, урта буйлы Ислам нәкъ Фәнүсәгә пар кебек.
Фәнүсә классташының сәламен җылы гына алды да сыер савуын дәвам итте. Фәрхәт, якыннан бүкән табып алып, кыз янына чүгәләде.

− Яшьти, мин иртәгә китәм бит. Саубуллашырга кердем ­синең белән. − Егетнең бу сүзләреннән Фәнүсәгә бераз моңсу булып китте. Менә, бер авыл кочагында үсеп, бер урамда уйнап-көлеп, бер сыйныфта ун ел буена бергә укыган сыйныфташлары таралыша да. Ә Фәнүсә көзгелеккә, Алла боерса, район үзәгендә оештырылган сатучылар курсына керәчәк. Ә Фәрхәтнең канатлары инде күз күрмәгән якларга талпына булып чыкты. Ул олы абыйсы яшәгән Ерак Көнчыгышка китмәкче. Классташлар бер-берсенә җылы теләкләр теләп саубуллаштылар. Фәрхәт, кызның күзләренә карап, иңнәренә кулын салды: «Сау бул инде, яшьти...» Капкадан чыкканда, Фәнүсәгә борылып карады һәм дәшми-тынмый гына бераз басып торды. Аны бәреп диярлек капкадан Ислам килеп кергәч кенә, ушына килеп, башын иеп чыгып китте.

− Нишләп йөри ул монда? - Йөзендә ризасызлык ярылып яткан Ислам исәнлек-саулык бирүне кирәк санамады, ахры. - Мин булмаганда, вакытны бушка уздырмыйсың кебек, кызый...
Риясыз кызга бер гаепсезгә акланырга туры килде.

− Ярый, беренче юлга гафу итәм. Ну, аннан соң кара аны! - Бераз тынычланса да, Ислам йөргән кызын кисәтәсе итте.
Фәнүсә күңелендә дулкын булып күтәрелеп килгән үпкәсен басарга тырышты. Исламның бераз көнчел икәнлеген күптән аңлаган иде инде кыз. Бер сәбәпсезгә авыл егетләреннән көнләп, үпкәләткән чаклары булмады түгел. Аннары аны, икенче килгәндә, егетнең берни булмагандай, гадәттәгечә көлеп-елмаеп сөйләшүе гаҗәп­ләндерде. Кыз күңеле моны үпкә сакламау, риясызлык итеп кабул итте. Ислам: «Яратам мин сине, шуңа көнләшәм», - ди. Фәнүсә дә аны ярата кебек. Һәрхәлдә, кыз аның килгәнен көтеп ала. Вакытында килмәсә, өй түбәсенә менеп, андагы ярыктан егет киләсе юлдан күзен алмый.

Кыздан өч-дүрт яшькә олырак Ислам инде хәрби хезмәттә булып кайткан, кулында һөнәре дә бар. Машина йөртә. Фәнүсәнең мәктәпне яңа тәмамлап, унсигезе дә тулмавына карамастан, кызны тизрәк үзенә тормышка чыгарга өндәде. Тик егет күпме кыстаса да, ата-­анасының, һөнәр алмыйча, егерме яшең тулмыйча аяк та атламыйсың, дигән сүзенә Фәнүсә каршы бара алмады. Үзенең дә зур тормыш өчен бераз акыл туплыйсы, фәһем җыясы килә иде әле.

Фәнүсә, район үзәгендә сатучылар курсын тәмамлап, кибеттә эшли башлады. Егерме яше тулгач, Ислам, Фәнүсәне соратып, аның ата-анасына кеше җибәрде. Бераздан, фатиханы алып, Фәнүсә Исламга тормышка чыкты. Ислам да район үзәгендә эш тапты. Яшь гаилә кеше фатирында тора башлады. Уллары туды. Тормышлары матур гына башланды кебек. Хатын иренә гаилә башы итеп, хөрмәт белән карарга тырышты.
Фәнүсә үзе дә әти-әнисенең тыныч, матур гаиләсендә үсте. Аның әти-­әнисе арасында гомер буена сокланырлык, үрнәк алырлык җылы мөнәсәбәт булды. Әнисе Рәвилә - җырга-сүзгә бик һәвәс хатын, авыл кичәләренең яме-бизәге. Аз сүзле, уңган куллы, һәр яктан булдыклы әтиләре Кәрим зур гаиләсен, җиде баласын ким-хур итмичә үстерергә, кеше итәргә тырышты. Бер-берсен аңлап, бер-берсенең сүзен сүз итеп яшәделәр. Фәнүсәнең аңлавынча, яратып кавышкан ир белән хатын арасында башкача булуы мөмкин дә түгел иде кебек. Мөмкин икән шул...

Район үзәгендә берничә ел яшәгәч, Фәнүсәгә эшендә тәкъдим ясадылар. Ул килен булып төшкән авылга, ягъни Исламның авылына кибеткә сатучы кирәк иде. Яшәргә өй бирәбез, ризалаш кына, диделәр.

Дәвамын иртәгә "Шәһри Казан" сайтыннан укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading