16+

«Тормышы үкенечле дә, аянычлы да булмады, гомере буе халыкка хезмәт итте»

Аңа сокланалар, аннан үрнәк алалар, аннан өйрәнәләр...

«Тормышы үкенечле дә, аянычлы да булмады, гомере буе халыкка хезмәт итте»

Аңа сокланалар, аннан үрнәк алалар, аннан өйрәнәләр...

70 яшеңдә “әни” дип эндәшүдән, көн саен әниеңнең хәлен белешүдән дә зур бәхет юктыр. Мондый бәхет күпләргә тәтеми. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов әнә шундый бәхетле кешеләрнең берсе. 

Аның һәр көне әнисенең хәлен белүдән башлана. Март аенда 99 яшен тутырган Сара апа өчен биш баласы – биш горурлыгы, биш бәхете. Мараты өчен аеруча шатлана ана йөрәге. “Маратымны үзем өчен генә түгел, халык бәхете өчен дә үстергәнмен икән”, - дип сөенә ул. 

- Биш туган арасында ул кечкенә чакта ук аерылып тора иде, - ди апасы  Тәслимә Сибагатуллина. – Балачактан әти-әнинең, әби-бабайның төп таянычы булды. Безнең бабай гомеренең соңгы елларында сукырайды. Аны Марат җитәкләп йөртә иде. Беренче класска укырга керү белән бабайга минем ярдәм кирәк дип өйгә ашыгып кайтып җитте. Аның төгәллеге, ярдәмчеллеге балачактан салынган иде һәм бу гадәте гомере буена бара. 

Казанга укырга киткәч (ул вакытта бабасы вафат), әбисе өчен аерым күчтәнәчләр алып кайта башлый.  “Юкса, без дә үзебезчә алып кайта идек. Өстәлгә куябыз. Ләкин шул күчтәнәчләрнең берсен алып әбинең кулына тоттыра белмәгәнбез. Ә Марат сумкасындагы булган күчтәнәчләре арасыннан берсен алып әбигә бирә белде. Кайвакыт берничә конфет булыр иде. Әби аның ялга кайтуын тәрәзәдән күзен алмый көтте. Ул биргән күчтәнәчкә шулкадәр сөенә, йөзе шатлыктан балкып торды. Йомшак күңелле булганы өчен ул аны аерым яратты. Беркайчан да Марат димәде, исемен үзенчә әйтте. “Габделморат улым”, дип эндәште”, - ди Тәслимә Готыф кызы. 

Әтиләре дә, әниләре дә укытучы булгач аларга таләп катгый була. Хезмәт тәрбиясе белән үсә алар. Укытучы балалары булсалар да, ул чорның башка балалары кебек, уфалла арбасын тартып үсәләр. Уфалла арбасы белән интеккәннәр искә төшсә, елыйсылар килә кайчак, ди Тәслимә апа. Алар йортында әдәп кагыйдәләре язылмаган закон була. Әти-әниләре үз үрнәкләрендә балаларын тәрбияләргә тырышалар. Тәртип ягы да, укулары да ныклы күзәтүдә була. Тырышлыкларын күреп, әти-әниләре балаларын үсендереп тора. Берсендә, Шекә авылы янында лагерь ачылгач, иптәшләре белән Маратның да барасы килә. Әти-әнисе ризалаша. Берәр атна вакыт узгач,  Сара апа ишегалдында кер юып йөргәндә арттан килеп берәү кочаклап ала. Караса – улы Марат. “Әни, сине сагынып кайттым, сагынуга түзә алмыйм”, - дип малай күз яшьләрен сөртеп, әнисе кочагына керә.  Институт тәмамлап, югары белемле белгеч булгач, укыганда әйткән нәзерен үтәп, беренче хезмәт хакына әнисенә бүләк ала. Ул чорда киемнәргә кытлык булса да, матур күлмәк юнәлтеп, әнисен сөендерә.
Көзге каршысында чыгыш ясарга өйрәнде, диләр

Ветеринария институтын кызыл дипломга тәмамлап кайткан яшь белгеч Балтач районында мал табибы булып эшли башлый. Тырышлыгын, үҗәтлеген күреп, колхоз рәисе итәләр. Сәләтле җитәкчене Балтач районы башлыгы вазыйфасына куялар. Республиканың авыл хуҗалыгы тармагына тотрыклы алып баручы кеше кирәк булгач, Марат Готович кандидатурасына тукталалар. 20 ел дәвамында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була ул.  
- Марат Готович белән бер  чорда, аның кул астында  эшләп, бик күп нәрсәгә өйрәндек, тәҗрибә тупладык, -  ди аның хезмәтен дәвам итүче Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров. – Ул салган сукмактан, аны заман  таләп  иткәнчә  киңәйтеп барырга тырышабыз. Бүгенге көндә республикабызның  агросәнәгать комплексы, ил күләмендә алдынгы  урыннарны биләп  тора  икән,  монда  Марат Готыф улының өлеше әйтеп бетергесез зур. Икътисадый яктан  бик  катлаулы һәм авыр  елларда авыл  хуҗалыгы  тармагын тартып барып, авылларны саклап калуда зур көч куйды.  

Күпләр Марат Готович турында аудитория каршында үзен матур тота, ничек шулай тиешенчә сөйләшә белә икән, дип соклана. Ул җитәкче булып формалашкан Балтач ягы халкы Марат Готович көзге каршысында чыгыш ясарга өйрәнде, диләр. Чынлыкта ничек булган?

- Безнең көзгеле шкаф бар иде, - дип искә ала Тәслимә апа. – Баянда уйнарга өйрәнгән вакытында көзге каршысына килеп баса да, уйнаганда, җырлаганда үзеңне ничек тотарга кирәк, күзәтә иде. Ул чорда аңа беркем дә бу киңәшне бирә белмәгәндер. Аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бик күп асыл сыйфатлар бирелгән. Балачактан үзенә нык таләпчән булды. Партия мәктәбендә укуының да файдасы булгандыр. Безнең Марат балачактан үз өстендә бик каты шөгыльләнде, хәзер дә әзерлексез кеше каршысына чыкмый. Ул электән пөхтә, төгәл булды, киемне дә пөхтә итеп кия, саклый белде. Әни әйтә иде, малайлар укуларын тәмамлап Казаннан чемодан белән кайтып керәләр, Маратныкы таслап, тәртибе белән төрелгән, юасы керләре аерым  иде, дип. Гомере буе камиллеккә омтылып яши. Әле дә бик күп укый. 

Татарның чын патриоты
Кайсы тармакта гына эшләмәсен, Марат Готыф улы үзенең җитәкче буларак сәләтен, асыл сыйфатларын яңа яктан ача бара. Соңгы елларда ул депутат, татар телен, мәдәниятен саклауда, юк, алай гына түгел, үстерүдә бик күп көч куя. Гел халык арасында, милләт сагында. 

- Марат Готович татар дөньясында кабатланмас шәхес, - ди Россия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе, җырлар авторы, үзе дә татар халкы язмышы өчен янып йөрүче Башкортстан Республикасы эшмәкәре Фәнир Галимов. – Ул бар яктан да килгән. Авыл хуҗалыгын да, җыр-моңны да үз йөрәге аша уздырып аңлый белә торган кеше. Татарның чын патриоты. Аны белмәгән, аны хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Олы дәрәҗәләргә ирешеп тә, гадилеген югалтмаган шәхес. Шуның белән дә ул үзенә карата халыкта хөрмәт уятты. Мин ничә еллар татар дөньясында кайныйм, кем белән генә сөйләшмә, Марат Готовичка һәркемнең хөрмәте бик зур. Россия буйлап сибелгән татар авыллары исеменнән без аңа чиксез рәхмәт әйтәсебез килә. Татар дөньясын, авылларын, милләтебезне саклауда башкарган эшләре бихисап. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә халкыбыз язмышын кайгыртып яшәргә, эшләргә язсын.

- Тормышы үкенечле дә, аянычлы да булмады, Аллага мең шөкер, гомере буе халыкка хезмәт итте, - ди Тәслимә апасы. - Җәмгыятькә дә, туганнар арасында да кирәкле, кадерле кеше булды. Бездән яшь булса да, үзенең төпле киңәшләре, ярдәме белән безне тормыш авырлыкларыннан алып чыга, кирәк чакта чабудан тартып саллы гына әйтеп куя белде. Тормыш иптәше Миләүшә дә бик сабыр. Марат җитәкчелек йөген тартканда, гаилә мәшәкатьләрен киленебез үз өстенә алды. Юк-бар белән иренең җанын кыйнамады. Шәхес булуын гаилә коруның беренче көненнән аңлады, аңа үсәргә тулы ирек бирде. Берсе – күктәге ай, икенчесе – кояш. Яннарында йолдызлар булып балалары, оныклары җемелдәп, әти-әниләренең йөзләрен балкытып гомер итәләр.

Белеме, иманы - гаиләдән

Готыф абый белән Сара апа балаларына төпле, иманлы тәрбия бирә белгәннәр. Аларның балалары, оныклары туган җирләрен онытмый. Готыф абый авылда мәчет төзетеп, гомеренең соңгы көненә кадәр имам-хатыйб вазыйфаларын башкарган кеше. Әтисе салдырган авыл мәчете Марат Готович өчен бик кадерле. Авыл кешеләренә ярдәмебез тисен дип, улы Ленар белән чыгымнарын үз өсләренә алганнар. Вафат булган туганнарының каберләрен карап, тәртипләп торалар. Изгелек, игелек эшләү алар канына балачактан ук салынган. Шулай булмаса, дин күтәрелә генә башлаган елларда, туксанынчы еллар башында, намаз укучы яшьләр районда бөтенләй диярлек булмаган чорда, Балтач алдынгылар слетында районның баш икътисадчысы, намаз әһеле Җәлил Фазлыевка келәм кебек затлы намазлык бүләк ителмәгән булыр иде. Ул чорда районда түгел, Казан шәһәрендә дә намазлык сатылмаган еллар. “Миңа беренче намазлыкны Марат Готович бүләк итте”, - ди республиканың баш казые Җәлил хәзрәт. 

Марат Готыф улы – җир улы. Туган якларына бик еш кайта. “Ул балачактан әнигә йомшак күңелле булды, хәзер дә шулай. Кайта да, “Әни, хәлең ничек?” – дип әнине кочаклап ала. Кулларыннан тотып озак кына янында сөйләшеп утыра”, - ди Тәслимә ханым. 

Әнисен олылаган кеше генә халкын да, аның моңын да, рухи кыйммәтләрен дә бай хәзинәгә тиңләп яши. Марат Готыф улы өчен рухи байлык кыйммәт. Күңеленә ял кирәк булса, рухи азык эзләп татар әдипләренең шигырьләренә үрелә, күңеленә шулай ләззәт ала. Күңелен бушатырга кирәк булса, баянын кулына алып җырлап җибәрә.  Дөньяга яңа туган бала кебек калган саф күңеле кабат илгә, көнгә, халыкка хезмәт итә башлый.

Марат Әхмәтовны котлауларга көрәшчеләр, көрәш җәмәгатьчелеген дә кушыла
Марат Әхмәтов 2001 елда Татарстанның көрәш федерациясе Президиумы җитәкчесе итеп билгеләнә. Эшли башлаган көннәрдән бүгенгәчә яшьлегендә үзе дә бил алышкан, район Сабан туенда баш батыр исеменә ия булган, җаны-тәне белән милләткә хезмәт итүче җитәкче көрәшкә карашны үзгәртергә, аны массакүләм спорт төре итәргә чакыра. Нәкъ менә Әхмәтов чорында көрәшебезгә дә, халкыбызга да бәяне арттыра торган сүзләр тезмәсе барлыкка килә: “Без – көрәшче халык”, “Без – көрәшле халык”. Әлеге сүзләр һәр ярыш саен яңгырый. Хәер, җанында аз гына булса да татарлык булган кешенең дә көндәлек шигаренә әверелә торган сүзләр бу.

Лилия Нурмөхәммәтова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading